Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табиб коронавируска прививкадан соң антитәнчекләр булмау сәбәбен аңлатты

Прививка алганнан соң антитәнчекләр бөтенләй булмаган очракта берничә айдан соң икенче вакцина белән кабат прививка ясатырга киңәш ителә.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцинация ясаганнан соң антитәнчекләрнең аз яки җитәрлек булмавы турында сөйләшүләр мәгънәсез. Шул ук вакытта аларның булмау ихтималы ревакцинация кирәклеге турында сөйли. Бу хакта Европа медицина үзәгенең гомуми практика табибы Александр Доленко сөйләде.

«Хәзерге вакытта антитәнчекләр азмы әллә җитәрлек түгелме дигән төшенчә бөтенләй юк. Дөньяда беркайда да үзенчәлекле чикләр куелмаган, алар авыруны булдырмый калу өчен антитәнчекләрнең күпме булуын, күпме җитмәвен билгеләр иде», — дип китерә «Прайм» агентлыгы белгеч сүзләрен.

Табиб искәртеп узганча, антитәнчекләре бик югары дәрәҗәдә булган кеше дә Covid-19 белән авырырга мөмкин. Югыйсә, авыру кичергәннән соң яки вакцинациядән соң моның ихтималы кими. Өстәвенә, иммунитет өчен антитәнчекләрдән тыш махсус T-лимфоцитлар һәм T-хәтер күзәнәкләре җавап бирә.

Шулай да прививка алганнан соң антитәнчекләр бөтенләй булмаган очракта, берничә айдан соң икенче вакцина белән кабат прививка ясатырга киңәш ителә. Моның өчен табиб консультациясе кирәк, диде Доленко.

Ул төрле кешеләрнең күрсәткечләрен чагыштырмаска киңәш итте, чөнки һәр кешенең иммун системасы реакциясе индивидуаль. Вакцинация нәтиҗәләрен тикшерү өчен тестны икенче прививкадан 21 көн узганнан соң яки соңрак ясарга кирәк, югыйсә мәгълүматлар төгәл булмаячак, дип нәтиҗә ясады табиб. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев