Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тамагым тук булсын, дисәң...

- Авылда яшә дә мал-туар асрама, имеш. Булмаганны... Кибеттән сатып ал­ганның тәме дә башка бит аның. Берне түгел, өчне асрыйбыз. Гаиләгә дә җи­тә, сатарга да кала. Литрын 17 сумнан алалар. Арзанрак инде. Сөт бәясен төшерсә­ләр, киләсе елга бер сыерны киметми дә булмас, ах­ры, - ди Әлки районының Иске Чаллы авылында...

Фуражын, печәнен сатып алганда, сыер асрауның мәгъ­нә­се калмый, диючеләр дә аз түгел.Сөт җыючыларның - үз зары. Җыйган кадәресен тиз арада илтеп тапшырасы да бар бит әле. Әзрәк кенә тоткарладыңмы, хәзер әчи дә чыга, - диләр. Эшкәртүче пред­приятиеләр чыгымнар артудан зарлана. Кыскасы, кемне тыңласаң, шул хаклы сыман. Тик республика җи­тәк­челеге, Татарстан Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек ми­­нистрлыгының, җәйге чор­­да сөткә бәя 18 сумнан да ким булмаска тиеш, дигән тәкъдимен дә аяк астына салып булмый. Хәер, кайбер районнар республика җи­тәк­челегенең гозер-тәкъдим­нәрен генә түгел, закон-ка­нуннарны әйләнеп үтү җаен бик оста табалар. Кама Тамагы районындагы кебек...


Сарык та исән, бүре дә тук


Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Илнар Исмәгый­лев әйтүенчә, шәхси хуҗа­лыклар көн саен 12600 килограмм сөт сата. Бәясе генә арзанрак - 16 сум 50 тиен. Шунысы кызык: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматта, Кама Тамагы районындагы шәхси хуҗалыклардан кабул ителә торган сөтнең килограммына 18 сумнан исәп-хисап ясала, диелгән. Моның да үз хикмәте бар икән. Әйтик, Тәмте, Кама Тамагы, Куйбышев исемендәге затон, Осинников бистәсе һәм кайбер башка авылларда сыер асраучылар сөтне тирә-күршеләргә 30 сумнан сата, диләр. 16 сум 50 тиенгә 30 сумны кушып, авылларда сөт сатучылар санына бүлсәң, уртача 18 сум килеп чыга. Кыс­касы, республика җ­и­тәкче­ле­ге тәкъдим иткән бәядән ким дә түгел, артык та түгел. Нәтиҗәдә - сарык та исән, бүре дә тук. Дөресрәге, өстә­геләр алдында йөз кызарырлык түгел. Ә сыер асраучылар үзебезнеке - ничек тә түзәрләр әле.Кама Тамагындагы мондый эш тәҗрибәсен кулланганда, киләчәктә сөт бәясе белән уйнау дәвам итәсенә шик калмый.


Ашлыкны бушлай өләшәләр


Ә менә Әлмәт районында шәхси һәм фермер хуҗалык­ларында ит, сөт, яшелчә, җи­ләк-җимеш үстерүчеләр турында үзләренчә кайгырталар. Биредә район хакимияте башлангычы белән авыл җир­легендә продукция җи­теш­терүчеләр өчен электрон бир­жа мәйданчыгы булдырганнар. Анда теркәлергә те­ләгән шәхси һәм фермер ху­җалык­ларына бушлай яр­дәм күрсәтелә.Район башлыгы Айрат Хәй­руллин әйтүенчә, электрон сату мәйданчыгын булдырганнар үз продукциясен тиз арада сату мөмкинлеге ала.Әлмәт районы хакимияте шәхси хуҗалыгында мал-туар тотучыларга терлек азыгы белән дә ярдәм итә. Бер сыерга 100 килограмм исәбеннән 1 тоннага кадәр ашлыкны бушлай бирәләр.

Аксубай да алдыра


Бүген шәхси хуҗалыклар көн саен 700 тоннадан артык сөт җитештереп сата. Халыкны файдалы ризык белән тәэмин итү - бер хәл. Бәя 17 -18 сум гына булганда да, авыллар 12 миллион сумнан артык өстәмә керем ала ди­гән сүз.Республиканың кайбер авылларында сыерлар юкка чыгып барганда, район хакимияте, авыл җирлекләре һәм хуҗалык җитәкчеләре шәхси хуҗалык мәнфәгатьләрен даими кайгыртып торганда, авылда сыер асрауның файдасы зур.Аксубай районы шәхси хуҗалыкларында савым сыер­­ларының баш саны 4500 гә якынлашып килә. Иске Ибрай авылы көтүендә быел сыерлар 330 башка җиткән. Биредә шәхси ху­җа­лыклар көн саен 3000 килограмм чамасы сөт сата. Белов­ка, Иске Татар Әдә­мсуы, Емелькино авылла­рын­да да шәхси хуҗа­лык­лар­да тәүле­генә бер­ничә тон­на сөт җитеш­те­релә, ди­ләр. Эше барның - ашы бар дигәндәй, сыерлы авыл­лар­ның көн­күре­ше дә яхшырган­нан-яхшыра. Мондый авыл­л­арның килә­чәге өчен дә борчыласы юктыр, мөгаен.

http://vatantat.ruhttp://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев