Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Танылган галим Җәүдәт Миңнуллин вафат

Кичә кич танылган галим, тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин вафат булган.

Бу хакта беренчеләрдән булып үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Аскар Гатин хәбәр итте.

Галим белән хушлашу бүген Х.Такташ ур. 123 а йортындагы 51 фатирда узачак.

Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, Җәүдәт Миңнуллин кичә кичке тугызларга кадәр дәресләр укыткан. Дәрестән чыккач, йөрәк өянәге кузгалган. "Ашыгыч ярдәм" килгәндә инде вафат була.

Реклама

Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. 1988 елда "XVII-XIX гасырда татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы" темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Фәнни җитәкчесе - профессор Миркасыйм Госманов.

2008-2011 елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры вазифасын башкара. Галим татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнә, археографик экспедицияләрдә катнаша. 2010 елдан "Җыен" фонды "Шәхесләребез" сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы вазифасын башкара.

Җәүдәт Миңнуллин - 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре рус, татар, немец, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган, дип яза "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев