Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тагын талашалар?!

"Татар җыры-2019" алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә журналистларның “Быелгы "Татар җыры"нда Фирдүс Тямаев нигә катнашмый?” дигән соравына Фирдүс өчен Хәмдүнә Тимергалиева җавап биргән.

"Аны чакырганнар. Ни өчен ул бу көнне үз концертын куйган? Безнең артистлар бераз үсеп, популярлашып китсә, югары менәләр, кеше танымас хәлгә җитәләр. Бер көн "окно" ясасын, ул көн алдан билгеле иде бит. Бервакыт Фән Вәлиәхмәтовка әйткән идем: "Безнең артистлар бераз үссәләр, бигрәк зур булып китәләр", дип. Ул минем бу сүземә: "Буш башак өскә карап тора инде ул", – дип җавап биргән  диде. Алай ярамый, җиргә төшсеннәр. Без гомер буе халык белән бергә булдык", – дигән апабыз.

Фирдүснең үзе өчен шулай җавап биргән Хәмдүнә Тимергалиевага хәтере калган. Командасы белән  әлеге пресс-конференциягә пародия ясаган. Фестивальдә катнашмавының сәбәбенә кагылышлы "Әйе, мин чыннан да үстем, йолдызландым. Миңа ул хәзер кызык түгел, мин акча эшлим" дигән имеш.  

Реклама

 "Өлкән буын җырчысы, халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның быелгы "Татар җыры"нда ни сәбәпле катнашмавымны төгәл белмичә, минем дә фикерне ишетмичә шундый нәтиҗә ясап журналистлар алдында сөйләве бер дә кешечә, зирәк фикерле, хөрмәтле артист сүзе буларак яңгырамый. Каршымда елмаеп, артта пычак кадап йөрүче кебек булган бу... Үзегезнең яратып әйтә торган сүзегез бар: "Чәйнәделәр, чәйнәделәр, йота алмадылар әле!"  21 декабрь бүгенге көндә дә буш окно тора! Мин лучше халык өчен концерт куям!"   дип язган инстаграмына да.

 

Автор : Ибрагимова Эльмира
Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев