Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Таксист башы ниләр күрми: “бозык ирләр”, сәер хатын, читкә йөрүче түрә, тизлек яратучы судья хатыны, кич белән зиратка барган әби

Элек транспорт табу башны авырттырган мәсьәлә булса, хәзер бу хакта уйланмыйбыз да - такси бар бит. Таксист булып эшләүчеләр дә күп, күз ачып йомганчы килеп җитәләр. Таксистларга үз хезмәтләрен башкарганда кемнәрне генә йөртергә туры килми. Араларында “мөгез” чыгарырга яратучы пассажирлар да очрый. Таксистлар кызык һәм куркыныч хәлләргә тарырга мөмкин. “Интертат” таксистлардан шуны сорашты.

 
“Бомбила” Нияз өчен таксида эшләү өстәмә керем алу чыганагы

Билгеле булганча, такси хуҗаларының кешеләрне йөртергә махсус рөхсәт кәгазе, машинаның такси икәнен дәлилләүче билге (шашка) һәм узган чакрымнарга карап түләнәсе акчаны санаучы прибор – таксометр булырга тиеш. Бу таләпләр үтәлмәгән очракта, таксистларга өч меңнән алып ун мең сумга кадәр штраф каралган. Әмма аңа карап “ирекле” таксистларның саны кимеми. Танышларым арасында да күп андыйлар. Халык ташуның керемле кәсеп икәнен аңлап эшли алар. Халык телендә аларны “бомбила” дип атыйлар. Шундыйларның берсе Нияз Гатауллин. Көндез әтисенә ияреп “шабаш”кага йөри, ә кичләрен “таксовать” итеп эшләргә җайлашкан ул. Бүгенге көндә хатыны яшь ярымлык бала белән өйдә утыра. Өстәвенә, яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча фатир алу өчен айлык акча түли. Шуңа да гаилә башлыгы – бердәнбер акча эшләүче.

- Төп эштән соң, кичке якта гына берничә сәгать эшләп, әллә ни алга китеп булмый инде. Күп очракта төнге сәгать бергә кадәр эшлим. 2500-3000 акча алып кайтам. Начар түгел бит?! Кергән акча көндәлек кирәк-яракларга тотыла. Ял көннәрендә күбрәк тә акча эшләргә мөмкин. Тик бер кыен ягы бар. Кич белән такси хезмәтен кәеф-сафа корган, шактый кызмача булган яшьләр куллана. Андый пассажирлар тиз генә саубуллашырга ашыкмый. Юл буе теләсә нинди, тузган язмаган сүзләр сөйлиләр. Хәзер хулиганнар җитәрлек, таксистларны талап һәм үтереп китүләре турында еш ишетергә туры килә. Юл өчен акча түләргә теләмәүчеләр дә гел очрап тора. Беләм, бу эшчәнлек күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 
 
Догаларымны укып юлга чыгып китәм, һәркөн өйгә исән-сау кайтып җитүемә шатланам. 
 
Гадәттә, клиентлар минем белән берничә темага - машина, гаилә хәле, соңгы яңалыклар турында сөйләшә. Бик күп әйберләрнең кыйммәт булуына көрсенәләр, тормыштан зарланучылар да шактый. Андый вакытта пассажирның кәефен күтәрергә тырышасың. Таксистлар яхшы психолог та булырга тиеш. Бер очрак мәңгегә хәтеремә уелып калды, сөйлим әле.
 
“Бугазыма пычак терәделәр, каршылык күрсәтә алмадым”
 
- Бервакыт дүрт егетне төнге клубтан барып алырга туры килде. Кыяфәтләреннән күренеп тора иде – шактый гына исергән болар. Машинага утырдылар да: “Безне якындагы берәр кибеткә алып бар”, – диләр. Батыраеп китеп, акчаны да әйбәт түләргә вәгъдә бирделәр. Барабыз, кибет янына килеп җиттек диярлек. Яшьләр машинада чыгарга ашыкмады. “Әйдә, башка кибеткә барыйк. Безгә кирәк әйбер монда юк”, - диләр. “Сезгә нинди кибет кирәк соң?” – дип сорадым. “Син нәрсә безнең белән сүз көрәштерәсең? Авызыңны ачасы булма”, - дип кычкырырга тотынды минем артта утырганы. Бер сүз дә эндәшмәдем, нәрсә булса да әйтү, бәхәсләшүнең файдасы юклыгы күренеп тора. Берсе кече йомышы булу сәбәпле, машинаны туктатуны сорады һәм машинадан төште. Машинага кергәч күңеле болгана башлады. Бер сүз белән әйткәндә, мәхшәр башланды. Миңа болардан ничек тә котылырга кирәк иде, шуның өчен тагын бер кибет янына тукталдым. “Без килеп җиттек”, - дидем. Шул чагында артта утырганы кесәсеннән пычак чыгарып, миңа терәмәсенме?! Бугазыма ук терәп куйды, акча таләп итә башлады. Каршылык күрсәтә алмадым, чөнки үзләрен бик агрессив тоттылар. Бу очракта нәрсә эшли алам соң? 
 
Әҗәлем кайчан җитәр инде дип уйладым. Бөтен тәнемнән ток йөгергәндәй булды, курыктым. 
 
Кесәмдә булган бөтен акчаны аларга сузам. Янәшәмдә утырганы җәхәт кенә эләктереп алды, санады. Бәхеткә, акчаны алганнан соң алар кибеткә кереп киттеләр. Шулай гына качып китә алдым. Шундый нәтиҗә ясадым: безнең эштә пассажирларга тупаслык белән җавап бирмәү һәм мыскыл итүчеләрне игътибарсыз калдыру мөһим. Кызу канлы булганга күрә кайбер таксистлар аянычлы хәлләргә юлыга. Күп кенә танышларыма пассажирлар белән судлашып йөрергә дә туры килә. Ничек кенә булмасын, ачык йөзле, тәрбияле һәм кече күңелле булып калырга кирәк, – дип сөйләде Нияз.


 
“Чәйлек” акча калдыручы пасcажирлар кайда?

Әңгәмәдәшем юмарт клиентларның аэропорт һәм төнге клублар янәшәсендә күбрәк булуын әйтте. Андыйлар сирәк кенә булса да “чәйлек” акча калдыралар икән. Өстәмә керем иш янына куш булырлык, кайберәүләрнең 300-500 сум биргән чаклары да булган. Тик мондый керемле урыннарда башка таксистлар да эшли, шул вакытта көчле конкуренция башлана да. Нияз андый вакытта “бомбила” белән таксистлар арасында “маңгайга-маңгай” бәрелешләр була ди.
 
“Судья хатыны кагыйдәләрне бозарга куша”

- Ир-ат пассажирлар арасында ничек барырга кирәклеген өйрәтеп баручылар еш очрый. Кайберәүләр юл йөрү кагыйдәләрен бозарга өнди. Янәсе, билгеләнгән урынга тизрәк барып җитәчәкбез. Алар фикеренчә, тизлек арттыру һәм светофорның кызыл төсенә чыгудан бернәрсә дә булмый. Каршы юнәлештәге полосага чыгарга кушкан пассажирларга бөтенләй аптырыйм. 
 
Күптән түгел генә шундый очракка юлыктым. Бер хатын-кыз каршы як юлга чыгарга куша. “Әйдә, әйдә узып кит бу машиналарны. Видеокамерага эләгүдән курыкма, штраф өчен өстәмә акча калдырырмын. Аннан соң минем ирем судья булып эшли, бөтен кешегә дә сүзе үтә. Таныш-белешләре дә күп. Барлык проблемаларны да шунда ук хәл итә алачак”, - ди бу миңа. “Куркыныч юл һәлакатенә эләгеп, вафат булсак... Безнең гомерләрне кире кайтара алыр микән?”, - дип сорадым мин. Теге хатын-кыз башта бер сүз дә әйтмәде. Күрәмсең, сүзсез калды. Аннан соң матур гына елмайды да: “Әй, болай гына әйтеп караган идем инде”, - дип акланды, - дип сөйләде Нияз.
 
Таксист һөнәрен сайлаган Галя
 
Беренче карашка, бу авыр хезмәттә хатын-кызларны күз алдына китерү мөмкин түгел. Таксистлар арасында гүзәл затларны күргәч, чын күңелдән гаҗәпләнәм мин. Төн уртасында таныш булмаган кешеләрне утыртып йөрергә ничек шикләнми һәм курыкмый алар? Бу хакта Арчада яшәүче Гөлнара Хафизовадан сораштык. Ул дүрт елдан артык таксист булып эшли. Тирә-якта гына түгел, районда аны белмәүчеләр сирәктер. Берәр җиргә барырга кирәк булса, ярдәм өмет итеп шундук аны чакырталар. Ә үз хезмәтен бар нәрсәдән өстен күрүче Гөлнара, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, пассажирлары янына ашыга. Күпләр аны, яратып, “Галя” дип йөртәләр.



- Ирем юл һәлакәтендә вафат булды. Бу кайгы никадәр зур булса да, алга карап яшәргә кирәк иде. Машина йөртү таныклыгы алу өчен автомәктәпкә укырга кердем. Ике баланы укырга йөртергә кирәк булды. Аннан соң дүрт ел авыру каенанамны карадым. Яше олы булганлыктан, урын өстендә генә ятты. Хәтере начарайды, фикер эзлеклелеге югалды. Аны һәрдаим машина белән район хастаханәсенә йөрттем. Кызганыч, әмма ике елдан соң ул да безнең арадан китеп барды. Ул вакытта кызым тугызынчы, ә улым бишенче сыйныфта белем ала иде. Акчаны җиткереп булмый. Кая барып егылырга? Ярдәм итә алырлык туганнарым да юк. Дөрес, эшсез ятмадым. Кибетче булып эшләдем, тик хезмәт хакым аз булды. Нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк иде... Күршедә яшәүче бер абый таксида эшләп карарга тәкъдим итте. Эшләп карарга булдым, барысы да шуннан башланды. Хәзер “таксовать” итү төп эшем. Арчада гына түгел, Казанда да эшлим. Акчаны көннекен-көнгә алып барам. Машина үземнеке булгач җайлы, - диде Гөлнара.
 
“Үзем белән газ баллончигы йөртәм, фахишә дип уйлаучылар бар”

- Төнлә эшләргә курыкмыйсыңмы? – дип сорыйм таксист Гөлнарадан.

- Башта куркытты, билгеле. Әмма елап утырсаң, эш алга бармый бит. Җебеп торсаң, “таптап” китәргә дә күп сорап тормыйлар. Үземдә ир-атлар холкы тәрбияләдем, көчле булып күренергә тырышам. Җилбәзәкләнеп, “кәнфитләнеп” эшли торган эш түгел. Әйе, пассажирларның төрлесе була. Әллә ниләр күргән бар инде! Шуның өчен үзем белән һәрвакыт газ баллончигы йөртәм. Ир-атлар “бозык” хәзер. Кайберәүләр безнең хезмәтне фахишәлек белән бутап шылтырата, турыдан-туры хатын-кыз таксистлар килүен сорыйлар. Андый заявкаларны диспетчер кабул итми.



Хатын-кыз таксистларны яратмаучы ир-атлар да бар. “Хатын-кызлар белән йөрергә калдык. Нәрсә, ир-атлар беткән мени?” – дип, пыр тузып машинага бер мыеклы абзый утырды… Кыяфәтеннән күренеп тора иде – нидер булган, кәефе юк. Юл буе кәнәгатьсезлек белдереп барды, һәрбер әйбердән гаеп тапты. “Бигрәк акрын йөрисез... Машинагыздагы ароматизаторның исе башымны авырттыра. Башка радиога күчер әле”, - дип барды. Әлеге абзый төшеп калганнан соң өстемнән тау төшкәндәй булды, тынычланып калдым. Андый вакытта әйтәсе килгән сүзләр ай-хай күп була, ләкин тыелып калырга кирәк (көлә). Билгеле, кайберәүләр мондый авырлыкларга түзмәскә дә мөмкин. Хәзер мин күнектем, - ди ул.
 
“Мәхәббәт өчпочмагының шаһиты булдым”

Гөлнараның юлында читкә йөрүче ир-атлар да бик күп очраган. Күптән түгел генә булган бер вакыйганы сөйләде ул. 
 
- “Санта-Барбара сериалы бер якта торсын. Хәзер елмаеп искә алам, ә ул вакытта бер дә көләсе килмәде. Бервакыт машинага миннән ун яшькә олырак күренгән ир-ат кереп утырды. Үзе бертуктаусыз кесә телефоныннан сөйләшә. Мин тиз генә кыяфәтенә күз төшереп алдым. Өс-башы ялт итеп тора, кара костюм-чалбар кигән һәм муенына затлы галстук таккан. Хәтта ботинкларына да тел-теш тидерерлек түгел, ялтырап тора. Машинага хушбуй исе таралды. Гади генә пассажир түгел иде, бәлки берәр түрә-фәлән булгандыр. Төпченеп сораштырырга кыймадым. Ул миңа кирәкле адресны атады, тик юл уңаеннан чәчәк кибетенә тукталырга кушты. “Тамарочка, скоро буду, җаным. Ничек кенә әле, бик нык сагындым... Көне буе сине уйлап йөрим. “Вконтакте”га кереп фотосурәтенне карап чыктым. Мин әйтәм, юлларда “бөкеләр” бит. Канатларым булса, очып кына килеп җитәр идем. Чынлап әйтәм. Кирәк әйберләр юкмы, булса, миңа алдан хәбәр итәрсең”, - диде ул телефоннан. Бик күп ягымлы сүзләр әйтте, хәзер барысы да искә генә төшми. 
 
Абзыйның тел төбен аңладым, аның сөяркәсе янына баруы көн кебек ачык иде. Бу хакта үзе дә ачылып сөйләп китте, яшереп тормады ул. “Утыз елга якын хатыным белән бергә яшибез. Уртак балаларыбыз бар. Икесе дә дәрәҗәле урында эшлиләр, җитеш тормышта яшиләр. Аларга фатир да, машина да сатып алдым. Хатын беркайда да эшләми. Ярый, мин яхшы эштә эшлим һәм җитәрлек акча табам, өйдә торсын, ди­дем. Аңа карап өйдә дә тәртип юк, идәннәрне дә юмый. Әйтсәң, тавыш чыгара. Кайтсаң да тавыш, китсәң дә тавыш. Эштән кайтам, ашарга пешереп торучы юк. Шуның өчен хатынымны күрәсе килми башлады. Эшем күп, өлгермим, дип ялганлыйм. Үзем Тамара янына ашыгам. Менә шулай, ике хатын арасында йөреп торам”, - дип күңелен бушатты юлчы. 
 
Шул арада якындагы чәчәк кибетенә килеп җиттек. Ул чәчәк кибетеннән бер кочак ак розалар алып чыкты. Тик иң кызыгы алда булган икән әле... Мин алдын-артын карап йөрүче таксистлар исемлегендә, юлда һәрвакыт уяу булырга тырышам. Абзыйны көткәндә шуңа игътибар иттем, ул фатирының подъезыннан чыгып утыруга артыбыздан кызыл төстәге Lexus машинасы иярде. Башта бу күренешкә артык игътибар бирмәдем. Әмма теге машина шулай ук бераз читкә китеп чәчәк кибетенә туктады. “Безнең арттан күзәтәләр, ахрысы...” – дим пассажирга. Ул куркып калды. “Нинди машина? Номеры ничек? Минем ерактан күзем күрми”, - ди бу миңа. Барысын да ничек бар, шулай әйттем. 
 
“Бетте баш. Ул бит хатынның машинасы”, – дип тирән итеп сулыш алды абзый. 
 
“Нәрсә эшләргә? Әйдә, син дә ник карап торасың? Тиз генә кузгал, киттек. Күрмәгәнне күрсәтәчәк, сине минем сөяркә дип уйлагандыр инде. Читкә йөргәнне каян белгән икән?” – дип сөйләнде абзый. Борчылды, куркуы йөзенә чыкты. Ачуы кабарган, көнләшүдән котырынган хатын-кыз күп нәрсәгә сәләтле бит ул. Шуның өчен мин дә борчуга төштем. “Кая барабыз соң?” – дип сорадым. “Теләсә кая бар, туктама гына. Кая барып була? Тамарага барырга ярамый. Әйдә, әниләргә алып бар мине. Әйе, әйе әниләргә. Иң яхшы вариант шул булыр”, - диде бу. Бу мәхәббәт өчпочмагы ни белән тәмамлангандыр, билгесез. Абзый миңа рәхмәтләр укый-укый тиз генә кереп китте. 
 
“Көнче ирләрнең хатыннары минем белән йөри”

Бүгенге көндә Гөлнараның даими клиентлары бар. Кая гына барсалар да, аңа мөрәҗәгать итәләр. “Артык көнче ирләр дә очрый, алар өчен таксида хатын-кыз булуы мөһим. Ир-ат, таксистлар бәйләнә дип, хатыннарын миңа йөртергә кушалар. Бертуктаусыз телефоннан шылтыратып: “Таксида хатын-кызмы?” – дип, тикшереп тә алалар.
 
“Авызыңны ачып торсаң, төп башыңа утыртып китәләр”

Казанның компрессор заводы тирәсе - таксистларның төп җыелу урыны. Автобустан төшүгә, алар: “Балтач, Арча, Дөбъяз, Әтнә...” – дип каршы алалар. Рәшит абый Гарипов (ред. исеме үзгәртелде) белән дә шулай таныштык. “Тагын бер кеше кирәк. Әйдә сеңлем, утыр да, кузгалабыз. Сине ярты бәядән генә алып кайтам”, – дип килгән иде ул яныма. Ризалаштым. Рәшит абый аралашырга ярата торган булып чыкты. Журналист икәнемне белүгә, үзе белән булган кызык вакыйгаларны искә алырга тотынды. Хәзер миңа сөйләгәннәрен бер тамчы да үзгәртмичә җиткерәм. Шунысын да әйтергә кирәк: танышыма 59 яшь. Ул руль артында 41 ел, соңгы 10 елны таксист булып эшли. Аның эш көне һәрвакыт сәгать биштә башлана. Бу вакытта шәһәр йоклый кебек тоелса да, диспетчердан беренче заказын ул нәкъ менә шул вакытта кабул итә. Атна ахырында районнарга йөри, калган көннәрдә шәһәрдә эшли.



- Хәзер яшьләрнең күбесе тәрбиясез, олыларны хөрмәт итә белми. Бервакыт бер яшь егет акча түләмәде, мине алдалап качты. Бу оятсызлык... Нәрсә дисәгез дә, без бит кызык эзләп йөрмибез. Бушка да эшли алмыйбыз, чөнки тормышны алып барырга кирәк. Аның белән өч квартал бардык. “Гафу итегез, минем кесәмдә вак акча юк. Биш мең сум гына бар. Якындагы кибеткә кереп тиз генә ваклатып чыгам. Бераз гына көтеп торыгыз”, – дип әйтте. Ышандым, беренче карашка бик матур сөйләште. Шулай сабыр гына көтеп тордым. Тик бу егет кибеттән чыгуга бөтенләй башка якка йөгерде. Аз гына авызыңны ачып торсаң, төп башыңа утыртып китәләр шул. Машинадан чыктым. “Акчаны кем түли соң?” – дип кычкырдым аңа. “Ты свободен, мужик”, – дип җавап кайтарды да бер фатирга кереп китте. Йөз сум өчен аның белән сүз көрәштереп йөрмәдем инде. Ишетәм, машинада кемнеңдер телефоны шалтырый. Карыйм, берсе “Нокиа” телефонын онытып калдырган. Әлеге телефон акча түләмичә качкан егетнеке булып чыкты. Аның иптәше белән сөйләштем, булган хәлләрне аңлаттым. Икенче көнне теге кыю егет үзе шалтыратты. Телефонны кире кайтаруны таләп итә башлады. Ә мин аңа: “Ты свободен, мальчик”, – дип әйттем. “Беләсезме, ул телефон күпме тора?” – диде ул миңа. Кыскасы, мин аңа телефонны бирдем, чөнки чит кешенең әйбере кирәк түгел. Үзенең гаебен аңлаган булса кирәк, икенче көнне яныма йөз сум акчасын тотып килгән иде.
 
“Кызыл чүпрәкне агачлар янына ташларга кушты”

- Соңгы вакытта дөньяга нидер булды – сәер күренешләр маңгайга бәрелә дә тора. Узган атнаны төнлә эшләдем. Өйгә кайтырга җыенып йөргәндә диспетчер шалтырата. “Бер заявка бар. Яхшы гына акча түлибез дип әйттеләр. Барып киләсеңме?” – ди. Адресын атады, минем өй янында гына икән. Шуңа күрә тиз ризалаштым. Әйтелгән җиргә килеп җиттем, 40 яшьләр тирәсендә бер хатын-кыз чыкты. Сәләмә генә киенгән, сукбайга охшаган. Моның түләргә акчасы бармы икән соң? – дип тә уйлап куйдым. Машинага утырырга ашыкмады ул. “Кая барасыз? Әйдә, утырыгыз”, - дим. “Бармыйм” – ди бу миңа. “Ничек инде? Нәрсәгә такси чакырттыгыз соң?” – дип сорадым аптырап. “Сезгә бер йомышым бар иде. Сез бит гел юлда йөрисез, бу әйберне берәр җирдә ташлап калдырырсыз әле. Мөмкин булса, кешеләр йөрми торган урында. Агачлар янына”, - ди бу. Миңа ниндидер кызыл чүпрәккә төргәк сузды. “Аны ачмасагыз яхшы булыр”, – дип тә өстәде. Әлбәттә, мин төргәкне алмадым. “Бәладән башаяк” дип, өйгә кайтып киттем, - дип сөйләде Рәшит абый.
 
“Чүп пакетын үзләре белән алып кайтып киткәннәр”
 
- Бүгенге дөньяга күзеңне ачып карасаң, кызык хәлләр көн дә булып тора. Безнең урамда чүп контейнерлары юлның икенче ягында урнашкан. Беркөнне эшкә соңга калдым, будильник шалтырамаган. Кайтканда салып китәрмен дип, чүп пакетын багажникка салдым. Үзем вокзалга киттем. Анда мине ике хатын-кыз пассажир көтеп тора иде. Әйберләре күп, барысын да багажника төядек. Аларны өйләренә кадәр илтеп куйдым. Үзем машинада төшмәдем, диспетчердан заявка кабул итә идем. Багажникны ачкыч белән генә ачып-яптым. Өйгә кайтып барганда чүпне ташларга дип туктадым, чүп юк. Теге ике хатын-кыз ялгыш алып киткән. Нәрсә дип әйтим, алар урынында булмас идем”, - дип көлә таксист.
 
“Кичке унда әби үзен зиратка алып барырга сорады”

Таксист һөнәре кемнәр белән генә очраштырмый, кемнәр белән генә аралаштырмый. Җиде елдан артык таксист булып эшләүче Илнур Мөхетдинов та шул фикердә.

- Әлеге вакыйга көннәр көзгә таба якынлаша, караңгы иртә төшә торган вакытларда булды. Коеп яңгыр ява. Кичке сәгать уннар тирәсендә миңа диспетчердан шалтырату килде. Билгеләнгән урынга тиз генә барып җиттем. Машина янына килүче ак яулыклы әбине күреп шатландым. Гадәттә, кичке якта бары тик исерек яшьләр генә очрый бит. “Көтәсеңме, балам?” – дип, әбекәй исәнләшеп, хәлләремне сорашып машинага кереп утырды. 
 
Иң гаҗәпләндергәне шул булды: әби үзен Казанның Арча зиратына алып барырга кушты. 
 
Ишеткәч, әллә нишләп киттем. Башта мең төрле уйлар бөтерелә. Карап торышка “җиңел акыллы”да түгел, юл буе догалар укып барды. Уйланып бара торгач, зиратка килеп җиткәнне абайламыйча да калдым. Әбекәй минем белән сөйләшергә ашыкмады, тиз генә чүпрәк сумкасыннан кулчатыр һәм фонарь чыгарып, зиратка кереп китте. “Балам, озак тормыйм. Мине монда гына көт”, - диде. Ярты сәгатьтән артык көтәргә туры килде үзен. Әби баштанаяк пычракка батып беткән. “Булмады. Күзем күрми, син дә минем белән зиратка кереп чык”, – диде ул. Аптырап калдым. “Нәрсәгә?” – дип сорадым. Шуннан соң гына әбекәй барысын да аңлатты. Бактың исә, бүген көндез ул монда акча букчасын югалткан. “Кызым Америкада укый, миңа һәр ай саен акча җибәреп тора. Бүген картадан шул акчаларны салдырып алдым. Банктан кайтканда ирем Рәүфнең каберен карап чыгарга зиратка кердем. Һәр ел саен җәй көне чәчәкләр утыртам, шуңа күрә саргайганнарын алып ташларга теләдем. Күрәмсең, эш арасында сумкадан букчам төшеп калганны сизмәгәнмен. Йөрәкләрем авырта, башларыма капты бу югалту. Акчасы да күп иде бит. Күзем начар күрә, таба алмадым. Балам, син карап кара әле”, - дип еларга кереште әбекәй. Мин эшнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңладым, әбигә шулкадәр ярдәм итәсем килде. Бәхеткә, озак эзләргә туры килмәде. Букча чыннан да зиратта төшеп калган, аны коелган яфраклар астыннан табып алдык. Әбинең ничек шатланганың күрсәгез, сүзләр белән генә әйтеп булмый. Сабый балалар кебек куанды. Яңгыр астында юешләнеп, пычракка батып беттек. Тик мин шуның кадәр кәнәгать идем. Әбекәйне өйгә кадәр кайтардым. Ул мине үзенә чакырды, коймак һәм тәмле чәй белән сыйлады. Бу истәлек әле дә күңелемне җылытып тора, - диде Илнур. 

Илнур пассажирларны төшергәч игътибар белән салонны карап чыгуын әйтә. “Бер клиентны тиешле урынга илтеп куйдым. Башка адреска юл тотканда телефоным шалтырады. Диспетчер миңа кыйммәтле йөзек югалганын хәбәр итте. Машинаның астын-өскә китереп эзләделәр, бернәрсә дә тапмадылар. Пассажир хатын-кыз мине гаепләргә тотынды. Янәсе, йөзеген мин урлаганмын. Полициягә баруын әйтте. Бәхеткә, берникадәр вакыттан соң йөзек табылды. Фатирында онытып калдырган. Мондый очраклар булгалый. Шуның өчен хәзер һәр нәрсәне энә күзеннән үткәрәм”, - ди ул. Шулай ук таксида йорт хайваннары йөртүчеләр дә еш очрый икән. Шуның өчен әңгәмәдәшем этләргә борынчык киертергә, кошларны читлектә, песиләрне махсус контейнерда алып баруны тәлап итә. 
 
"Төп эшемдә проблемалар башлангач, таксига утырдым"
 
Заявкаларны Яндекс.такси һәм Убер кушымталара аша җыеп, үз "Гранта"сында Казан буйлап кеше ташыган Роман белән дә сөйләшеп киттек. 
 
- Эшкә барышлый һәм кайтышлый кеше ташып, бензин бәясен кайтарып булмасмы дип тотынган идем бу эшкә. Аннан соң төп эшемдә проблемалар башланды да, таксист булып эшләүгә күбрәк вакыт сарыф итә башладым. Көненә 5-6 сәгать йөрим хәзер, - дип сөйләде ул.
 
- Акчасы чыгамы соң? Күпме акча эшлисең? - дип сорадым.
 
- Шулай көненә 5-6 сәгать эшләп, соңгы айны 34 мең сум акчам чыкты. Шуның 12 меңе бензинга китте. Биш меңен диспетчер хезмәте алып калды. Калганы үземә. Эш булмаганда ярый инде. Минем машина текә түгел бит, шуңа миңа иң аз тарифта йөрергә туры килә. Сезнең машинагыз бармы? Текәрәкме? Алайса таксист булып теркәлегез, эшкә йөргән бензинны каплаячаксыз. Хушыгыз, исән-сау булыгыз! - дип төшереп калдырды ул мине. 

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Александр Эшкинин

https://intertat.tatar

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев