Саба ТВ

"Татар теле дөньямны бизи": Чит милләт кешеләре татар телен ни өчен өйрәнгән

Американнар, француз, итальян, кытай, японнар, үзбәкләр, руслар һәм чуашлар татар телен ни өчен һәм ничек өйрәнгән? Татар теленең үзенчәлекләре, файдасы турында алар үзләре сөйли. Александр Шадриков (Татарстанның Чүпрәле районы башлыгы): "Татар телен белү минем өчен фәкать уңай нәтиҗәләр генә китерде" - Безнең районда татарлар чуаш телен, ә чуашлар татар телен...

Американнар, француз, итальян, кытай, японнар, үзбәкләр, руслар һәм чуашлар татар телен ни өчен һәм ничек өйрәнгән? Татар теленең үзенчәлекләре, файдасы турында алар үзләре сөйли.

Александр Шадриков (Татарстанның Чүпрәле районы башлыгы): "Татар телен белү минем өчен фәкать уңай нәтиҗәләр генә китерде"

- Безнең районда татарлар чуаш телен, ә чуашлар татар телен белә. Гомумән, безнең якта руслар аз, шуңа күрә, нигездә, татар һәм чуаш халкы белән аралашам. Мин үзем татар телен күршеләрем, танышларым аркылы сөйләшә-сөйләшә өйрәндем, шуның өчен гел дусларымның телендә сөйләшәм.

Һәркем телне белергә, өйрәнергә омтылырга тиеш. Шәхсән миңа татар теле бик якын. Еш кына җыеннарга йөрергә туры килә, татар авылында булганда, рәхәтләнеп татарча сөйлим. Ә чуаш авылында - чуаш телендә. Татар телен белү минем өчен фәкать уңай нәтиҗәләр генә китерде дип әйтәсем килә. Татар әдәбиятын яратып укыйм, бигрәк тә поэзияне, әкиятләрне үз итәм. Татар теле гаҗәп матур тел бит ул, андагы сүзләрнең күплегенә сокланам.

Аврам Лион (АКШ, галим): "Татар теле минем дөньямны бизи"

- Татар телен Лос-Анджелестагы Калифорния Университетында аспирантурада укыган вакытта өйрәнә башладым. Миңа төрек теле профессоры һәм тюрколог Гөлиз Куруоглу ярдәм итте. Ул сиксәненче елларда, төрки телләрне өйрәнер өчен, Казанга килеп йөри торган булган. Алга таба мин Казан университетының татар факультетында татар телен өйрәнүне дәвам иттем, анда төгәл бер ел укыдым. Бу вакытта мин славистика докторлыгын яклар өчен Лос-Анджелестагы Калифорния Университетында белем тупладым, шулай ук татар әдәбияты белеменең төрле темаларын үземнең диссертация өчен карый башладым.

Әлбәттә, миңа татар телендә заманча әдәбияттан алып инкыйлабка кадәрге әдәбиятны, матур, фәнни әдәбиятны укырга туры килде. Минем беркадәр уңышларым бар, әмма телне җентекләп өйрәнә алдым дип әйтә алмыйм.

Миңа төрки җөмләнең төзелеше ошый - суффикслар өстендә суффикслар урнашкан. Сүз төзелеше системасының үтә дә бай һәм тере булуы минем эчемдә утырган ботаник-лингвистны сөендерә.

Гәрчә мин бу өлкәдә галим, белгеч була алмасам да, татар теле минем дөньямны бизәвен дәвам итә, ул миңа яңа ишекләр ача: Лос-Анджелеста хәләл җефетем Айгөл (ул башкорт милләтеннән) белән бергә ел саен Сабан туе уздырабыз. Татарларның милли бәйрәмендә барча халык белән татарча сөйләшү мөмкинлеге туа. Татар телле диаспоралар арасыннан Калифорниядә, гомумән, дөнья буенча дусларыбыз бар, алар белән безне бик тыгыз элемтә бәйләп тора. Күбесенчә инглиз телендә аралашуыбызга карамастан, хәтта өйдә дә кызым белән башкорт телендә сөйләшә алам. Татар теле аркылы башкорт телен дә белүем миңа хатынымның барлык туганнары һәм, әлбәттә, аның әнисе белән уртак тел табарга ярдәм итә. Минем "аксак" татар телем дә бит мине бөтен татар дөньясына якынайта, мин моны бик еш сизәм һәм ул дөньяны тирән хөрмәт итәм.

Муаззам Мәхкәмова (үзбәк кызы, КФУда укый): "Татар телен белү - бәяләп бетергесез!"

- Мин татар телен рус мәктәбендә беренче сыйныфтан ук өйрәнә башладым. Башка телне өйрәнгән кебек, татар телен дә ятлау ысулы белән, һәрдаим кабатлаулар һәм бетмәс-төкәнмәс күнегүләр эшләп өйрәндем. Әмма минем туган телем үзбәк теле булганга күрә, татар телен өйрәнгәндә кыенлыклар очрамады.

Миңа калса, барча төрки телләр арасында татар теле - иң йомшак яңгырышлы тел. Моңа татар теленә генә хас булган [ч] һәм [ң] авазлары "ярдәм итә". Шулай ук [м] авазының җиңеллеге - җөмләдәге сүзләрнең төзелешен кыскарта, бу да телне үзләштерергә икеләтә ярдәм итә.

Минем уйлавымча, татар телен белү - бәяләп бетергесез әйбер ул. Татарстанда, кызганычка каршы, татар теле акрынлап бетү ягына таба бара. Шуңа күрә татар телен белгән кеше билгеле бер өстенлеккә ия, мин генә искәрмә түгел. Беренчедән, татар теле минем сүзлек байлыгымны күпкә арттырды, шуның өчен мин көнчыгыш телләрен бик җиңел һәм җәһәт өйрәндем. Икенчедән, татар теле миңа бу телдә иркен аралашкан кешеләрне аңлау мөмкинлеген бирә.

Юто Хишияма (2014 елда Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасында җиңеп, аннан соң 2 ел КФУда магистратурада белем алган япон егете): "Дөньяда кирәкмәгән тел юк"

- Башта университет китапханәсендә алман телендә язылган татар теле дәреслеген укыдым, аннары интернетта төрле сайтлардан файдаланып татар телен өйрәндем. Мин татар телен кирәк булганга түгел, аны үземә ошаганга күрә өйрәнә башладым. Миңа күп кеше: "Татар теле сиңа нигә кирәк?" - дигән сорау бирә. Мин бу сорауны яратмыйм. Чөнки сорау бирүченең татар телен "кирәкмәгән тел" дип санавы сизелә.

Дөньяда кирәкмәгән тел юк. Уйлап карагыз әле, Россиядә япон теле кирәкми кебек. Ләкин аны өйрәнә башлап, японнар белән аралаша башласаң, сиңа япон теле шул кешеләр белән сөйләшү өчен "кирәк" була. Ягъни, телнең кирәклеге үзеңнән тора. Аны куллана башласаң, шул тел сиңа "кирәк" булып чыга. Хәзер инде татар теле минем өчен бик мөһим тел. Мин хәзер Япония университетында аспирантурада аны фәнни яктан өйрәнәм. Татар дусларым белән аралашканда кулланам. Алга таба да кулланачакмын.

Татар теленең үзенчәлекле яклары аны башка төрки телләр белән чагыштырганда ачык күренә. Мәсәлән, фонетик яктан шундый үзенчәлекләр бар: башка төрки телләрдәге i, e, ö, ü, o татар телендәге e, i, ü, ö, u ,o сузыкларына туры килә.

(татарча - төрекчә)

эт - it
ит - et

сүз - söz
төр - tür

кул - kol
тоз - tuz

Гомумән, башка төрки телләргә караганда, татар телендә рус теленең тәэсире бик көчле. Мәсәлән, татар телендә рус алынма сүзләре бик күп һәм алар рус телендә ничек, шулай әйтелә. Бу - татар телендә рус фонетик системасы да кулланыла дигән сүз. Урыс теленең тәэсире фонетик һәм лексик яктан гына түгел, морфологик-синтактик яктан да күренә. Мәсәлән, татар телендә рус теленнән калькалар бик күп.

Русча: Мне 20 лет.
Татарча: Миңа 20 яшь.
Казакча: Мен 20 жастамын. (Турыдан-туры тәрҗемә: Мин 20 яшьтәмен.)

Татар теле - бик моңлы тел. Халык җырлары бик матур. Интернет аша "Тәртип-ФМ" радиосын еш тыңлыйм. Татар теленең матурлыгы аны өйрәнергә этәргеч бирә. Татар телен өйрәнү миңа күп нәрсә бирде. Дуслар-танышлар, тәҗрибәләр-истәлекләр... Кыскасы, ул миңа яңа дөнья ачты. Берәр чит телне өйрәнүнең иң кызыклы һәм файдалы ягы ул.

Минем әйтәсем килә: татар теле беркемгә дә кирәкми, ул бернәрсәгә дә ярдәм итми дип уйламагыз. Матур һәм үзенчәлекле татар телен оныту - нәселдән нәселгә тапшырылып килгән хәзинәне чүплеккә ату ул. Аның кадерен белмичә, монысы уңайлырак дип урыс теленә күчү татар милләтенең бетүенә китерә.

Хәзерге шартларда бик авырдыр, ләкин аны кирәкле һәм файдалы телгә әйләндерү - татарларның үзләреннән тора. Мин дә татар телен яратып өйрәнүче буларак, татар теленең киләчәгенә аз булса да өлеш кертә алсам, шат булыр идем.

Мидзуки Накамура (2017 елның Халыкара татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадасының Гран-при иясе, япон кызы): "Татар телендә иҗат ителгән шигырьләрне укып таң калам"

- Минем әтиемнең әнисе татар булган, "татар" нәселем Башкортстанның Илеш районына барып тоташа. 10 яшьләр тирәсендә миндә татар каны агуын белгәч, бу матур телгә кызыксыну барлыкка килде. Татар теле, татар дөньясы - миңа танылмаган, мин белмәгән серле дөнья иде. Һәрвакытта да шундый "серле дөнья" белән кызыксынырга яратам.

Япониядә япон телендә язылган татар теле китабын да, сүзлеген дә табып булмады. Хәтта хәзерге көндә дә табып булмый - димәк, японнарга да әле татар дөньясы танылмаган булып чыкты. Серле дөнья! Менә шундый серле дөньяның бар асылын белсәм, тормышым ничек кызыклы булыр иде дип уйладым. Әйткәнемчә, япон телендә язылган татар китабын табып булмады, ләкин рус телендә язылганнары шактый. Шуңа күрә, иң элек рус телен өйрәнергә кирәк булды. Университетка укырга кереп, рус телен яхшылап укып, аннан соң рус теле ярдәмендә татар телен өйрәнә башладым. Бүгенге көндә "Ана теле" онлайн-мәктәбе минем зур ярдәмчем булып тора.

Татар телендә иҗат ителгән шигырьләрне укып таң калам. Татар әдәби әйтелеше шундый сокландыргыч, бик матур яңгырый бит!

Татар телен өйрәнү фәнни-тикшеренү эшләремдә ярдәм итә. Бүген мин магистратурада Үзәк Азия төбәкләрендә тел мәсьәләсен өйрәнәм, төгәлрәк әйткәндә, магистрлык эшемнең үзәгенә бүгенге татар диаспорасының тел вәзгыяте проблемасы куелган. Билгеле, менә шушы эшләремдә татар теле белеме бик кирәк.

Сүз уңаеннан, минем университетым - Цукуба университетының КФУ белән 2015 елда студентлар алмашу программасы нигезендә килешү төзелгән иде. Казаннан килеп, белем алучы студентлар һәм аспирантлар бар, шулай ук, Цукубадан Казанга барып укыганнары да бар. Әйтик, минем япон дустым бер-ике атна эчендә бу программа кысаларында Казанда белем алып кайтты. Ул хәзерге вакытта рус әдәбиятын өйрәнә, ләкин татар теле белән дә кызыксына. Менә аның кебек университетымда Казанга укырга киткән япон студентлары да бар. Шунлыктан, минем хыялым - татар телен тирәнтен өйрәнеп, Япониядә татар теле укытучысы булып, "укучыларым" белән халыкара татар теле һәм татар әдәбияты буенча олимпиадада катнашу. Чөнки, бер тапкыр чемпион булдым инде, кызганычка каршы, моннан ары катнашучы булып бара алмыйм.

Мәхмәт Сәфа Дөнмәз (Төркиянең Искешәһәр каласындагы Анадолу университетының төрек теле һәм төрек әдәбияты факультеты аспиранты): "Татар теленең минем өчен иң мөһим үзенчәлеге - иске төрек телебезгә охшаш булуы"

- Татар телен өйрәнүемнең сәбәбе - көнчыгыш буйлап таралган төрки халыклар белән кызыксынуым булды. Төрки халыкларга мин чынлап торып гашыйк! Күп кардәш халыкларны берләштергән, 250 миллионнан артык булган халык бит ул.

Татар теленең минем өчен иң мөһим үзенчәлеге - иске төрек телебезгә охшаш булуы. Шулай ук Казан татарларының телен белгән кеше барча кыпчак телләрен аңлаган.

Татар теле аша мин татар дусларым белән аралашам, якыннарым-танышларым ярдәмендә татар теленең сөйләм дәрәҗәсен үзләштерәм. Татар телен өйрәнгәндә, күп сүзләр ятларга туры килде, чөнки төрек теле белән аермалыклар бар. Татар җырларын күп тыңладым - бу да үзенә күрә җиңеллек китерде. Татар дөньясын даими күзәтеп, яңалыкларын карап барам.

Олег Мерентьев (Мәскәү, тәрҗемәче, рус милләтеннән): "Татар телен белгәнгә күрә, мин берничә төрки телләрдә аңлашам"

- Мин татар телен "Ана Теле" онлайн мәктәбендә укып өйрәндем, һәм хәзерге вакытта да бу порталга еш мөрәҗәгать итәм. Мин чит телләрне өйрәнергә яратам. Татар телен өйрәнүемнең сәбәбе, бәлки, минем әтиемнең бабасы татар булганга күрәдер дә (фамилиясе Булатов). Мәскәүдә яшәгәнгә күрә, көндәлек тормышта татар телен еш кулланмыйм.

Әлбәттә, татар теленең үзенчәлекләре күп, ул бит рус теленә охшамаган. Мәсәлән, татар телендә төп сүзне мин, нигездә, озак көтәм... Берничә җөмләләр булырга мөмкин бит, шуңа күрә төп мәгънәне аңлар өчен, миңа бөтен җөмләне дә исәпкә алырга кирәк була. Шулай ук, фигыльне дә озак көтәргә туры килә, ул, гадәттә, алман телендәге кебек, җөмләнең ахырында килә. Татар теленең грамматикасы бераз кытай грамматикасын хәтерләтә.

Мин кая гына барсам да, татар телендә иркенләп сөйләшә алам. Татарстан турындагы төрле мәгълүматларны укып барам, рәхәтләнеп татар фильмнарын карыйм. Шуны әйтәсем килә: татар телен белгәнгә күрә, мин берничә төрки телләрдә аңлашам, әйтик, башкортча, казахча, кыргызча, төрекмәнчә һ.б. Алман һәм кытай телләрен яхшырак аңлыйм.

Бернард Монот (Франция Тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе (көнчыгыш бүлеге дипломаты), Португалия-Гарәп илләре хезмәттәшлеге Оешмасы казаныш медале иясе, Италия Җөмһүрияте казаныш ордены кавалеры, француз): "Татар телен өйрәнүем миңа тормышта бик ярдәм итә"

- Мин төрек телен 1972 елдан бирле өйрәнә башладым. Шул сәбәпле, Франциянең Чит ил министрлыгының көнчыгыш бүлегендә сәркатип булып эшләү өчен имтихан тапшырдым. Әлеге министрлыкка кергәндә, миңа гарәпчә өйрәнүем кирәк булачак, дип әйттеләр. Чөнки ул вакытта - Совет Берлеге чорында - төрек теленең әһәмияте юк иде. Хәзерге төрек теленнән тыш, госмани телен дә үзләштердем. Әйтергә кирәк, татар теле төрек теле белән бик охшаш. Татар телендә бихисап гарәп һәм фарсы сүзләре бар. Татар телен укыганда, төрекчә һәм гарәпчә сүзләр ярдәм итте. Шулай ук бүтән төрки телләрне дә өйрәнергә тели идем. Төрек теле - алтай телләре гаиләсенең угыз төркемчәсенә, ә татар теле - кыпчак төркемчәсенә керә. Шуның өчен, төрек һәм татар телләре якын да, һәм бер үк вакытта аерылып тора.

"Ана теле" проекты аркасында татар телен интернет аша күп укыдым да матур һәм кызыклы тел булуны аңладым, җиңел булмады. Татар халкы 500 елдан бирле Рус хакимияте астында яши, шуңа күрә алар руслар кебек уйлый, күп сүзләр русчадан килә, хәтта мәкәльләр охшаш. Мин русча өйрәнмәдем. Минемчә, рус теле гарәп теленнән авыррак. Әйтик, татар телендәге ярдәмче һәм аналитик фигыльләр безгә авыр, ләкин кызыклы булып тоела. Әлбәттә, аналитик фигыльләр чит ил укучылары өчен аеруча кыен. Икенче кыенлык шунда: татар телендә саф омонимнар бик аз. Күбесе кайбер формалары белән генә омонимнар булып килә. Татар телендә исем фигыль белән исемне аеру авыррак, аеру өчен җөмләнең төгәл мәгънәсенә һәм контекстка таянырга кирәк. Мәсәлән: "Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый!" (Только глупец путает рок с судьбой). Шуннан тыш, фигыльләр яки сүзләрнең берничә мәгънәсе бар, нәкъ рус телендәге кебек. Аларны истә тоту авыр да.

Татар телен өйрәнүем миңа тормышта бик ярдәм итә. Хәзерге вакытта мин лаеклы ялда, һөнәрем юк. Яши торган Испаниядә һәм туган ягым Франциядә дусларым юк. Гаиләм бөтен җир буйлап таралган. Алар белән сирәк очрашам. "Ана теле" аркасында башка татар укучылары белән дә таныштым, группа бүлмәсендә иркенләп сөйләшә алам.

Оливьер Мбуебве (Конго Демократик Республикасы):

- Татарстанга килү белән татар телен өйрәнергә карар кылдым. Моңа минем белән бергә яшәгән дусларым ярдәм итте. Дөресен әйткәндә, татар телен тиз вакыт эчендә үзләштерә башладым, авыр булмады. Әмма минем өчен гап-гади генә тел түгел, өйрәнәсем шактый алда әле. Татар теленең файдасы бик күп, әйтик, татар җырларын җырлаганда, танышларым белән аралашканда кирәге чыкты. Алга таба да татар телен камилләштерәсем килә.

Сара Шибетта (Италиядәге Парма университетының борынгы телләр департаменты белеме факультетының чит телләр бүлеге магистры): "Татар телен белгән кешегә төрки телләр төркеменә кергән телләрне өйрәнү күпкә җиңелрәк"

- Татар телен мин татар халык җырларын тәрҗемә иткәндә өйрәндем. Бу хәл очраклы булып чыкты: бер тапкыр интернетта "Шүрәле" музыкаль төркеме башкаруындагы җырларга тап булдым. Шул вакыттан башлап, татар халык җырларына гашыйк булдым, һәм бераз гына булса да татарча сүзләрне өйрәнеп карарга теләк туды, чөнки татар җырларының төп мәгънәсенә төшенәсем килде.

Татар теленең үзенчәлеге дә шунда: татар телен белгән кешегә төрки телләр төркеменә кергән телләрне өйрәнү күпкә җиңелрәк. Шуңа игътибар иттем: алар бер-берсенә шундый охшаш ки, хәтта татар телен генә белеп тә, башка төрки телдәге сүзне аңлап була, ягъни уртак сүзләр бар диясем килә.

Татар теле миңа бик якын. Беренчедән, үземә татар милләтеннән булган дуслар таптым, алар белән һәрдаим аралашып, язышып торабыз. Бу - телне өйрәнү өчен менә дигән тәҗрибә. Икенчедән, әйтик, хәзерге вакытта мин танылган язучы - Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романын итальян телендә укыйм, анда күп кенә татар сүзләре очрый. Әлбәттә, алар татар фольклоры элементлары һәм татар мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән. Татар телен азмы-күпме белгәнгә күрә, бу сүзләрне аңлау миңа кыен булмады.

Биннур Карягды (Анкарадагы Гази университетының әдәбият факультеты студенты): "Татар телен яраткан өчен татар бүлеген сайладым"

- Мин Гази университетында Тюркология дигән фәнне укыйм. Шуңа күрә телне укырга, өйрәнергә яратам, бу юнәлештә бик теләп эшлим. Безнең югары уку йортында сигез бүлем бар, шуларның берсе - татар бүлеме. Татар телен яраткан өчен татар бүлеген сайладым. Төрек теле белән татар теленең булган аерымлыклары үзенчәлекле. Әлбәттә, өйрәнүе җиңел түгел, әмма татар теле минем күңелемә хуш килде, бик яратам бу телне! Татар телен тулысынча өйрәнеп, ниһаять, Татарстанга киләсем килә. Бу минем якты хыялым.

Дмитрий Второв ("Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы): "Никадәр күп тел беләсең икән, шулкадәр хәтерең яхшыра бара"

- Мин беренче сыйныфта укыганда татар теле әле юк иде, соңрак туган як фәне кереп китте. Татар теле белән якыннан сыйныфташым авырып киткәч таныштым. Татар һәм рус телләрендә "Матур язу үрнәге" алып барырга кирәк иде, мин шунда теләк белдердем. Татар теленә кызыксыну уянды. Нәрсә этәргеч биргәндер, тәгаен аңлата алмыйм, әмма телне бик тә өйрәнәсем килде. 9 сыйныфта татар һәм рус төркемнәренә бүленеп укый башладык. Минем татар группасына керәсем килде, әмма мине алмадылар. Без - өч егет - татар телен өйрәнү дәрте белән яндык, ахыр чиктә безне укытучыбыз подгруппага бүлде дә, аерым эшләр бирә башлады. Шулай итеп, бер ел һәрдаим татар теле белән шөгыльләндем. Кызганыч, 10-11 сыйныфларда татар теле инде кермәде. Әмма ләкин 1991 елда телевидениега эшкә кердем, 1994 елдан республика телевидениесында эшләп, районнар буенча күп йөрдем. Телевидениеның аудиториясе дә урта яшьтәге татар кешеләре иде, коллективта да гел татарча аралашу булды. Шуңа күрә дә мин коллегаларымнан да "минем белән татарча сөйләшегез әле, зинһар" дип сорый идем. Хәзер инде үземнең балаларым белән күбрәк татарча сөйләшәм, мәктәптә татар теле укытылса да, татар телен өйрәнер өчен дәрес сәгатьләре бик аз дияр идем, кызганычка каршы.

Татар телен өйрәнәм дисәң, көн саен татар телендә сөйләшергә кирәк! Минем уйлавымча, беренчедән, Татарстан Республикасында тигез хокуклы ике тел - татар һәм рус телләре бар, әгәр дә син Татарстанда торасың икән, татар теленә карата хөрмәт булса да булырга, бу телне сөйләм дәрәҗәсендә генә булса да өйрәнергә омтылырга тиеш. Кызганыч, татар сөйләме, бигрәк тә шәһәр мохитендә, бик ишетелми. Икенчедән, әгәр, татар теле дәүләт теле булмаса, торган җиреңдәге телне өйрәнергә үзеңдә барыбер кызыксыну туарга тиеш. Татар телен өйрәнер өчен, күбрәк җирле кешеләр белән аралашырга тәкъдим итәр идем. Сөйләшү мөмкинлеге дә бар, шул ук вакытта татар теленең диалектларын да таный башлыйсың. Өченчедән, нинди генә тел өйрәнүеңә карамастан, синең тел байлыгың арта, хәтер һәм ми эшчәнлегең арта. Юкка гына башлангыч сыйныфта яттан шигырьләрне сөйләмиләрдер. Никадәр күп тел беләсең икән, шулкадәр хәтерең яхшыра бара. Тел өйрәнүнең бернинди дә зыянлы яклары юк. Рус теле белән чагыштырсак, татар телен өйрәнүе кыен түгел, миңа калса.

Александр Козачевский, Париж университетында татар телен өйрәнгән француз егете: "Гаҗәп бай тел!"

- Мин татар телен телләр факультетында өйрәндем. Атнасына бер генә сәгать керә торган факультатив курсларга даими йөрдем. Дөрес, монда рус яки төрек телен белүчеләр генә эләгә алды. Мин кызыксынучан кеше, татар мәдәниятен бер дә белмәгәнгә күрә, татар телен өйрәнергә булдым.

Миңа калса, татар теле бик матур һәм әйтелеше ягыннан бик йомшак тел. Математика фәнендәге кебек, аның грамматикасы да мантыйкый. Гаҗәп бай тел!

Татар телен өйрәнү нәтиҗәсендә бихисап кешеләрне очраттым, Россия һәм халыкара мөнәсәбәтләрне яхшырак аңлый башладым. Алай гына да түгел, Франциядәге кешеләр минем татар телен өйрәнгәнемне белгәч, гел сораулар бирәләр, аларның да кызыксынулары арта. Мин, булдыра алганча, Татарстанның тарихы, мәдәнияте, сәнгате турында белешмәләр бирәм.

http://intertat.ru/

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: