Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табиблар балаларга карбыз һәм кавын ашату кагыйдәләрен искәртте

Белгечләр карбыз белән кавынның кабыгын кер сабыны, щетка белән юарга киңәш итә.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында матбугат конференциясендә табиблар балаларга карбыз һәм кавын ашату кагыйдәләре турында сөйләде.

“Карбыз белән кавын аллергия дә тудырырга мөмкин, шуңа күрә балаларга әз-әзләп бирә башларга кирәк. Организмы җиңел кабул итсә, аннары инде арттырырга да мөмкин”, - диде Республика балалар клиник хастаханәсенең эпидемиологик бүлеге мөдире Илсөя Фазылҗанова "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире, югары категория педиатр Лилия Зыятдинова базардагы киселгән карбыз, кавыннардан ераграк торырга киңәш итте. “Карбыз-кавынның кабыгын кер сабыны, щетка белән юарга киңәш ителә. Бананнарны да шулай җентекләп юарга кирәк. Балаларга биргәндә кайнаган су белән дә чайкату хәерлерәк”, - диде.

Реклама

Лилия Зыятдинова әйтүенчә, кавынны балага өч яше тулгач кына бирү кулайрак. “Кавын авыррак ризык санала”, - диде ул. Белгечләр исе, төсе ягыннан продуктның сыйфатын билгеләп булуын, суыткычта сакланса да, бозылмаганмы икәнен тикшереп карарга кирәклеген әйттеләр.

 

Фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев