Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Татар кызы» республикакүләм бәйгесенең финалына чыккан унике кыз исеме билгеле

Дизайнер Луиза Фәсхетдинова бизәгән калфак һәм 50 000 сумлык сертификат җиңүчегә бүләк булачак.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). 12 сентябрьдә Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар кызы» республикакүләм бәйгесенең финалы була. Биредә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 12 кыз катнашачак. Төп бүләк – дизайнер Луиза Фәсхетдинова бизәгән калфак һәм 50 000 сумлык сертификат була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Татар кызы-2019» республикакүләм бәйгесендә финалга чыккан кызлар: 
1. Галимова Әдилә Илдар кызы (Яңа Чишмә районы);
2. Кадыйрова Резедә Фаил кызы (Лаеш районы);
3. Хөсәенова Рания Рәис кызы (Кукмара районы);
4. Галиәкбәрова Резедә Рәис кызы (Яшел Үзән шәһәре);
5. Шакирҗанова Гөлназ Рамил кызы (Арча шәһәре);
6. Әюпова Азилә Илшат кызы (Яр Чаллы шәһәре);
7. Билалова Энҗе Илһам кызы (Саба районы);
8. Шәфигуллина Айсылу Камил кызы (Саба районы);
9. Хәсәнова Эльвира Илшат кызы (Мамадыш районы);
10. Габдрахманова Регина Рузил кызы (Актаныш районы);
11. Сайфуллина Руфия Рәлиф кызы (Алабуга шәһәре);
12. Әхмәтова Алия Марсель кызы (Казан шәһәре)

Бәйге өч этаптан тора – беренчесе Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә уза. 13-15 сентябрьдә проектның ярымфиналы узачак. Татарстан башкаласында берничә сынау булачак: интеллектуаль, аш-су, татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен тикшерү бәйгеләре, кызлар калфак тегәчәк һәм, Болгар шәһәренә барып, милләтебезнең борынгы тарихы белән танышачак. Казан этабыннан соң жюри финалга чыккан 12 кызны билгеләячәк.

Биредә «Казан» бию ансамбле, Салават Миңнеханов белән Гүзәлем, татар эстрадасы җырчылары, Башкортостан Республикасының яшь башкаручысы – Ренат RNT чыгыш ясаячак. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

Республикакүләм бәйге  «Татар кызы» халыкара бәйгесе кысаларында өченче ел уздырыла. 2017 елны – Гөлназ Гатина, 2018 елны Гүзәл Габдрахманова җиңүче итеп танылдылар. Республикакүләм бәйгесенең җиңүчесе 27 сентябрьдә Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә узачак «Татар кызы-2019» халыкара бәйгесенең финалында Татарстан данын яклаячак.

2015 елда «Татар кызы» бәйгесе беренче тапкыр Россия күләмендә узды. 2016 елда бәйге халыкара дәрәҗәне алды, финал Чиләбе шәһәренең төп мәйданчыгы – «Трактор» Спорт аренасында узды. 2017 елны Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә «Татар кызы-2017» исеменә Татарстан Республикасы кызы – Гөлназ Гатина, ә 2018 елны Удмуртия Республикасының Ижевск кызы – Диләрә Гыйлметдинова лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев