Саба дулкыннары

Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә, ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары үткәрелде

19 октябрь көнне Югары Симет авылында ир-егетләр арасында Татарстан Республикасы Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә багышланган волейбол ярышы үткәрелде.

Ярышка почетлы кунаклар итеп авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гафур Хасаншин, Саба күптармаклы җитештерү предприятиясе директоры Илнур Хабибуллин  һәм  Марсель Хәким улының дуслары чакырылды. Ярыш алдыннан, ярышта катнашучылар, Талипов Марсель Хәким улын бер минут тынлык белән искә алдылар. Барлыгы алты команда көч сынашты һәм нәтиҗәләргә килгәндә:

1 урын- Симет яшьләре командасы

2 урын- Тимершык командасы

3 урын -Симет командасы

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде, җиңүче командага күчмә Кубок тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: