Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татар Германиядә дә татар булып кала: немец фермерына әйләнгән Гөлнара

Германиянең ARD телекомпаниясе, немец фермерына кияүгә чыгып, үз бәхетен тапкан татар кызы Гөлнара турында тапшыру әзерләгән. Татар кешесе Германиягә барса да, яраткан сыерларыннан аерыла алмый шул. Гөлнара да туган ягындагы әти-әнисе кебек үк сыер сава, бозаулар карый. Intertat.ru тапшыруның тәрҗемәсен тәкъдим итә.

- Мин - Гөлнара Хольцингер. Миңа 33 яшь. Тумышым белән - Россиядән, милләтем - татар. Күптән түгел генә Германиянең Швабия өлкәсендәге бер авыл кешесенә кияүгә чыктым. Россиядә авыл хуҗалыгы факультетында белем алдым. Шуннан соң Трисдорфта халыкара магистратура тәмамладым. Ә хәзер ирем ярдәмендә кечкенә генә Конценбергта калган гомеремә җитәрлек шөгыль табылды, - дип сөйли үзе турында Гөлнара.

- Мин немец теленең шваб диалектында сөйләшәм һәм бу гаҗәп тә түгел. Миңа ул ошый. Көн саен күршеләремнән яңа сүзләр отам.

Безнең авыл хуҗалыгы фермасы күп кенә каралтыларны үз эченә ала, 100 гектарга якын җиребез, 45 савым сыеры, бозауларыбыз бар, ит һәм иттән эшләнгән продуктларны сатабыз. Иремнең өч белеме бар, ул авыл хуҗалыгы, ит терлекчелеге һәм фермерлык белгечлегенә ия.

Татарлар бик тә хезмәт сөючән халык, яңа әйберне бик тиз отып алалар, барысы да диярлек атта йөриләр. Музыка яраталар, оста бииләр. Мин бөтен дөньямны онытып биим. Музыка тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга һәм тәнне ял иттерергә булыша. Стресс юкка чыга, кәеф күтәрелеп китә, ару-талу онытыла. Моннан тыш, ул сәламәтлек өчен дә файдалы.

- Мин Михаэль белән биредә практика узган вакытта таныштым. Аннары Трисдорфка әйләнеп кайттым. Укыган вакытта бер-беребезгә тартылуыбызны сиздек. Аралашуыбыз әнә шулай башланды.

- Миңа Михаэльнең һәрвакыт шат күңелле булуы ошый, - дип дәвам итә фермер хатын. - Ул иртән яхшы кәеф белән тора, һәм аны миңа да «йоктыра». Мин аның кебек шат күңелле түгел һәм күпмедер күләмдә бер-беребезне тулыландырабыз да. Ул һәрвакыт мине нәрсәгә булса да өйрәтә. Мин институтта үзләштергән әйберләрне ул практикада куллана белә. Һәм киресенчә, теоретик мәсьәләләрдә мин көчлерәк.

- Мин аны беренче тапкыр Трисдорфта аудиториядә күрдем. Анда 40-50 кеше - 20 фермер һәм 20 практикант бар иде. Практикантларны һәм безне чакырырга керештеләр. Мин урынымнан тордым һәм як-ягыма карандым. Шунда Гөлнарага күзем төште, - дип сөйли Михаэль. - Мин аны фермага эшкә алдым һәм ул үзен яхшы яктан күрсәтте.


Ул минем хакка күп нәрсәдән ваз кичте - барлык туганнары да Россиядә калды. Туебызны биредә, Швабиядә үткәрдек. Бу - аңа булган хөрмәтемне тагын да арттырды. Моннан тыш, ул эшен яхшы белә һәм институтта безнең һөнәрне үзләштерде. Боларның барысы да мул тормышыбыз хакына эшләнүен яхшы аңлыйм.

- Туебыз бик матур узса да, минем өчен ул бераз моңсурак булды - дусларны күп чакыра алмадым, - дип дәвам итә Гөлнара. - Аллага шөкер, әти-әнием дә килде һәм алтарь янында янәшә басып тордылар.

Германиядә миңа рәхәтләнеп эч серләремне бүлешер өчен дуслар һәм туганнар җитми. Әмма алар белән элемтәне өзмим. Минем урындагы һәркем әти-әнисен, абыйсын, мәктәптә бергә укыган дусларын сагыныр иде.

- Менә минем әти-әнием кырда төшке аш ашый, - дип, хыяллана Гөлнара. - Менә кыш көне әнием ат абзарында эшли. Монысы - безнең авыл. Әнә, юлдан сыерлар килә. Менә мин очкыч кабинасында. Элегрәк мин стюардесса булып эшли һәм самолетта Көньяк Америкага кадәр оча идем. Россия буйлап, Африкага очкан вакытлар да булды.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Татар Германиядә дә татар булып кала: немец фермерына әйләнгән Гөлнара

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев