Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"ТАБИБЛАР САЛКЫН КАРАМАСА, УЛЫМ ИСӘН КАЛЫР ИДЕ..." КӨРӘШ ЗАЛЫНДА ҮЛГӘН БАЛА ӘНИСЕ ГАДЕЛЛЕК ЭЗЛИ

Аксубайда 11 яшьлек Саша спорт белән мавыга, билбау көрәше белән "җенләнә". Күнегүләрнең берсендә көндәше белән егыла һәм башын бәрә. Хәле кисәк начарайган малайны хастаханәгә озаталар. Әмма Сашаның гомерен саклап кала алмыйлар.

Фаҗига 2 февральдә Аксубайның "Юность" спорт комплексында була.

Александр ул көнне, гадәтенчә, көрәш түгәрәгенә килә. Һәрвакыттагы кебек үк, партнеры белән көч алыша. Күнегүләрнең чираттагысы вакытында ике малай да егыла, егылганда алар башлары белән бәрелешә. Малайларның берсенә берни булмый - ул башы авыртуга да зарланмый хәтта. Александрның исә кисәк хәле начарая, ул косасы килүен әйтә. Әнисе әйтүенчә, ул мизгелдә залда тренер да булмаган... Залга килеп кергәч, тренер "Ашыгыч ярдәм" чакырта, үсмерне Аксубай үзәк район хастахәнәсенә озаталар. Хәле җиңеләймәгәч, Александр Чистай үзәк хастахәнәсенә күчерелә. Шәһәр табиблары аңа ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк дигән карарга килә. Әмма малайны коткарып кала алмыйлар. Александр операция өстәлендә җан бирә.

Әни кеше: Табибларның салкын карашы булмаса, Саша исән калыр иде...

Без мәрхүм малайның әнисе Елена Убейкина белән бәйләнешкә кердек. "Сөйләргә авыр булса да, мин сезгә сөйлим. Бүтән кешеләрнең дә минем хәлгә калуын теләмим, шуңа күрә сөйлим. Мин дөреслекне эзләргә телим", - диде ул. Төгәл диагноз әлегә куелмаган. Экспертиза үткәрелә генә. Елена әйтүенчә, улының баш мие селкенгән һәм баш миенә кан сауган.

- Алар көрәшкәндә егыла. Александр белән күнегү ясаган малайга бер сүзем дә юк. Бу гадәти хәл. Тик улым егылганда башын бәрә. Шулай булганын сөйләделәр. Спорт залында камералар урнаштырылган, тик ул көрәш видеога яздырылмаган. Бу күнекмәләр вакытында тренер да каядыр үз йомышы белән югалып торган булган. Ул килгәч, Александр баш әйләнүенә зарлана. Аны өстерәп битен юарга алып чыгалар. Балалар спорт комплексында шәфкать туташы булса, ул ярдәм күрсәткән булыр иде, моңа юл куймас иде! Ә ул бу көнне эштә күренмәгән. Башы белән имгәнгән кешене урыныннан кузгалтмаска кирәк иде дә бит. Аннары гына тренер ашыгыч ярдәм чакырта.

Безгә ярты сәгатьтән соң хәбәр итәләр. Ирем килгәндә, ашыгыч ярдәм машинасы спорт комплексыннан чыгып барган булган. Ирем алар артыннан китә. Ул машинасын куйган арада малайны кулга күтәреп кабул итү бүлмәсенә калып керәләр. Яңадан рентгенга, тегендә-монда йөртәләр. Бездә рентген начар эшли дип ишеткәнем бар.

Ахырда балама авыртуны баса торган укол ясап хирургия бүлегендәге уртак палатага салалар. Мин килгәч, улым косты, авыртудан сыкрап ята иде. Мин: "Берәр нәрсә эшләгез, ярдәм итегез" - дигәч, миңа табиб Камаев: "Хәлдән килгәнчә барысын да эшләдек, ул йоклый, аны күчерергә ярамый", - дигән җавап кайтарды. Үзенең халаты да юк, тышкы аяк киеменнән, авызыннан спирт исе килә...

Мин бик сорагач, нейрохирургка мөрәҗәгать итәргә куштылар. Сухарев көчкә төште. Карады. Камаев белән киңәшеп, иртәнгә кадәр көтәргә булдылар. Реанимация машинасы юклыгы да сылтау булды. Күпме ялварсам да, урамда торган реанимация машинасын бирмәделәр!

Кызым 112 хезмәте аша мөрәҗәгать иткәч кенә машина килде. Кичке 11 дә улымны Чистайга алып киткәндә әле аның анализлары да алынмаган иде... Чистайда томография ясадылар, махсус нейрохирурглар килде, анестезеолог көтә иде. Балага ашыгыч рәвештә операция ясый башладылар. Иртәнге өчтә: "Күп вакыт югалтылган, кулдан килгәнне эшләдек, тик саклап кала алмадык," - дип чыгып әйттеләр...

Хәзер улымны кире кайтарып булмый. Спорт комплексында шәфкать туташы тиешле беренче ярдәм күрсәтсә, Аксубай үзәк хастахәнәсе табибларының салкын карашы булмаса, Саша исән калыр иде...

Аксубай прокуроры: Тикшерү бара

Реклама

Аксубай районы прокуроры Эдуард Хиразев тренерның тәҗрибәле булуын, хәтта дөньякүләм танылган спортчыны әзерләгән кеше булуын әйтте. "Мондый тәҗрибәле тренерлар авыл җире өчен сирәк күренеш", - ди ул.

Прокурор әйтүенчә, бала үлеме факты буенча тикшерү бара. Чистай тикшерү бүлеге бала үлү вакыйгасына бәйле рәвештә тикшерү алып бара. Нурлат бүлеге "Юность" спорт комплексында укыту һәм тәрбия бирү ничек куелганын тикшерә. Шулай ук Аксубай үзәк район хастахәнәсендә медицина ярдәме күрсәтелүгә бәя биреләчәк.

Баш табиб: Табиблардан зарланганнары юк иде...

Аксубай сырхауханәсе


Аксубай үзәк район хастахәнәсе баш табибы Рөстәм Әхмәтшин бу вазифада дүрт ай гына эшләвен әйтте. "Моңарчы бу табиблар турында бернинди тискәре мәгълүмат ишеткәнем булмады", - ди ул.

- Безнең табибтан спирт исе килүе - минем өчен көтелмәгән яңалык. Ул күптән эшли. Зарланучылар юк иде. Бу хәлне җентекләп тикшерәбез, - ди Әхмәтшин. Хәзерге вакытта хастаханә җитәкчелеге үз тикшерүен дә уздыра.

Нигә спорт комплексында медик булмаган?

Малайга ни өчен беренче ярдәм күрсәтелмәгән? Бу сорауны башта "Юность" спорт комплексы җитәкчелегенә бирдек. Аның җитәкчесе Радик Мостафин бу ярдәмне комплекс түгел, ә арендаторлар - ягъни тренировкаларны уздырган кешеләр күрсәтергә тиеш дип саный.

- Без балалар спорт мәктәбенә бушлай бина бирәбез. Шәфкать туташы бездән түгел, - дип акланды ул.

Сорауны арендаторга - Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Нияз Хисмәтовка юлладык. Ул исә медицина ярдәме спорт комплексында бар дип җаваплады.

- Бездә шәфкать туташы бар... Ул спорт комплексыныкы.

- Малайга ярдәм күрсәткән медик булмаган бит. Нигә медик булмаган?

- Медик булмаса да, тренер беренче ярдәмне күрсәткән бит... Тикшерү нәтиҗәсендә барысыда ачыкланыр, - дип сөйләшүгә нокта куйды ул.

Тренер Александр - Аксубайда бик билгеле шәхес. Район үзәгендәге бик күп яшь спортчыларны билбау көрәшенә өйрәткән кеше ул. 2016 елда аның шәкерте - Аксубай кызы Илвира Сәлахова Казахстанда узган дөнья чемпионатында алтын медаль яулады. Аксубайда тренер турында бары тик яхшы фикерләр генә әйтәләр. Александрның үзе белән сөйләшә алмадык. Ул телефоннан шалтыратуларга җавап бирде. Еленаның әйтүенчә, тренер бу фаҗигане бик авыр кабул иткән. Ул малайны күмү чыгымнарын үз өстенә алган.

"Хастаханәдә кешелекле кешеләр эшләсен иде"

Александрны күмәргә район, бистә җитәкчелеге дә килгән. Әмма бу адым белән генә ананың күңелен җылыта алмаганнар... Елена Убейкина тикшерү объектив бармас дип курка. "Карга күзен карга чукымый. Барыбер гаеплеләр табылмас. Әмма ни генә булса да, беркемгә дә бала югалту кайгысын татырга туры килмәсен. Спорт комплексында шәфкать туташы булсын! Ә Аксубай үзәк район хастахәнәсендә кешелекле, үз һөнәрләренең осталары эшләсен иде," - дигән теләкләрен белдерде ул.

Александр фотосы, аның турындагы мәгълүматлар әнисенең рөхсәте белән урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев