Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тамак төбе кымырҗый башласа...

Салкын тисә, вирус эләктерсәң, иң башта тамак авырта башлый. Тизрәк терелим дисәң, вакытында чарасын күрергә кирәк.

Тамак төбе кымырҗый башлау белән көненә берничә тапкыр үлән төнәтмәсе белән чайкатырга кирәк. Ромашка, шалфей яки календула үләненнән ясаган төнәтмәнең ярдәме тиз сизелер. Моның өчен стаканга бер аш кашыгы үлән салып, өстенә кайнап торган су коясың да 15-20 минут каплап тотасың.
Муенга җылытылган компресс куюның да файдасы бар: марля кисәген җылытылган көнбагыш маена манып аласың да авырткан урынга ябасың. Өстенә балавызлы кәгазь яисә пленка каплап, җылы шарф белән уратып куясың.

 
 
 
Фото: afrodita-spa.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев