Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татар гүзәле Ирина Шейк һәм Голливуд актеры Брэдли Куперның беренче балалары туды

Татар гүзәле Ирина Шейк (моделнең чын фамилиясе - Шәйхлисламова) һәм Голливуд актеры Брэдли Куперның ике атна элек беренче балалары тууы билгеле булды. Әмма аның хәтта кемлеге турында да хәбәр ителмәгән иде. Ниһаять, яңалыклар пәйда булды. Бу хакта eonline.com порталына сылтама белән "Российская газета" җиткерә.

Йолдызлы гаиләдә кыз бала туган. Басма хәбәр иткәнчә, алар балага озын исем биргәннәр - Леа де Сен Шейк Купер (Lea de Seine Shayk Cooper).

Шейк һәм Купер ике ел элек очраша башлаган. Аларның мөнәсәбәтләре тиз арада якынайган һәм озак көттерми бергә яши башлаганнар. Куперга 42 яшь. Актриса Дженнифер Эспозитога өйләнеп, аның белән дә дүрт ай яшәгән булган.

Ирина Шейк - Ирина Шәйхлисламова, 1986 елда Чиләбе өлкәсендә, шахтер һәм музыка укытучысы гаиләсендә туган. Модель карьерасын "Супермодель-2004" Чиләбе матурлык бәйгесендә башлаган. Биш ел дәвамында Португалия футболчысы Криштиану Роналду белән очрашып йөргән иде.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/12/138538/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев