Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“СУД” СҮЗЕННӘН КУРКЫРГА КИРӘКМИ

Ел башы – узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау чоры. Шул уңайдан Саба район суды рәисе Дамир Сабиров белән әңгәмә кордык.

–Дамир Рәисович, “суд” сүзеннән күпләр шүрли, монда килергә язмасын дип тели. Чынбарлыктагы эшләрнең бөтенләй башкача торганлыгын саннар белән дәлилләсәгез иде.

–Әлбәттә, гаепләнүче булып, судка беркемгә дә килергә язмасын. Ни кызганыч, кайберәүләр ялгыша, җинаять эшли һәм җәзага тартыла. Мисалга, 2018 елда федераль судьялар 54 кешегә карата ачылган 50 җинаять эше карадылар. Болар чит милеккә кул сузучылар, хакимият вәкиленә карата көч кулланучылар, мошенниклар, белә торып кеше сәламәтлегенә зыян салучылар, наркотик матдәләрне законсыз кулланучылар һәм башкалар. Күбесенең даими эш урыннары юк һәм элек хөкемдә булган кешеләр. Шулар арасында исерткеч эчемлекләр кулланганнан сон җинаять кылучылар да күп. Судка кергән җинаять эшенең саны 2017 елныкы белән чагыштырганда 4кә артты. Әйтеп үткән саннарга әле 108 төрле материаллар кермәде, алары суд кабул иткән карарны үтәтү белән бәйле. Моннан тыш җәмәгать судьялары 69 җинаять эше карадылар. Болары – үтерү белән янаучылар, административ җаваплылыкка тартылган килеш кабат исерек хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр, кеше кыйнаучылар.

Эшчәнлегебез җинаять эшлә­ре буенча хөкем карары чыгаруга гына кайтып калмады. Федераль судьялар 823 гражданлык эше карап, 689 очракта гаделлекне торгызуга ирештеләр. Ягъни хезмәт, пенсия, торак, җир, кулланучылар хокуклары турындагы законнарының үтәлмәвенә бәйле рәвештә язылган гаризалар каралды. Моннан тыш иминият кертемнәре, милек, шәхси йортлар һәм хосусыйлаштырылган фатирлар белән алыш-биреш ясау бәхәсләре хәл ителде. Кыскасы, 689 гражданлык эше буенча дәгъва гаризаларын тулысынча яки өлешчә канәгатьләндерү турында карар чыгарылды. Шулай ук җәмәгать судьяларында каралган гражданлык эшләренен саны 1117гә тигез. Әйтеп үткән саннар мәхкәмәгә эшең төшмәсен дигән фикер­нең киресен раслый.

– Әле бит җинаять кылучы­ларга җәмгыятьтән аерып алмыйча гына төзәлү мөм­кинлеге бирелә.

–Альтернатив җәза чаралары барлыкка килүе – суд реформасының бер юнәлеше ул. Шуңа бәйле рәвештә 2018 елда хөкем ителгән район суды тарафыннан 35 җинаять эшендэ 37 кешегә карата гаепләү карары чыкты, шуларнын 6 сына иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде. Жинаять кылган 18 кеше сынау срогы белән иректә калдырылды. Әгәр дә җавапка тартылучы зат гаебен танып, китергән зыянны капласа, законны беренче тапкыр бозса, аңа суд штрафы түләтү, ягъни җиңелрәк җәза бирелергә мөмкин. Бу очракта гаепләнүче җинаять җаваплылыгына тартылмаган дип санала. Шул рәвешле дәүләт тарафыннан граждан­нарга карата гуманлылык күр­сәтелә. Район суды тарафыннан 6 кешегә карата суд штрафы җәза буларак бирелде. Безнең заманның үзен­чәлеге шунда - суд системасы камилләшә бара, югары инстанцияләр тарафыннан про­­цессуаль гамәлләрне үтәү, законлы һәм гадел карарлар кабул итү, шуңа бәйле рәвештә эшләрне җентекле тикшерүгә карата таләпләр арта. Хокук мөнәсәбәтләрен көйләүче кануннар үзгәрә, яңалары кабул ителә. Әйтик, аерым кануннарга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә, агымдагы елның 1 октябреннән дә калмыйча гомуми юрисдикциядәге фе­дераль судларга караучы мөстәкыйль кассация һәм апелляция судлары эшли башлаячак. Барлыгы гомуми юрисдикциядәге 9 кассация һәм 5 апелляция суды булдырылып, Татарстан Республикасы территориаль яктан Самарага (кассация) һәм Түбән Новгородка (апелляция) карый. Гомуми юрисдикциядәге кассация суды законлы көченә кергән суд актларына карата шикаятьләрне, шулай ук яңа яки кабат ачылган шартлар буенча эшләрне тикшерә. Гомуми юрисдикциядәге апел­ляция судларына беренче инстанция (ягъни Россия төбәгенең Югары суды) закон көченә кермәгән суд карарларына шикаятьләр буенча эшләр йөкләнә. Билгеләнгән тәртипнең элеккесеннән принципиаль аермасы шунда: төрле судлар арасында суд карарларын апелляция һәм кассация тәр­тибендә тик­шерү һәм яңадан карау бу­енча функ­ция­ләрне төгәл бүлү булачак. Элек алар бер үк мәх­кә­мәләрдә карала иде.

– Кассация һәм апелляция судларынын чит төбәк шәһәрләрендә урнашуы халык өчен унайсызлыклар тудырмасмы?

– Процессуаль законнар ни­гезендә суд утырышында видеоконференц элемтә белән катнашу мөмкинлеге бар, эштә катнашучы якнын үтенече булган очракта. Әйтергә кирәк, мон­дый ысулны куллану өчен район судында мөмкинлек бар.

– Пенсия реформасы белән бәйле булган эшләр көтеләме?

Җинаять кодексына өстәлгән 144.1нче статья буенча эш­ләрне ел башыннан ук карый алачакбыз. Ягъни пенсия алды яшендәге кешеләрне эшкә алудан баш тартучылар яки нигезсез рәвештә эштән җибәрүчеләр закон бозган булып санала. Алар 200 мең сумга кадәр штрафка тартылачак яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителәчәк. Бу очракта пенсия алды яше дип лаеклы ялга чыгар алдыннан биш елга кадәр дәвам иткән чор күздә тотыла. Тагын бер яңалык: 1 сентябрьдән суд уты­рышыннан аудиоязма алып ба­ру да мәҗбүри булачак. Без моңа әзер – ике залга да махсус аппаратлар куелган. Аудиоязма гадел хөкемне һәм суд эшен тагын да ачыграк итәргә тиеш. Хәзерге вакытта район судының интернет-сайты даими режимда эшли. 2017 елның 1 гыйнварыннан гражданнарга һәм юридик затларга бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен гомуми юрисдикциядәге теләсә кайсы судка (җәмәгать судьяларыннан кала) документларны электрон төрдә тапшыру мөмкинлеге бирелде. 2017 елда судка 49 гариза дәгъва бирүченең шәхси ка­бинеты аша керсә, 2018 елда шундый юл белән бирелгән гаризалар саны 128 гә җитте. Бездә көн куйган таләпләргә туры килүче, югары әзерлекле судьялар эшли. Әйтик, Айгөл Шәймәрданова “Ел судьясы-2018” республика бәйгесендә катнашып, җә­мәгать судьялары арасында җиңүче булып танылды.

–2017 елда җәмәгать судьялары ришвәт бирмәкче булу факты буенча 2 эш караганнар, быел берәү дә юк. Моңа газета укучы төрлечә бәя бирергә мөмкин. Коррупциягә каршы тору буенча сезнең фикерегез.

– Коррупциягә каршы кө­рәш­тә мөһим чараларның берсе – ха­лыкның хокукый куль­турасын күтәрү. Шуны аңлау мөһим, балаларда законга, традицияләргә, га­дел­леккә хөр­­мәт формалаштырып кы­на калмыйча, хокук бозучы­ларга тискәре мөнәсәбәт тәрбия­ләргә дә кирәк. Район суды әлеге проблемадан читтә калмый, яшүсмерләрнең хокукый куль­­тура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чараларда кат­­наша, укучылар хөкем йор­­тында экскурсияләрдә була (фото), балалар белән даими очрашулар үткәрәбез.

Фәнил Мәүлетов.

 

Чыганак:https://zen.yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев