Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“СЫЕРЛАР САВЫМЧЫЛАР КАРШЫНДА ҖАН-ТӘСЛИМ КЫЛГАН” - ТЕЛӘЧЕ РАЙОНЫНДА 57 БАШ СЫЕР БЕР МИЗГЕЛДӘ ҖАН БИРГӘН

Табигатьнең саксыз шаяруы сәбәпле килеп чыккан бәла-казалар әледән-әле ишетелә тора. Бу атнадагы коры яшен нәтиҗәсендә, Яшел Үзән районында шәхси маллар вафат булса, Теләче районы Казаклар авылының “Игенче” ҖЧҖ фермасында 57 баш сыер үлә.

Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар шундый.

“Татар-информ” әлеге фаҗиганең сәбәпләрен белеште.

- Безнең бина арты белән утыра дип әйтимме соң, без болыт җыелганын да күрми калдык, - диде Теләченең Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Гөлнара Мөхәммәтҗанова. – Кояш төшмәсен дип, тәрәзәләргә дә жалюзи корган идек. Яңгыр ява башлагач кына белдек. Бездә җиле әллә ни булмады аның. Олы Кибәхуҗада да эзсез генә узган. Ә менә төп дулкыны Казаклар авылына эләккән инде. Яшене дә булды. Көчле иде. Еш-еш булмаса да, бер генә тармак түгел, берничәгә аерылып яшьнәде.

“Савымчылар да нәрсәдер чеметтерүен сизгән”

Фаҗиганең сәбәбен һәм килгән зыянны белешү өчен “Татар-информ” хәбәрчесе “Игенче” җәмгыяте рәисе Рафис Яхин белән элемтәгә керде.

– Эх, кызлар, сәбәбен белсәм икән мин аның! Яшен сукканмы, токмы?! Ток та булырга мөмкин, двигатель дә янып чыккан, - диде рәис.

Фаҗига кичке 6лар тирәсендә була. Бу – кичке савымга әзерләнгән вакыт. 

- “Коровникта” савымчылар да бар иде. Әле аларга ничек зыян салмаган? Сыер бит ул сизгер хайван, аңа 20-30 Вт да җитеп аша. Кеше чыдамрак. Әмма дояркаларны да сискәндереп, чеметтереп алган, - диде рәис.



Аның сүзләренчә, бу вакытта маллар торагында 170 баш сыер була. Шуның 56сы - фаҗига корбаны. 

- Бер төркемдә 50 баш сыер иде. Димәк, бер төркемнән артыграк сыер харап булган сүз, - диде Рафис Яхин, уфтанып. - Калганнарын бу бәладан саклап калу өчен җан тырыштык. Мин үзем дә шунда идем. Башта трансформаторны сүндердек, аннан подстанцияне аердык.

“Игенче” җәмгыятенең сыерлары иминиятләштерелгән булган. Бүген документлар җыела.

– Давылы да көчле булды бездә, - дип өстәде рәис. - Ферма торагының түбәсен каерды, авылдагы бер шәхси йортның да түбәсен алып аткан. Яңгыры да яуды.

Үлгән сыерларны Алабугага биологик калдыклар заводына илткәннәр. 

Барысы да нәселле сыерлар иде. Бу – хуҗалык өчен зур югалту. Мондый хәсрәтләрнең булганы да юк инде, инде моннан соң да Алла сакласын! - диде Рафис Яхин. 

“Төп ярдәм – иминият компанияләреннән”

Биш дистәдән артык сыеры үлгән хуҗалыкка район тарафыннан нинди дә булса ярдәм булачакмы-юкмы? Бу хакта белешү өчен “Татар-информ” хәбәрчесе Теләче районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов белән элемтәгә керде.

– Безне иң шатландырганы – сыерларның иминиятләштерелүе. Бүген иминият компаниясенә документлар әзерләү эшләре бара. Төп ярдәмне шулардан көтәбез. Ул биргән сумманы күрмичә, дәүләткә мөрәҗәгать итү-итмәвебезне әйтеп булмый, - диде идарә башлыгы.

Ралиф Низаметдинов “Игенче”не аягында нык басып торучы хуҗалык дип атады.

– Районның уртакул хуҗалыгы ул “Игенче”. Барлык күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда бара. Әлеге хуҗалыкның нәселле таналар үрчетү практикасы көчле. Кичә, әлеге фаҗигадән соң, барлык зоотехник, ветеринария белгечләре белән җыелышып сөйләштек. Алар фикеренчә, хуҗалыкка килгән югалтуны ике ай эчендә яңа таналар белән каплап булачак. “Игенче” - нәсел хуҗалыгы санала, ул башка хуҗалыкларга да нәселле таналар үстереп сата, - диде җитәкче.

Ралиф Низаметдинов сүзләренчә, бүген район башлыгы катнашында да киңәшмә узган. 

Табигый бәла-казамы бу, ток сугумы – әлегә сәбәпләр ачыклана. Район башлыгы башка хуҗалыкларга да малларны иминиятләү кирәклеген әйтте, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

Ралиф Низаметдинов сүзләренчә, кичә Теләчедә 6-7 мм тирәсе яңгыр яуган. 

Дөрес, ул кайбер урында күбрәк, кайсыдыр ноктада азрак булган. Казаклар авылына давылы да килгән менә, - диде җитәкче.


 

“Савымчылар эшсез калмаячак”

“Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Рафис Яхин әлегә күпмелек зыян килгәнне төгәл әйтә алмый. "Татар-информ” хәбәрчесенең савымчылар белән аралашу теләгенә дә каршы килде ул. 

- Алар барысы да шокта. Борчымыйк инде, - диде.

Җитәкче сүзләренчә, савымчылар эшсез калмаячак. Аларга калган сыерларны бүлеп, яңа сыер төркемнәре бүленеп биреләчәк. 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Источник: Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев