Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табиб COVID-19 чиреннән соң ис һәм тәм сизүне кайтару ысулын әйтте

Төрле исләр, чәчәкләр иснәү яки тәмләткечләр куллану коронавирустан чирләгәннән соң тәм сизүне һәм тәм тоюны торгызырга ярдәм итә ала, әмма дәвалау өчен универсаль препарат әлегә юк.

Роспотребнадзорның Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эш буенча директор урынбасары, медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова РИА Новостига шул турыда сөйләгән.

«Күзәтүләр тәм һәм ис сизүнең элеккеге хәленә күнегүләр ярдәмендә тизрәк кайтуын күрсәтә. Мәсәлән, төрле хушбуй исләрен, чәчәкләр иснәү, тәмләткечләр кулланган вакытта», –  диде ул.

Шул ук вакытта табиб билгеләп үткәнчә, әлегә кадәр бер генә тикшеренү дә нинди дә булса препаратның  ис һәм тәм сизүне торгызырга универсаль рәвештә ярдәм итүенә ышандырырлык дәлил тапмаган.

Реклама

Тәм һәм сизү сәләте бозылуның дәвамлыгы бик нык аерыла, ис һәм тәм тою кайбер пациентларга нибары берничә көн эчендә, ә кайберәүләргә бер ел – ел ярымнан соң, кайчагында аннан да күбрәк вакыт узгач та кайтырга мөмкин, дип өстәде Руженцова.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев