Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында Саба районы укучылары призлы урыннарга ия булдылар

Татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар әдәбиятыннан узган республика олимпиадасында районыбыз укучылары 6 призлы урын алуга иреште.

Тимершык урта мәктәбе укучысы Хаҗиева  Айлия (укытучысы Гарифуллина И.И.) бу уку елында да җиңүче, Кибәче укучылары Гайнетдинов Әлфис (укытучысы Сафина С.З.), Харисова Диләрә (укытучысы Гафиятова Ә.Ф.), Эзмә урта мәктәбеннән Марданова Азалия (укытучысы Хадиева Г.Ә.), Килдебәк урта мәктәбеннән Төхфәтуллина Гөлмәрьям (укытучысы Аскаров Н.М.) һәм Түбән Шытсу төп мәктәбеннән Фәйзрахманова Камилә (укытучысы Мусина Җ.Х.) призлы урыннарга ия булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев