Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табиблар яшь егетнең баш миеннән 10 сантиметрлы тере суалчан алган

Кан анализы тапшырганнан соң, табиблар егетнең организмында паразитлар булуын ачыклаган.

Кытай хирурглары 26 яшьлек егетнең башыннан 10 сантиметр озынлыктагы тасмасыман суалчан алган. Бу турыда South China Morning Post басмасына сылтама белән, РИА Новости хәбәр итте.

Паразит булуын табиблар тикшерү вакытында ачыклаган. Лю фамилияле бу кеше эпилепсиядән интеккән. Кан анализы тапшырганнан соң, табиблар аның организмында паразитлар булуын ачыклаган.

"Без алганда, суалчан әле тере иде. Ул бик тыгыз тәнле, ак төсле һәм йөзү сәләте бар иде", - дип сөйләгән доктор Ван Чуньлян. Бу табиб егетне дәвалау белән шөгыльләнгән.

Табиблар фикеренчә, егет бу суалчанны пешеп бетмәгән ит ашаганда, йоктырган булуы ихтимал. Организмга эләккән суалчан йә аның йомыркалары кан әйләнеше системасына үтеп керә. Кан белән ул эчке органнарның берсенә кереп урнаша. Мондый авыру күп очракта пешеп бетмәгән йә чи ит ризыклары ашый торган якларда очрый.

 

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев