Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Татар моңы”нда быел чит төбәкләр көчлерәк иде – Салават Фәтхетдинов

Кичә "Татар моңы-2017" IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы гала-концерт белән төгәлләнде.

"Пирамида" залында өч сәгать барган "Татар моңы" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты бөтен катнашучыларның бердәм булып "Туган тел"не җырлавы һәм конкурс жюриы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның сүзләре белән тәмамланды.

"Сез кая килгәнегезне белеп килгәнсездер - бу "Татар җыры" түгел, бу фестивальнең максаты икенче. Бу - шоу түгел. Монда сикермиләр! - дип башлады ул сүзен. - Безнең беренче таләп - татарча киенү. Аллага шөкер - безнең фестивальдә берсенә берсе охшамыйча матур киенәләр. Икенчедән - онытылган, югала барган җырларын эзләп табып халыкка җиткерү. Безнең менә шундый таләпләр иде".

"Әле татарча җырлау ул татар моңы дигән сүз түгел. Хәзер бит кеше ничек теләсә, шулай җырлый. Хәзер кеше җыр сорап йөрми, үзе яза да, үзе җырлый, аптырап тормый хәзер безнең халык. Шулай итеп, татар моңы югала, - дип дәвам итте ул. - Безнең мактанырлык һәм тартып алынмаслык бер әйберебез бар: ул - моң!"

Салават Фәтхетдинов киләсе конкурсның унбишенче - юбилей конкурсы икәнен дә искәртте.

Реклама

"Быелгы фестивальдә шунысы куанычлы- мин моны мактанып та, үкенеп тә әйтмим - быел читтә яшәүче татарлар көчлерәк. Димәк, әле гаепне үзебездән - Татарстаннан эзләргә кирәк икән. Гаепне дә, моңны да..." - дип тәмамлады ул фикерен.

Искәртеп үтәбез, кичә "Татар моңы-2017" IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы гала-концерт белән төгәлләнде.

Мәгълүмат өчен: "Татар моңы-2017" IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын гамәлгә куючылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, "Салават" эстрада театры, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары - Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резеда Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев