Саба ТВ

Сөйкемле сөякләр ишәйсә

“Дус-иш кирәк дөнья көтәргә”. Дуслык кешеләр арасында гына түгел, илләр арасында да бик кирәк. Россиянең зурдан алганда һаман да шул Александр III әйткән ике союзнигы – армия һәм флот. Иран, Сүрия, Төньяк Корея кебек шикле режимнар белән кодалашу – аптыраганнан. Монысы – тышта. Ә эчке мөнәсәбәтләрдә дәүләтнең һәм бигрәк тә хакимиятнең союзнигы, төп таянычы кем соң?

Ни гаҗәп, шул ук армия, аңа өстәп полиция (киңрәк алганда, Милли гвардияне дә кертеп – МВД), Прокуратура, Тикшерү комитеты, ФСО, ФСИН кебек оешмалар һәм дә махсус хезмәтләр. Соң­гысы, гому­мән, бүгенге хакимияттә иң югары иерархия. Аннан чыккан ке­шеләр – элитасының да элитасы, иң куе каймагы. Җыеп әйткәндә, хаки­ми­ят­нең төп таянычы, союзнигы – Европадагыча халык, гражданнар түгел, ә көч струк­туралары. Бу аңла­шыла да кебек. Халыкны биредә томанарак массага санап, телевизор аша аңын өзлексез эшкәртеп торсалар да, гавам үзен тупас файдаланганнарын, савымга тотканнарын барыбер сизенә. Критик хәл килеп туганда ул режимга терәк булмаска да мөмкин. “Күлләвек”нең теге ягында да “төсле революция”, “мәй­дан”­нарның кы­рыкмаса-кырык төрле сценарие күп­тән язылып, итәккә ут үр­ләтергә җай көт­кәндә погонлы кавемсез бер көн дә яшим димә. Шуңа да бездә бик ишле алар.


Закон буенча армияне халыкка каршы куллану тыелган. Армиянең халыкны тукмавы (Алла сакласын!) – коточкыч әйбер. Шуны аңлаган тәкъ­дирдәме, ике ел элек Росгвардия дигән частьлар булдырылды. Нәкъ менә шулар, четерекле хәл килеп туганда, хакимияткә закон кысасыннан чыкмыйча эш итәргә мөм­кинлек бирәчәк. Росгвардия – яхшы коралланган, үз бронетехникасы, танклары, хәтта авиациясе булган, теләсә нинди фетнәне тиз арада бастырырга сәләтле махсус полиция.


Төрле чыганаклар Россия көч структураларында якынча 4 миллионнан артык типсә тимер өзәрдәй ирләр хезмәт итүен билгели. Бер МВД системасында гында 1,4 млн кеше. Оборона министрлыгы штатында 2 миллионга якын погонлы һәм погонсызлар булуын язалар. ФСИН (төрмәчеләр) – 325 мең. Хәрби разведка, ФСО, ФСБ хезмәткәрләре саны яшерен мәгълүмат саналса да, андагылар якынча 250 меңнән дә ким түгел дип бәяләнә. Ягъни Россия халкын 145 млн дип алганда, 36 кешегә бер көч хез­мәткәре туры килә. МЧСтагыларны да кушып санаганда – 31 кешегә берәү. Бу саннан картларны, балаларны, инвалидларны алып,  хезмәткә яраклы  халыкны (барлык гражданнарның өчтән бере) гына калдырганда 10 кеше бер көч хезмә­тендәгене ашата булып чыга. Бу бик күп. Бер полицияне генә алганда да һәр мең кешегә – 5,5 фуражкалы. Миллиард ярым халкы булган Кытайда бу сан, язуларынча – 3,2, Германиядә – 2,9, ничә дистә еллар тынычлык күрмәгән Израильдә дә – 2,9... Шушы хәл үзе генә дә Россияне полиция дәүләте дип атарга да нигез бирми микән?


Әгәр дә дәүләттә хакимият тармаклары бәйсез түгел, алар башкарма хаки­мияткә буйсына икән, бу – полиция дәү­ләте яралуга беренче алшарт. Мондый вәзгыять артыннан икенче кимчелек – законнарның, шул исәптән Конститу­ция­нең дә тиешенчә үтәлмәве, югары җитәк­ченең сүзе закон төсен алуы килә. Полиция хезмәткәре гамәлләре һәрдаим дөрес саналу, аларның хокуклары һәрчак зуррак булу да дәүләтне полиция дәү­ләтенә якынлаштыра. Репостлар, лайк­лар өчен җинаять эше ачуны инде әйткән дә юк...


Быел Россияне тетрәтеп алган пенсия реформасының көч структураларына бер ягы белән дә кагылмавы да погонлы, фуражкалыларның властьның сөйкем­ле сөяге икәнен раслый. Көч структураларындагы халыкның 90 проценты 45 яшьтән дә калмый отставкага китә генә түгел, аларның пенсияләре гади гражданнарныкына караганда ике тапкыр диярлек артык. Шуңа өстәп төрледән-төрле ташламалар, социаль өстенлекләр. Нигә аларга да пенсия яшен бер 5 елга арттырмаска иде? Әмма, юк, ярамый, көч оешмаларында властьтан аз гына да канәгать­сезлек булырга тиеш түгел. Акча да аларга аз гына да жәл түгел. Куркынычсызлык сагында торучыларга дигән чыгымнар, ар­миягә, кораллануга киткән акчаны кертми исәпләгәндә дә елына 2 трлн сум (бюд­жетның 12 проценты) тәшкил итә. Бер үк вакытта, мәсәлән, сәламәтлек саклауга 5,2 тапкыр кимрәк – 390 млрд сум. Шушындый хәлләрдән соң кайбер усал телләрне, аларның әлеге ыруны – даими ишәеп, чыгымнары аның саен артып торганнарны режим сакчылары, “хакимият опричниклары” дип атавын аңлап та була кебек.


Хакимият үзе халыкның яклаучысы, дусты, таянычы, хәтта ялчысы булмый торып, көч структуралары, аларның җәм­гыятьтәге роле үзгәрә алмыйдыр ул.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 133, 15.09.2018/)

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: