Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табиб: Коронавирусның «дельта» һәм «омикрон» штаммыннан битлек сакламый

Битлекнең нәтиҗәлелеге ковидның «дельта» һәм «омикрон» штаммнары бүлеп бирә торган вирус өлешләренең күп булуы аркасында кими.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның «дельта» һәм «омикрон» штаммнарыннан саклану өчен битлек киеп йөрү генә аз. Бу хакта иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючковка сылтама белән ura.ru сайты хәбәр итә.

Крючков аңлатканча, бу очракта битлекнең нәтиҗәлелеге ковидның «дельта» һәм «омикрон» штаммнары бүлеп бирә торган вирус өлешләренең күп булуы аркасында кими.

«Вируслы кисәкчәләр күбрәк булган саен, тирә-юньдәгеләргә әлеге вирусны йоктыру җиңелрәк. Тирә-юньдәгеләргә чирне йоктыру өчен төчкерү, ютәлләү дә кирәк түгел, сулау да җитә. Шунлыктан битлек авырудан коткарып кала алмый», — дип өстәде эксперт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев