Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табиблыкка укыр өчен документлар тапшырырга барган егетләр, авариягә очрап, табиблар кулына калган

Бәла аяк астында, диләр. Чаллыда "медбрат" булып эшләүче ике дус егет киләчәккә планнар кора – медицина вузына кереп, укуларын дәвам итәргә уйлый. Әмма Казанга документларын тапшырырга барганда килеп чыккан коточкыч юл һәләкәте егетләрнең хыялларын челпәрәмә китерә. Җитди сынауга дучар ителгән язмышлар, ике гаиләнең авыр кайгысы һәм шул кайгыны үзенеке кебек кабул итеп, ярдәм кулы сузучылар хакында “Татар-информ” хәбәрчесе сөйли.

Егетләрнең һәм якыннарының тормышын тирән яра булып икегә бүлгән вакыйгадан соң бер ай узса да, бәлагә тарыган ике дус егетнең – Айнур Шәрәфиев һәм Тимур Хәлимовның туганнары, алар белән бергә эшләүчеләр авыр кичерешләрдән һаман арына алмый.

Юл һәләкате 22 июнь көнне өйлә вакытында Чаллы-Казан трассасында, Шәле авылы тирәсендә була. «Тойота Лэнд Крузер» машинасы йөртүчесе фураны куып узарга маташа. Тик барып чыкмый, кай җире беләндер йөк машинасының тәгәрмәченә эләгеп китә, идарәне югалта. Нәтиҗәдә, 21 яшьлек Айнур Шәрәфиев, аның 17 яшьлек энесе Айназ Шәрәфиев һәм 22 яшьлек Тимур Хәлимов утырган «Киа Рио» машинасы белән маңгайга маңгай бәрелешә.


Коточкыч бәрелешүдән егетләрнең исән-имин, имгәнүсез чыгуына өмет булмый, әлбәттә. Авыр хәлдә алар Казанның республика клиник хастаханәсенә китерелә.


Айнур Шәрәфиев рульдә булгач, бәрелешнең иң зур көче аңа туры килә. Егет 12 көн кома хәлендә ята. Тимурга тиз арада берничә операция ясыйлар. Егетләрнең икесен дә шактый озак вакыт дәвамында ясалма сулыш алу аппаратлары аша сулаталар.

“Тимур – минем өч баламның уртанчысы, - дип сөйли Ильмира Хәлимова. – Олы улыма хәзер 26 яшь, кече кызыма - уналты. Тимурга 22 яшь. Ул кечкенәдән хайваннар яратты, алар белән әвәрә килә иде, дәвалый иде, ветеринар буласы килде. Ләкин һөнәр сайларга вакыт җиткәч, “кеше” медицинасын сайлады. Аның әбисе дә гомере буе шәфкать туташы булып эшләде, әбисен ул бик хөрмәт итә. Минзәләдә медицина училищесында белем алды. Бик яратып, мавыгып укыды, еш кына лекцияләрдә ишеткәннәрен кайтып сөйли иде. Аңа практика аеруча ошый иде”, - дип сөйләде Ильмира Хәлимова.

Әнисе сүзләренә караганда, Айнур Шәрәфиев белән аның улы бергә укыганнар, аннары бергә армиягә барып, Мәскәү өлкәсендә хезмәт итеп тә кайтканнар. Бик нык дуслашып киткәннәр.


«Армиядән кайткач, Айнур Тимурга үзе армиягә кадәр эшләгән Чаллының бишенче хастаханәсенә эшкә керергә тәкъдим итте. Тимур риза булды. Бергәләп медицина вузына керергә булдылар. Эшләреннән отпуск алып, документлары ни хәлдә икән дип белешергә Казанга киттеләр. Һәм менә шул юлда бәхетсезлеккә тардылар”, - дип искә төшерә Тимурның әнисе.

Ильмира әйтүенчә, Тимур берничә операция кичергән инде. Аның талагын кисеп алганнар, бавырына, аягына операция ясаганнар. Операцияләр тагын да булачак. Шунысы сөендерә – улы үз аңында, сөйләшә, эшенә кире кайтырга хыяллана.

«Кая әле эшкә чыгу, әлегә ул турыда сүз дә була алмый, әлбәттә. Тик шуңа сөенәбез – кайсыдыр параметрлар буенча улыбызга инвалидлык янамый. Әйтмәгәнем булсын, алдагысын белеп булмый. Тимурны тормышка кире кайтару өчен көрәш башланды гына”, - ди егетнең әнисе.

    Айнурның әнисе Нурия Шәрәфиева әлегә бик төшенке хәлдә. Рульдә утырган Айнурның башы каты бәрелгән, умыртка баганасына зыян килгән. Умырткасына операцияне шунда ук ясаганнар.


Тимурның энесе Айназ машинаның арткы урыннарында юлда йоклап бара. Машиналар бәрелешкәндә ул теш казналыгын сындыра. Айназны хастаханәдән чыгарганнар инде, шулай да аның да хәле әлегә бик үк яхшы түгел.

    «Мин балалар бакчасында эшлим. Әлегә ялда, улым янында торам. Алга таба ни булыр – әйтүе кыен. Табиблар Айнур әле хастаханәдә бик озак булыр диләр. Аннары аңа озак итеп дәваланырга, аякка басарга туры киләчәк. Тернәкләндерүне чит илдә уздырырга кирәк диләр табиблар. Тик аңа түләргә 2 миллионнан да ким булмаган акча кирәк”, - дип авыр сулый кайгыдан үзенә урын тапмаучы ана.

Внедорожник хуҗасы егетләрне бәладә ташлап китеп, алар янына кереп хәлләрен белүне дә кирәк тапмаган, әти-әнисе белән дә күрешеп тормаган. Шулай да, Тимур сүзләренә караганда, ул палатада булып киткән икән. Әмма егетләрнең әниләре бу кешене барыбер күрмәгәннәр.

Бергә эшләгән хезмәттәшләре, якыннары, бөтенләй чит кешеләр бәлага тарган егетләргә рухи яктан, акчалата ярдәм күрсәткән. Чаллының 5 нче хастаханә җитәкчелегенең мөнәсәбәтен дә югары бәялиләр.

«Шушы ярдәм булмаса, барысы да күпкә катлаулырак булыр иде”, - диде “Татар-инфом” хәбәрчесенә Ильмира Хәлимова.

    «Бу авария безнең хастаханә коллективын бик тетрәндерде, - ди егетләрнең хезмәттәшләре. – Бөтенесе егетләр өчен кайгырды, чын күңелдән гаиләләре өчен борчылдылар. Айнур белән Тимур безгә ярты ел элек килде, стационарга, кабул итү бүлегенә эшкә керделәр. Элегрәк Айнур монда эшләп киткән иде, больницага медучилище тәмамлагач килде, һәм елдан артык, армиягә киткәнче, "медбрат" булып эшләде. Хезмәттән соң дусты Тимур белән кире эшенә кайтты. Бүлеккә бер көнне эшкә керделәр дә, иңне иңгә куеп эшләделәр. Бөтен кеше аларны мактый. Яхшы күңелле, тәрбияле, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы егетләр”.

«Айнур – тыныч, тырыш, акыллы егет, гел елмаеп кына тора, - дип сөйли медперсонал егетләр турында. – Танышлары, дус-ишләре күп. Хоккей, футбол, өстәл теннисы белән мавыга. Тимур да шундый – бик яхшы күңелле, тормышка сөенеп яши торган кеше. Ул да футбол ярата. Егетләр медицина хезмәткәрләренең “Сәламәтлек” спартакиадасында актив катнаштылар, студентлар белән шөгыльләнделәр. Эшләрен дә җиренә җиткереп башкардылар. Безнең хастаханә Чаллыда иң зурысы бит, тәүлегенә 250 гә кадәр кеше кабул ителә. Авыруны кабул итеп, карап, тикшереп, табибларга озатучы – шушы урта медицина персоналы инде. Айнур белән Тимур барысына да өлгерә иделәр”.

Хәзер табиблар егетләрнең хәлен тотрыклы авыр дип бәяли. Шулай да соңгы вакытта сак кына “азрак яхшыру бар” дип тә әйтә башладылар.

Чаллы хастәхәнәсендәге хезмәттәшләре егетләр янына РКБга килгән, бөтен кирәк-яракларны алып килгәннәр. Акча җыеп, аларга махсус матраслар да сатып алганнар. Тик бу гына җитми әлбәттә. Алда – озакка сузылган тернәкләндерү, моңа шактый зур сумма кирәк булачак.

Егетләрнең хезмәттәшләре һәм дуслары социаль челтәрләрдә төркем ясап, аларның хәле белән таныштырып бара, аларны алга таба дәвалау өчен түләргә акча җыялар.


Менә төркемдә 5 нче больница кабул итү бүлеге җитәкчесе Анар Исрафилов яза.

    «Эшләр бераз яхшырак. Тимурның динамикасы уңай. Кичә умыртка баганасына һәм тезенә операция ясадылар. Ә бүген инде ул сөйләшеп ята. Айнурның да зур булмаса да, уңай динамикасы күзәтелә, тик ул әлегә сөйләшми. Алга таба бик озак дәваланырга, медицина үзәкләрендә тернәкләнү үтәргә тиеш булачак. Хәзерге вакытта клиникалар белешү һәм тернәкләнү процедуралары өчен түләргә акча эзләү бара. Битараф булмаган кешеләрдән җыелган акча, кызганычка каршы, җитми, шуңа акча җыюны дәвам итәбез”, - дип яза Исрафилов.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бәлага тарган егетләргә ярдәм күрсәтергә теләүчеләрдән 170 мең сум акча җыя алганнар.

Шунда ук Айнурның дусларының берсе сөенечле яңалык белән уртаклаша:

«Ял көннәрендә бертуганының улы палатасында булган, армия фотоларын күрсәткән, “таныйсыңмы?” дип сораган, Айнур ияк кагып , “әйе” дип җавап биргән...”

 

 

Автор: Эльвира МӨХӘМӘТДИНОВА, sntat.ru

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев