Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Суган һәм сарымсакның яман шештән саклавы ачыкланган

"Яман шешкә каршы ризык" дигән сүз бик шартлы күренеш, дип яза "Здоровье" журналы.

Әмма кайбер продуктларның яман шеш ихтималын киметүе билгеле. Бу ризыклар исемлегендә беренче урында сарымсак, ул тире, юан эчәк һәм үпкәдәге яман шеш ихтималын киметә, яман шеш булганда, бу ораннарны саклй.

Буффало университеты галимнәре сарымсакның күкрәк бизләре яман шешеннән дә саклавын ачыклаганнар. Пуэрто-Рикода (АКШ) яшәүчеләрнең күкрәк яман шеше белән аз авыруын ачыклаганнар. Бу утрауда яшәүче халыкларның бөтен ризыкларында диярлек суган һәм сарымсак бар икән.

Суган һәм сарымсак ашаганда күкрәк яман шешенең 67 процентка азрак булуы ачыкланган. Бу яшелчәләрдәге флавонол һәм күкертле органик кушылмалар яман шеш күзәнәкләрен юкка чыгара.

 

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев