Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татар артистларына «Зөләйха күзләрен ача» фильмында мөфтиләр исеме ишетелми диелгән

Фильм барышында сөрелүчеләрне барлаган исемлек укылганда Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Гомәр Идрисов, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдессәлам Габдерәхимов, Мирсәет Солтангалиев һәм башкаларның исемнәре яңгырады.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Зөләйха күзләрен ача» фильмының икенче сериясендә сөргенгә озатылучылар исемлегендә мөселман эшлеклеләре исеме яңгырый, әмма фильмда катнашучы татар артитларына ул исемнәр ишетелмәячәге турында әйтелгән. «Татар-информ» хәбәрчесенә бу хакта Тинчурин театры актеры Ренат Шәмсетдинов әйтте.

«Әйе, без анда идек. Мин фильмның беренче кадрыннан алып, соңгысына кадәр анда булган кеше. Без — татар артистлары моны ишетеп тордык. Бик каты ризасызлык белдердек. „Болай ярамый“, дип, режиссер янына да килдек, Гүзәл Яхинадан да сорадык», — диде Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов.

 «Андый исемлек авторның китабында юк икән — соңыннан карадым, башта укымаган идем. Гүзәл Яхина: „Надо разбираться“, — дип әйтте. Ә режиссер: „Сценаристлар эше“, — дип аңлатты. Безне: „Тавышлар арасында кешегә ишетелмәячәк ул“, — дип тынычландырдылар. Әмма ишетелде бит», — диде ул.

 
 

Артист моны махсус эшләнгән дип уйламый.

 
 
  • Фильм барышында сөрелүчеләрне барлаган исемлек укылганда Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Гомәр Идрисов, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдессәлам Габдерәхимов, Мирсәет Солтангалиев һәм башкаларның исемнәре яңгырады. Фильм продюсеры «Татар-информ»га моны очраклы исемнәр дип аңлатты.
  • Россия империясенең бишенче мөфтие булган Мөхәммәдьяр Солтановның оныгының кызы, Азнакайда яшәүче Ләлә Йосыпова һәм аның балалары ерак бабаларының исемен «Зөләйха» фильмында арестантлар исемлегендә яңгыратуга дәгъва белдерә.

 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Реклама

Фото: архив/Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу татар халкына ничек тә ярый дип, бер дә төптән уйламыйча , тап төшерергә тырышу дип уйлыйм мин.