Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Татар кызы” бәйгесе финалында башка елларга караганда күбрәк кызлар катнаша

“Элеккеге елларда сәхнәдә унике кызны күрсәк, быел алар ундүрт”, - диде Тәбрис Яруллин.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар кызы”, Чулпан Шакирова). “Татар кызы” халыкара бәйгесенең финалына чыккан кызлар быел икегә күбрәк. Моның сәбәбен бүген Бөтендөнья татар конгрессында әлеге бәйгене оештыруга багышланган матбугат конференциясендә әйттеләр.

“Быелгы фестивальнең сан ягыннан бер үзенчәлеге бар. Элеккеге елларда без сәхнәдә унике кызны күрсәк, быел алар ундүрт. Аларның барысы да татарчаны камил белә, кайсы гына төбәктә яшәсәләр дә татар мәдәнияте белән яхшы таныш”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, “Татар кызы” халыкара конкурсының башкарма директоры Тәбрис Яруллин.

  • “Татар кызы” халыкара финалы быел беренче тапкыр Казанда үтәчәк. Финалистлар 16 ноябрь көнне М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсендә көч сынаша.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә, ярымфиналга чыккан кызлар бер-берсеннән бик азга гына аерылып торган.

“Күп дигәндә ярты балл аерды аларны. Әмма без кызларны проектта калдырып, финалда көч сынашу мөмкинлеге бирдек. Шуңа күрә финалга 14 кыз чыкты”, - диде халыкара “Татар кызы” бәйгесенең президенты Лена Колесникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев