Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Татар авылы-2020» бәйгесе җиңүчеләре исемлеге билгеле

Конкурсның Гран-приен Саба районы алды.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Быел язын Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы «Татар авылы-2020» бәйгесен оештыры. Коронавирус таралу сәбәлпе, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичектерелде. Җиңүчеләрне 22 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессында бүләклиләр. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурска эшләр Төмән, Пенза, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь, Ставрополь крайлары, Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан, Чувашия республикалары, Төркия, Татарстаннан — Саба, Сарман, Апас, Мамадыш, Балтач, Балык Бистәсе, Әтнә, Актаныш һ.б районнардан килде. Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400 дән якын кеше катнашты.

Инстаграмда барган конкурста:

«Авылым кешеләре» номинациясендә:

    1 нче урын: «Миңнебаева Гөлшат Габдулла кызы» турындагы язма. (Автор: Сарман районы, Ләшәү-Тамак мәдәният йорты)
    2 нче урын: «Чертуш авылының игелекле кешеләре» турындагы язма. (Автор: Яңа Чишмә районы, Чертуш авылы мәдәният йорты)
    3 нче урын: «Баш агроном Сафиуллин Рәис Сәләхетдин улы» турындагы язма. (Автор: Әлфинур Сафиуллина, Балтач районы, Чутай авылы)

«Авылым бизәкләре» номинациясендә:

    1 нче урын: «Тере табигать» (Автор: Диана Исмаилова, Ставрополь крае, Кече Барханчык авылы)
    2 нче урын: «Бу чыршылар - тере һәйкәлләр». (Автор: Лилия Купаева, Әлмәт районы, Бишмунча авылы)
    3 нче урын: «Авылым миллилеген югалтмаска тырыша» һәм «Төркиядәге Куруһөюк авылы» исемле язмалар. (Автор: Зара Кебир, Актаныш районы, Иске Кадермәт авылы)

Иншалар буенча уздырылган конкурста:

«Авылым кешеләре» номинациясендә:

    1 нче урын: «Авылыбызның ярдәмчел иганәчесе» язмасы. (Автор: Рузилә Хәмдиева, Чувашия республикасы, Озын Куак авылы)
    2 нче урын: «Әткәм хәтирәләре» язмасы. (Автор: Рәфинә Хөсәенова (Шәйхулова), Башкортстан республикасы, Туймазы шәһәре)
    3 нче урын: «Әнием турында» язмасы. (Автор: Альбина Инсафутдинова, Сарман районы, Рангазар авылы)

«Авылым бизәкләре» номинациясендә:

    1 нче урын: «Туган авылым-Балыклы» язмасы. (Автор: Фәнзилә Салихова, Кукмара районы, Балыклы авылы)
    2 нче урын: «Бәрәскә мәчете» язмасы. (Автор: Алсу Хәйруллина, Әтнә районы, Бәрәскә авылы)
    3 нче урын: «Авылым бизәге — һәйкәл» язмасы. (Автор: Гөлфия Зейдуллина, Чувашия республикасы, Чичкан авылы)

Конкурсның Гран-при бүләгенә Саба районы лаек. Биредәге иң күп тавыш җыйган Кибәче, Арташ, Олы Нырты, Юлбат, Иләбәр, Килдебәк, Явлаштау китапханәләре диплом белән бүләкләнә.

Конкурста катнашучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларына лаек булучылар да бар. Бүләкләү чарасы санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып оештырылу сәбәпле, аларга рәхмәт хатлары почта аша җибәреләчәк. Алардан адресларын iauvkt@mail.ru  почтасына җибәрү сорала.

Рәхмәт хатларына лаек булучылар:

    Зөһрә Касыймова, Удмуртия республикасы, Кистем авылы
    Зәкия Мтеева, Чувашия республикасы, Шыгырдан авылы
    Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы
    Уминур Кучуткова, Омск өлкәсе, Сибиляк авылы
    Наилә Җиһаншина, Түбән Новгород өлкәсе, Кочка-Пожар авылы
    Нурисә Боһабиева, Киров өлкәсе, Иске Пенәгәр авылы
    Азат Кашапов, Зәй районы, Сармашбаш авылы
    Ләйсирә Бәхтегәрәева, Сарман районы, Куҗак авылы
    Ринат Сөннәтов, Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районы, Грибан авылы
    Алсу Дияр, Мамадыш районы, Югары Яке авылы«Авылым бизәкләре» номинацияләрендә 1 нче урын алган авылларда «Яңа гасыр» каналында чыга торган  «Халкым минем» тапшыруы төшереләчәк. «Халкым минем» тапшыруы Кукмара районының Балыклы авылында булып кайтты. 

 

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев