Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сыер тотучыларга нинди ярдәм күрсәтелә?

Хуҗалыкларында күпләп сыер асраучыларга дәүләт тә ярдәм кулы суза. 2010 елдан бирле һәр сыер башына 3 мең сум күләмендә акчалата субсидия бирелә. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесенә белдергәнчә, мондый ярдәм быел да булачак.

Документлар рәсмиләштерелгән, инде шушы көннәрдә субсидия сыер тотучы һәр кешегә барып ирешер дип планлаштырыла. Моннан кала, министр әйтүенчә, республикада каралты-кураны киңәйткән очракта, биш баш сыер асраучы кешегә - 120 мең, сөтлебикәләренең санын сигезгә җиткергән шәхси хуҗалыкларга 200 мең сумга кадәр төзелешкә субсидия бирелә. Сөтчелек тармагы буенча мини-ферма булдырырга теләүчеләрнең терлек торакларының 50 проценты әзер булуы шарт (каркас, фундамент, стена, идән өлешләре). Министрлыктан алынган мәгълүматлар буенча, өч ел эчендә әлеге дәүләт ярдәменнән иң күп файдаланган районнар исемлегендә Мамадыш (130 шәхси хуҗалык) беренче урында тора. Шулай ук Арча (87), Чирмешән (82), Актаныш (55), Балтач (52), Чүпрәле (47) районнары да бар. Димәк, әлеге районнарда шәхси хуҗалыкларда сыер тотучылар да күп дигән сүз.

Тырышып, күпләп мал асраучылар өчен тагын бер куанычлы яңалык. Хуҗалыкта сыерлар саны күп булгач, алардан савып алынган сөт күләме дә шактый була бит инде. 60-70 литр сөтне, җыючыга тапшырганчы, ачытмыйча сакларга да кирәк. Бу аеруча җәй айларында шактый гына мәшәкатьле мәсьәләгә әйләнә. Менә шушы проблеманы хәл итәр өчен, тиздән яңа программа эшли башлаячак. Марат Әхмәтов аңлатканча, әлегә министрлык белгечләре Россия­нең мондый төр җиһазлар җитештерә торган предприятиеләре белән эзләнүләр алып бара.

- Шәхси хуҗалыкларга 100, 150 һәм 200 литрлы күләмдә сөтне суытып саклый торган саклагычларны субсидия аша тәкъдим итәчәкбез. Әлеге суыткычларда сөт ачымыйча-бозылмыйча берничә көн саклана. Хәтта чиләк белән ташып йөрмәс өчен, җиһазда сөтнең күләмен үлчи торган махсус тамга да булачак. Сөт җыючының машинасына сөт кудыра торган махсус җайланмасы белән насосы да булыр дип уйланыла.

Реклама

Бу программа биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга исәп тотачак.

Болардан кала, дәүләт читтән савым терлеге кайтартыр­га уйлаучыларга да булыша. Әгәр сыер чит төбәкләрдән кайтартылса, 30ар мең сумга кадәр субсидия бирелә, ә әлеге мәсьәлә республика эчендә хәл ителсә, 15 мең сум тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев