Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табиб зыянлы ризыклар исемлеген әйтте

Организмга В төркеме витаминнары тиешле күләмдә керсен өчен, ярмалар һәм дөрес итеп пешерелгән икмәк ашарга киңәш ителә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының эндокринология милли медицина тикшеренү үзәгенең терапевт-эндокринологы Фатыйма Дзгоева RT белән әңгәмәдә дөрес туклану буенча киңәшләр биргән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Итне атнага бер мәртәбә генә ашарга кирәк. Бу чикләү кош итенә кагылмый. Ә колбасалардан һәм сосискалардан бөтенләй баш тарту хәерле.

Моннан тыш, ул йомырканы көн саен ашарга ярамый дигән фикерне кире какты. Аның сүзләренчә, пешкән бер йомырка ашау зыян китермәячәк.

Дзагоева В төркеме витаминнары организмга керсен өчен, ярмалардан һәм дөрес әзерләнгән икмәктән баш тартмаска киңәш итте. Ә менә тозлы һәм баллы ризыкны ул азрак ашарга киңәш итә.

Табиб фикеренчә, акрын үзләштерелә торган углеводлар, тупас бөртекле, кузаклы культура ризыклары, зәйтүн мае һәм чикләвекләр матурлык һәм сәламәтлек өчен дөрес туклану стиле булып тора.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/02/194658/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев