Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ташкабактан ябыктыра торган аш

Автор: Гөлназ ӘХТӘМҖАНОВА

Әлеге аш диетадагы хатын-кызлар өчен файдалы, чөнки анда калориялар аз. Әзерләве дә тиз һәм җайлы.


Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм ташкабак, 1 суган, 2 тырнак сарымсак, 1 кишер, тәменчә тоз, борыч, укроп яисә петрушка

Суган белән сарымсакны көнбагыш маенда кыздырабыз. Бераздан эре угычтан чыккан яисә вак итеп туралган кишер салабыз. 10 минутлап кыздырабыз. Өстенә ташкабак салабыз. 4 минут кыздырабыз. Аннан яшелчәләр капланганчы кайнар су салабыз. Ярты сәгать чамасы сүрән утта пешерәбез. Пешкәч, уттан алабыз. Блендерда әйләндерәбез. Ташкабактан аш-пюре әзер. Ашны укроп яисә петрушка белән бизибез. Аш янына сохарый куябыз.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/ash-su/tashkabaktan-yabyktyra-torgan-ash/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев