Саба ТВ

Саба районы

Радио һәм телевидение яңалыклары

Ташламагыз ялгыз әтиләрне

Түбән Камадан килгән Илсөяр ханым белән “Ижминводы” шифаханәсендә ял итүче үзешчән сәнгать cөючеләр концертында таныштым. Иркен тын, тирән эчке моң белән ул башкарган башкорт халык җыры “җәнбикә” күңелләрне тетрәндерде, күзләргә яшь китерде. җыйнак кына гәүдәле, ягымлы йөзле, яше җитмештән аз гына узган ханым пенсиягә чыкканчы шәфкать туташы булып эшләгән югары категорияле белгеч икән. Гомере буе кешеләргә игелек кылып яшәгән.

— Мамадыш районындагы Ишки авылында ту­ып-үстем, — дип сөйләп китте Илсөяр апа. — Район үзәгендәге медучилищеда укып чыктым. Юллама буенча Тәкәнеш сырхауха­нәсендә стационарда эшли башладым. Бер белешмә юллап, бухгалтериягә кергән идем, шунда туган ягыбызга чираттагы ялга кунакка кайткан озын буйлы Тулбай егете Камил белән таныштым. Икенче көнне ул мине эзләп эшемә килде. Ял көнне Сабантуйда бергә йөрдек. Адреслар алыштык. Аннан хатлар языштык. Икенче юлы ул мине алырга кайтты. Бу вакытта икебезгә дә гаилә корыр вакыт җиткән: үзем 23 яшь­тә, аңа 28 тулган иде. Яшермим, өзе­леп яратып чыкмадым, авылдан ки­тәргә сәбәп табылуына ныграк сөендем кебек. Авылда йөргән егетем Рәшит тилмереп калды. Ирем Самара өлкәсе, Отрадное шәһәрчегендәге заводта фрезерчы булып эшләде. ә мин 36 елда сә­ламәтлек саклау өлкәсенең кайсы гына юнәлешендә эшләмәдем! Теш кабинетында, йогышлы чирләр бүлегендә, завод амбулаториясендә, хирургиядә шәфкать туташы булдым, авылда чакта хәт­та җөри фельд­шер-аку­шерлык пунктында бәби таптыручы булып эш­ләгән идем. Кайда да эшем­не җиренә җиткердем, кешеләрне яраттым, пациентларым мине якын итте.
 
Самара өлкәсендә тормыш-көнкүрешебез җайга салынган иде. Дүрт бүлмәле фатир бирделәр. Улыбыз Дамир шунда туды. Аның мәктәпкә керер вакыты җиткәндә ирем “озын берлек” артыннан Норильскига китеп барды. Анда тәэминатчы булып эшләде. Бер елдан безне кайтып алды. Шунда яшәгәндә гаиләбезгә коточкыч зур хәсрәт килде. Беренче сыйныфны тәмамлаган, шушы арада җәйге ялга пионерлагерьга китәргә тиешле сигез яшьлек улыбыз, иптәш ма­лайлары белән тундрага кереп, кыр тавыклары ашатырга барган җиреннән, юеш басма аркылы чыкканда аягы таеп төшеп китеп, ургылып аккан язгы суга батып үлде. Ярый әле үле гәүдәсен таба алдылар. Аны самолеттан- самолетка күчерә-күчерә, мең газап белән туган якка алып кайтып күмдек. Гөнаһсыз сабыем, әйтерсең, минем ярты йөрәгемне үзе белән алып китте. Хәсрәтемнән шашардай булып еладым. Күземә берни кү­ренмәде. Безне мон­да алып килүе өчен иремне битәрләдем. әйтерсең, баланың фаҗигале үлеменә ул гаепле...
 
Кызыбыз Гөлнара Норильскида яшәгәндә туды. Фаҗига булган урында яшисебез килмәде. Янә­дән Самара өлкәсенә кайтып урнаштык. Кызыбызга яшь тә җиде ай вакытта икенче улыбыз Рамил туды. җан ярам бөтенләй ябылмаса да, сабыйлар хәсрәтемә дәва, яшәргә көч бирде. Акыллы, тәртипле булып үстеләр. Икесе дә КХТИның Түбән Камадагы филиалында укып чыгып, матур гаиләләр кордылар, иркен тормышта яшиләр. Алар өчен сөенеп туя алмыйм. Бүгенге көндә биш оныгы булган бәхетле дәү әни мин. Кызыбыз институтка кергәч, балам кеше почмакларында каңгырап йөрмәсен дип, 1997 елда Түбән Камага кайтып, өч бүлмәле фатир сатып алдык. Мине балалар, туган як үзенә тартты, иремнең безнең белән кайтасы килмәде. “Мине анда кем көтеп тора?” — дип, Отрадноеда яшәп калды. Түбән Камада үз һөнәрем буенча эш таба алмадым: олыгаеп килүче белгеч кемгә ха­җәт? Шәфкать туташының эше авыр, ялсыз-бәйрәмсез, төн йокыларсыз, җаваплы, авыр булса да, хезмәт хакы мактанырлык түгел бит аның, шунлыктан пенсиям аз. Ә яшәргә кирәк. Кибеттә эшләп алдым. 5 ел трампаркта кондуктор булып эшләдем. Ул таң бе­лән эшкә чыгып китеп, зәмһәрир салкын кышларда салкын трамвайда катып-туңып иза чигүләр! 2004 елда инфаркт кичердем. Эшемне шуннан соң ташларга мәҗбүр булдым.
 
Нурлы йөзле, бәхетле дәү әнине бүлдерергә базмыйча, тыңлап утыра идем, шулчак Түбән Камадан ял итәргә килгән якын дустым Мәрьям Сибгатуллина сүзгә ку­шыл­ды.
 
— Илсөяр апа, күршегездәге үз балаларына, туган-тумачасына кирәкмәгән, бар шакшысын астына җибәреп яту­чы, гарип, сукыр картны ничәмә-ничә елдан бирле тәрбияләвең турында ник сөйләмисең? Моны телә­сә-кем булдыра алмый бит, — дип, сискәндереп җибәрде.
 
Шуннан Илсөяр ханым безгә тетрәндергеч вакыйганы бәян итте.
 
— Балалар таралышкач, өч бүлмәле иркен фатирыбызда үзем генә калдым, — диде ул. — Бакчам бар, шунда йөреп юандым. Безнең баскыч мәйданчыгында Геннадий исемле күршебезнең гомер иткән хатыны үлде. Ул янәдән өйләнеп, ун ел бер әби белән торды. Карт бик вакчыл, авыр хо­лыклы, саран, каты кү­ңелле, җитмәсә салырга да ярата дип, ул карчыкны балалары үзләренә алып кайтып китте. 79 яшь­лек авыру карт үзе ге­нә утырып калды. Сукырая башлады. Кибеткә барса, сдачасын дөрес бирмичә, алдап кайтаралар иде. Урамга чыккач, адашып, өенә кайта алмыйча тилмереп йөргән чаклары булгалады. Пенсиясе 18 мең сум иде, салырга яратучы кайбер әрәмтамаклар аның хисабына ашап-эчеп йөрде. өч баласы: ике кызы, бер улы, үсмер оныклары бул­са да, авыру, карт әти­ләрен, бабаларын якын итүче, үзенә яшәргә алып китүче, килеп булышучы табылмады. Ара-тирә җыелган пенсиясен алып кит­кә­ләделәр. Кызы янында яшәргә өметләнеп, карт 2013 елда Костромага китте. Малаена фатирын сатарга ышаныч кәгазе калдырган булган. Ярый әле фатиры сатылып өлгермәгән иде, ике айдан тишекле бер тиен сыман ялтырап кайтып төште. Кияү янына сыймаган, күрәсең. Бабайның сәламәтлегенә бәйле бик зур проблемасы бар иде. Туры эчәгенә операциядән соң, махсус пакет куйдырмаганга күрә, бар нәҗесе ике кабыргасы арасындагы тишектән тышка ага торган булып калган иде. Аның хәлләрен, фатирындагы күренешне шуннан чамалагыз инде.
 
Шул күрше беркөнне ишегемне шакыды. Чыксам: “Ирина (ул миңа шулай эндәшә иде), мин сукырайдым бит!” — дип, елап басып тора. Түбән Камадагы “Милосердие” социаль ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итеп, балаларына бу хакта кат-кат әйтеп карасам да, берсенең дә кылы селкенмәде. Офтальмологка алып бармадылар. Аптырагач, бичара картны кызганып, үзем азык-төлек ташырга, пешереп ашатырга, юындырырга, өс- башын, шакшы урын-җирен, идәнен юарга керештем. Миңа ипи, сало, колбаса алып кайтып бирмәссеңме, коммуналь хезмәтләргә түлә­мәс­сеңме дип үтенә иде. Биргән акчасының сдачасын тиененә кадәр кайтардым. Моны мин игелек итеп эшләдем. Бер тиенен үземә алмадым. ә көннәрдән беркөнне мине полициягә чакырттылар, карт нахак бәла такты, имеш, мин аның үлемтеккә дип җыйган акчасын урлаганмын. Гарьлегемнән урынга егылдым, чүт кенә икенче инфаркт алмадым. Табылды аның акчасы. үзе матрас астына яшергән булган. Хәтерем бик калса да, гафу иттем. Мин керми башлагач, ул караватыннан егылып төшеп, шуның астына шуы­шып кереп киткән, берничә тәүлек ач килеш шунда аунап яткан иде. Малае аны шул хәлендә табып алган. Улы өйне җыештырды, әтисен юындырды. “Зинһар өчен әтигә күз-колак булыгыз”, — дип, ачкычын миңа бирде. Мин картны ел әйләнәсе тәрбияләүдән туктамадым. 2017 елда пенсиясен миңа бирә башлады. Коммуналь хезмәтләренә түлим, азык-төлек сатып алам, юындырам, киендерәм, чәчен алам, тырнакларын кисәм, урын- җирен, идәнен юам. Калган акчасын кара көнгә дип җыеп барам. ә ул акчалар эзсез генә юкка чыга бара... Бабай әллә үзенекеләргә биреп җибәргәнен оныта, әллә элеккеге шешәдәшләре кыстырып чыга иде. Бер минем кулга калганын аңлагач, кулларымны үбеп елый-елый рәхмәт әйтә: “Ты — золотая!” — дия башлады.
 
Беркөнне миңа: “Ирина, мине синең кебек бер­кем тәрбияләмәде, берәүгә дә кирәгем калмады, фатирымны сиңа яздырам”, — диде. “Яздыра күрмә берүк, малаең үтереп чыгар”, — дип, каршы төштем. “Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, ЗАГСта язылышыйк алайса, фатирым законлы рәвештә сиңа калырлык булсын”, — дип ялварды. Ризалашмадым. Быел балаларым туган көнемә шифаханәгә юллама бүләк итте. Картның улын да, кызын да бу хакта берничә көн алдан кисәттем. Азык-төлек, кием-салым әзерләп калдырдым. Ялга китәсемне белгәч, Геннадий бабай бик нык кайгырды: синнән башка нишләрмен дип өзгәләнде. Иртәгә мин сәфәргә китәсе көнне, кызы кереп чыкты-чыгуын, тик әтисе янында кунарга калмады, хәтта аңа бер чынаяк чәй ясап эчермичә, ашыгып Кама Аланына кайтып китте. Иртәнге дүрттә зур юлга кузгалыр алдыннан, таксием килгәнче картны ашатып чыгыйм дип керсәм, бичара үлеп ята... Малаена берничә мәртәбә чылтыратсам да трубканы алмады. “Лида, атаң үлде, тиз килеп җит!” — дип кызына чылтыраттым. “Нишләп үлсен, кичә әйбәт иде бит”, — ди... Бүген сеңлем чылтыратты. “Геннадий бабайны җиренә җиткереп күмделәр, поминкасына кырыктан артык туган-тумачасы җыелган иде”, — диде. үз колакларыма үзем ышанмыйча шаккатып тыңладым. Күзем маңгаема менде: ул бичара сукыр карт берүзе тилмереп урын өстендә ятканда кайда булган икән соң ул кадәр туганы?
 
Бу кыйссаны тыңлагач, һәр намаздан соң: “Аз хаста, җиңел үлем бир!” — дип Ходай Тәгаләгә ялварып дога кылган Таифә әбием исемә төште. Илаһым, беребезгә дә кеше кулларына калып, тилмереп ятарга язмасын!
 
 
 

Фото: https://pixabay.com

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев