Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татар галиме Азат Зыятдиновны бүген соңгы юлга озаталар

Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган химигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы киңәшчесе, Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Азат Зыятдинов вафат булды. Аның белән бүген, 25 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә (Казан, Бауман урамы, 20 йорт) хушлашалар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина хәбәр иткән.

Азат Зыятдинов 1939 елда Балтач районы Таузар (Таузар Иле) авылында туган. Казан авиация институтын тәмамлый, "Түбән Кама Нефтехим" берләшмәсендә эшли. Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасында укый, "Математик модульләштерү ысуллары нигезендә нефтехимия каталитик процессларын интенсивлаштыру" темасына диссертация яклап, техник фәннәр докторы дәрәҗәсен ала. Ул - 150дән артык фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы. Татарстан Республикасының атказанган химигы.

Азат Зыятдинов танылган җәмәгать эшлеклесе дә иде. 1990 елда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында декларацияне әзерләүдә актив катнашкан сәясәтчеләрнең берсе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев