Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табиблар тарафыннан тыелган ризыклар исемлеге билгеле

«Ризык кеше организмына ничек тәэсир иткәнен, аның составын еш кына белеп бетермибез. Әйтик, тозны артык күп куллану сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.

Ә кайсы ризыкта күпме микъдарда тоз икәнен халык чамаламый. Шуңа да сатып алучыларны кисәтү, игътибарын җәлеп итәр өчен, составында тоз, шикәр комы күп булган продуктларны, әйтик, кызыл төсле тасма белән билгеләргә булыр иде», - дип тәкъдим итә Биотехнология һәм туклану федераль тикшеренү үзәге фәнни хезмәткәре академик Виктор Тутельян. Тыелган ризыклар исемлегенә килгәндә, табиблар түбәндәге ризыкларны чама белән генә ашарга куша: ипи, казылык, консервланган продуктлар, майонез, кетчуп, баллы йогыртлар, алкогольсез газлы сулар, соклар, торт һәм пирожныйлар, баллы камыр ризыклары кеше сәламәтлегенә артык файда китерми.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев