Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сыер тотучы шәхси хуҗалыкларга кабаттан акчалата ярдәм көзгә күрсәтелергә мөмкин

Быел мартта шәхси хуҗалыклардагы 110 мең сыер өчен 360 млн сум акча юнәлдерелгән.

(Буа, 28 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел көзгә Татарстанда мөгезле эре терлек тотучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кабаттан акчалата ярдәм күрсәтелергә мөмкин. Әлеге мәсьәлә бүген Буа районында авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмәдә күтәрелде. Чарага 7 район - Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, тәтеш, Югары Ослан районнары башлыклары урынбасарлары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре җыелды.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сөт базарының авыл халкы кәефенә тискәре йогынты ясаганын билгеләп узды. "Быел шәхси хуҗалыкларга 360 млн сум акча түләнде. Бер сыерга 2 мең сум, ике сыерга 3 мең сум, өч һәм аннан күбрәк сыерга 4 мең сум акча түләнде. Базардагы вазгыятьне исәпкә алып, бу мәсьәләгә кабат кайтачакбыз. Беренче яртыеллыктан соң, Президент бу проблеманы кабаттан карауга әзер. Бу авыл халкы кәефе өчен мөһим", - дип белдерде Ришат Хәбипов.

Ул, шулай ук, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, крестьян-фермерлык хуҗалыкларына һәр сатылган 1 литр сөт өчен 3 әр сум акча түләнгәнен дә билгеләп узды. Моңа 800 млн сум акча юнәлдерелгән. Киңәшмәдә катнашкан Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моның дөрес карар булганын шәрехләп үтте.

Реклама

"Сөт базары, федераль Хөкүмәт катнашында, барыбер тотрыкланачак. Татарстандагы чаралар әле барлык субъектларда да күрелми. Без Россиядә сөт җитештерү буенча беренче урында", - диде Ришат Хәбипов. Ул көзен шәхси хуҗалыклардагы 110 мең башка тагын 360 млн сум акча түләнергә мөмкинлеген әйтте.

"Көзгә без сөт күләмен саклап калырга тиеш. Халык базар аша да, сату аша да югалтуларын компенсацияли алырга тиеш. Урыннарда авыл җирлекләре башлыкларына терлекләрнең баш санын киметмәү юнәлешендә эшләргә, халыкка ярдәм чаралары турында аңлатырга кирәк", - диде Ришат Хәбипов.

Ул, зонага керүче 7 районның Югары Осланнан кала барысының да мөгезле эре терлек баш санын 3275 кә, сыерлар санын 792 гә арттырганын билгеләп үтте.

Ришат Хәбипов быел ашлык сатудан керемнең 3 млрд сумга, сөт сатудан керемнең 2 млрд сумга кимрәк булуын әйтте. Былтыр республикада авыл хуҗалыгында кече формалар буенча продукция күләме 130,5 млрд сум булганын белдерер, моның гомуми күләмнең яртысын тәшкил итүен искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев