Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Суд приставлары алимент түләмәүчеләрне аулый: “Аталар түләмәгән өчен, әбиләр дә газап чигә”

Өстеңдәге бурыч тынычлыкны гына түгел, төн йокыңны да качыра ала. Хәер, фәлән хәтле әҗәте булса да, кайберәүләр борчу белми яши. Шундый “йон йөрәкләр” белән “Татар-информ” хәбәрчесе дә очрашты. Суд приставлары журналистлар белән бергә Казанда чираттагы рейдка чыкты.

Сәгать иртәнге 6.30. Халык эшкә җыена торган чак. Суд приставлары тәүлекнең нәкъ менә шушы вакытыннан файдаланып калырга ашыга, чөнки әле кешеләр өйләрендә була.

Бурычы бар – үзе юк: әти-әнисе әҗәтле улларының адресын да, телефонын да белми

Беренче адрес: Казанның Совет районындагы Зур урам, 12нче йорт. Биредә теркәлгән алиментчы К. 200 мең сум тирәсе бурыч җыйган. Үзенә 39 яшь, 2005 елгы улы балалар өчен интернат-йортта яши, инвалид.

Суд приставларының мәгълүматларына караганда, К. 2011 елдан бирле алимент түләргә тиеш.

– Вакыт-вакыт 500 сум акча күчерүе турындагы квитанцияләре дә бар үзенең. Әмма айлык түләүләрне каплау өчен 500 сум гына җитми, – диде Казанның Совет районы буенча суд приставлары бүлеге хезмәткәре Наталья Макина.

Приставлар туктаусыз кыңгырау төймәсенә баса, ишек шакый. Берәр минут чамасы вакыт узгандыр, эчке якта тавышлар ишетелә башлады. Озак та үтми ишек ачылды һәм... кире ябылды. Әмма приставлар бер ачылган ишекне кабат ачтыруга иреште. Биредә яшәүчеләр бурычлы К.ның әти-әнисе булып чыкты.

https://pp.userapi.com/c852020/v852020518/1dd54/fNOykzvSBUQ.jpg

– Монда яшәми ул. Алимент түли бит. Күпме дип? Белмим. Улыбыз Свияжскида яши. Төгәл адресын белмибез. 10 еллап Свияжскида инде ул. Пропискасы да монда түгел аның, нигә монда килгәнсездер, аңламыйм, – дип ярсыды әтисе.

Әни кеше исә улының алиментны банк аша түләргә мөмкин булуын фаразлады.

Наталья Макина аларга, бурычлының биредә яшәмәвен күрсәтеп, аңлатма язарга кушты. Әмма бу сүз гаиләне тагын да чыгырдан чыгарды. “Бер әйбер дә язмыйм”, – дип карышты олырак яшьтәге абзый.

Приставларның: “Шушы кәгазьдән соң башка сезне борчып йөрмибез”, – дигән сүзләреннән соң гына тынычланды ул. Авыз эченнән сөйләнә-сөйләнә, имзасын сырлады.

Бабай үзе җор телле булып чыкты, журналистлар һәм приставлардан торган бер төркем кешеләргә ымлап:

– Карале син, бер кеше артыннан ничәү килгәннәр, 

– дип тә өстәп куйды.

Иң гаҗәбе: әти-әнисе улының төгәл адресын да, телефон номерын да белми икән.

“Татар-информ” хәбәрчесенең: “Улыгыз белән аралашмыйсызмени?” - дигән соравына да, абзый:

– Аралашабыз. Телефон аша түгел инде. Үзе килеп китә, 

– диде.

Әтисе сүзләренчә, К. Свияжскида башка гаилә белән гомер итә. Уллары белән алар алимент темасына бер тапкыр да сүз алышмаган.

Сораштыра торгач, әти кеше “Татар-информ” хәбәрчесенә улының беренче никахтан улы да, кызы да булуын әйтте.

– Оныклар белән аралашмыйбыз. Конфликт, билгеле! Хатыны хыянәт иткәч, ничек низаг чыкмасын инде! – дип озатып калды. 

Наталья Макина сүзләренчә, суд приставлары Свияжскига запрос ясаячак. Әгәр чыннан да бурычлы К.ның анда яшәве ачыкланса, хәбәрнамә әҗәтленең яшәү урынына, ягъни Свияжскига җибәреләчәк.

Ана күңеле балада: улы өчен фатирдагы мал-мөлкәттән колак кагарга әзер

Икенче адрес шул ук урамдагы 3нче йорт. Бу йорттагы фатирларның берсенә теркәлгән Б.ның 2018 елга 366 мең сум әҗәте бар.

Без килгәндә 26 яшьлек Б. өйдә, рәхәтләнеп телевизор карап утыра иде. Ишекне аның әнисе ачты. Гаҗәпләнүебезгә каршы, бер төркем халык күрсә дә, ишекне япмады, качмады, улының да өйдә булуын шартлатып әйтеп бирде. Сөйләшә торгач белдек, әни кеше улының чып-чын “адвокаты” булып чыкты.

https://pp.userapi.com/c852020/v852020518/1dd39/O44dyMcInkI.jpg

– Ай саен түләп бара ич ул, тагын нинди бурыч? Хәзер квитанцияләрен күрсәтәм, – диде әни кеше. 

 

Б. рәсми рәвештә эшләми. Соңгы квитанцияләрдән күренгәнчә, 2016-2017 елларда 3 мең сум алимент түләгән.

  • Закон нигезендә, эшләмәүче гражданин уртача хезмәт хакының (Россиядә 2018 елның июль аена – 42 413 сум) дүрттән бер өлеше күләмендә алимент түләргә тиеш.

– Уртача хезмәт хакы күләменнән исәпләгәндә, алимент суммасы бер айга 10 603 сум була дигән сүз. Бурычыгыз арта бара, – дип кисәтте аны суд приставы. 

 

– Күпме булдыра алам, шуның кадәр түлим, 

– дип акланды Б.

Алимент мәсьәләсе Б.ны түгел, аның әнисен күбрәк дулкынландырды. Приставның һәр сүзе белән килешеп, “әйе-әйе, ярар-ярар”, дип барды ул.

Әмма пристав өйдәге мал-мөлкәт исемлеген төзибез дигәч, шөбһәгә калды:

– Әллә нәрсәбез юк бит инде безнең, – диде улы өчен йөрәген өзеп бирергә әзер ана. – Әнә, шкафны алыгыз. Иске ул барыбер. Телевизор 10 меңлек безнең. Ташлама белән алдым. Чегын күрсәтә алам. Микродулкынлы мичне – 2,5 мең сумга. Суыткычны 2 меңгә алган идем.

 

https://pp.userapi.com/c852020/v852020518/1dd5d/ckfwuLO3YAU.jpg

Шулай итеп, приставлар фатирдагы мал-мөлкәтнең исемлеген төзеде. Телевизор, микродулкынлы мич, кер юу машинасы һәм тузан суырткыч приставлар тарафыннан бәяләнеп, җыелган бурычларны каплауга юнәлдерелә ала. Әйтик, телевизор – 3 меңгә, микродулкынлы мич 1,5 мең сумга бәяләнде. Бурычлы көнкүреш техникасын саклап калу өчен, 10 көн эчендә әҗәтен түләргә тиеш. Түләми икән, теркәлгән “байлыклар”ны шалкан бәясенә өченче зат сатып ала һәм бурычлы өстендәге алиментның бер өлеше каплана. Б. әлеге шарт белән ризалашып, документка имзасын куйды.

“Татар-информ” хәбәрчесенең: “Приставлар сезгә беренче тапкыр киләме?” – дигән соравына Б.:

– Икенче тапкыр, 

– дип җавап бирде. – Ике балага 10 мең сум түләп барам, – дип тә өстәде.

Б.ның әнисе сүзләренчә, оныкларның берсенә – 5, икенчесенә 6 яшь.

– Олы онык белән аралашмыйбыз, әнисе очрашырга, сөйләшергә рөхсәт бирми. Ул аның хатыны да түгел, ике-өч ай гына гражданлык никахы белән торып алдылар. Ә кечкенәсе белән күрешәбез. Безгә дә килә. Анысына алимент түләми улым. Сораган саен акчасын бирә. Менә әле туган көне булды, 5 яшь тулды. Улым белән икәү бардык. Тулы комплектта, саклагыч чаралары белән роликлар бүләк иттек. Оныкларым бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган. Олы оныгыбыз белән дә аралашып яшисе килә, 

– диде ханым.

Үзе дә юк, эзе дә юк

2нче Яңа Азин урамындагы йортларның берсендә теркәлгән 1985 елгы С. фатир ишеген ачмады. Күршеләре сүзләренчә, ханым биредә яшәми.

https://pp.userapi.com/c852020/v852020518/1dd4b/xXfyqZybvJA.jpg

Аның кызы балалар йортында тәрбияләнүе турында беләләр. С.ның 300 мең сум тирәсе бурычы җыелган. Алиментка 2016 елда бирелгән ханым, шушы көнгәчә бер тиен дә түләмәгән...

Атнасына өч тапкыр унлап фатирда булабыз”

– Атна саен дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә рейдка чыгабыз, – диде Наталья Макина. – Бер көндә унлап адреска барабыз. Бурычлы яшәгән фатирда мал-мөлкәт исемлеген язып алабыз, әгәр дә әҗәтле бөтенләй алимент түләми икән, ул җинаять җаваплылыгына тартыла. Аңа карата Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе буенча беркетмә төзибез. Административ тәртип бозу очрагы теркәлгәннән соң, бурычлы йә эшкә урнаша, йә бурычын түли башлый.

 

https://pp.userapi.com/c852020/v852020518/1dd66/JXdzFMEFcnA.jpg

Алимент күләме күпме?

  • Росстат таләпләренә ярашлы рәвештә, бүген эшләмәүче гражданин, 42 мең 410 сумлык уртача хезмәт хакының дүрттән бер өлеше нигезендә, ай саен 10 мең 603 сум алимент түләргә тиеш.

Әгәр кеше рәсми төстә эшли икән, алимент өчен бурычы, суд карары нигезендә, хезмәт хакыннан тотып калына.

500 мең сумга кадәр алимент түләмәүчеләр дә бар”

– Бүген бурычлары 100 мең сумнан арткан әҗәтлеләргә рейд ясалды. Бурыч күләме 500 мең сумга кадәр җиткән очраклар да бар. 50 процент очракта бурычлыларны өйләрендә туры китерәбез. Каршылык күрсәтүчеләр белән дә очрашкалыйбыз, – диде суд приставы.

 

https://pp.userapi.com/c852020/v852020518/1dd42/dYmERhw6q8E.jpg

Алимент буенча бурычың булса...

Наталья Макина алимент түләүдән качып йөрүчеләргә нинди җәзалар каралганын да әйтте.


– Машина йөртү хокукын һәм чит илгә чыгуны чикләү, банк счетларына арест салу, автотранспорт теркәүне тыю кебек чаралар күрелергә мөмкин. Әгәр бурычлы кеше озак вакыт алимент түләмичә йөреп, аның исемендә машина бар икән, аңа да арест салына. Йорт, фатир, җир, дача кебек күчемсез милеккә дә арест каралган яки аларны теркәү эшләре тыела, – диде Совет районы суд приставы Наталья Макина.

 

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

Фото: Чулпан Шакирова, Елена Кривопатре

https://intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев