Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табиб кемнәргә коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы янамавы хакында сөйләде

Тумыштан көчле иммунитетка ия кешеләргә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы янамый.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Кеше коронавирус инфекциясе йоктырудан «кача» яки авыруның җиңелчә узуын тәэмин итә ала торган шартлар бар. Бу хакта «Известия» газетасы иммунолог, контракт-тикшеренү компаниясе генераль директоры Николай Крючковка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, тумыштан көчле иммунитетка ия кешеләргә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы янамый. Әгәр мондый кешенең организмына вирусның зур булмаган «доза»сы эләксә, ул авырмаячак, чөнки иммунитет инфекцияне мөстәкыйль рәвештә җиңәчәк.

Әмма бу очракта коронавирус симптомнары булмаса да, авыруга карата иммунитет барлыкка килми.

Шулай ук инфекциянең ахыргы нәтиҗәләре салкын тидереп авырган кешеләр өчен дә алай ук куркыныч түгел.

«Гадәттә, мондый очракта аларда антитәнчекләр яки иммун Т-күзәнәкләр саклана, алар коронавируска да җавап бирә», - дип яза «Известия». Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/13-07-2020/tabib-kemn-rg-koronavirus-infektsiyase-yoktyru-kurkynychy-yanamavy-hakynda-s-yl-de-5756197

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев