Саба ТВ

Табиблар Кояштагы көчле "кабынып китү"ләрнең нинди нәтиҗәгә китерәчәген әйтте

Бу - кан басымы, йөрәк авыруларыннан интегүчеләр һәм табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер булган кешеләргә тискәре йогынты ясаячак.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Кояшта кичә, 6 сентябрьдә күзәтелгән һәм соңгы 12 елдагы иң көчле "кабынып китү"ләр бүген магнит давыллары китереп чыгарачак. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Физика институтының Кояш рентген астрономиясе лабораториясе белгечләренә сылтама белән «Федераль яңалыклар агентлыгы» хәбәр итә.

Бу - кан басымы, йөрәк авыруларыннан интегүчеләр һәм табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер кешеләргә тискәре йогынты ясаячак. Шуңа бәйле рәвештә, табиблар якын арада физик эш белән шөгыльләнүне киметергә һәм стресслардан сакланырга киңәш итә.

http://tatar-inform.tatar

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: