Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Су коенырга киткән җирләреннән кайтмадылар”

Татарстан юлларында ике зур фаҗига булды. Узган якшәмбе­дә 20-22 яшьлек дүрт егет утырган җиңел машина поезд астына керде. Барысы да һәлак булды. Бу атнада исә М7 юлында “УАЗ” белән йөк машинасы бәрелешеп, тагын дүрт кешенең гомере өзелде. Күпме гаиләгә зур хәсрәт килде.

 

Буа районындагы фаҗига Күшке-Шәмәк авылы янындагы тимер юл кичүендә килеп чыга. Дүрт егет утырган “ВАЗ-21093” поезд белән бәрелешә. ЮХИДИ­нең Буа районындагы теркәү һәм имтихан алу бүлеге җитәкчесе Илдар Гыймалетдинов белде­рүенчә, вакыйга болай була: Күшке-Шәмәк авылында яшәүче 21 яшьлек Михаил Комиссаров, Иске Мәрт­ледән Буа ягына барганда, тимер юлны аркылы чыгу урынындагы светофорның кисә­түче кызыл утына игътибар итми. Нәтиҗәдә ул идарә иткән автомобильне Ульян ягыннан килүче “Волгоград – Нижневартовск” пассажир поезды бәреп китә.  Фаҗигадә йөртүче үзе, аның пассажирлары – Чуаш Биморзасы авылыннан 20 яшьлек Владислав Чашкин белән 22 яшьлек Василий Михайлов, Күшке-Шәмәктән 21 яшьлек Олег Убанеев алган җәрә­хәтләреннән һәлак булалар. Михаил Комиссаров рульгә әле алты ай элек кенә утырган була.


Горький тимер юлының Казан төб­ә­гендәге Канаш дистанциясе инфраструктура үсеше буенча җитәкчесе урынбасары Васил Тимергалиев сүзләренә караганда, поезд сәгатенә 75 чакрым тизлек белән килгән. Машинист, кичүгә җитәргә 100 метр кала үз юлында автомобиль күргәч, тормозга баса. Тик бу вакыт эчендә генә составны туктатып өлгерү мөмкин булмый. Поезд автомобильне тимер юл буйлап  төртеп барган.


Без, фаҗиганең икенче кө­нендә бәхет­сезлек урынында булып, мәрхүмнәрнең авылдашлары белән очраштык. Тимер юлны аркылы чыгу урынында калган автомобиль ватыклары гына ава­рия хакында искәртеп тора. Тимер юл тирәсендә юл бил­геләре бар, даими сүнеп-кабы­нучы хәвеф сигнализациясе дә эшли.

 


Җирле үзидарә хезмәткәр­лә­ре исә, авылда дүрт кеше үлеме белән тәмамланган мондый авыр фаҗиганең булганын хә­тер­ләмибез, диләр. Бу көнне Комиссаровларда авылның көтү чираты булган. Кич эшләр тәмам­ланганнан соң, яшьләр, берг­ә­ләшеп, Таковарга су коенып кайтырга дип, юлга кузгалалар. Тик барып җитү насыйп булмый. Күз алдында үскән егетләрнең үлүенә ышану кыен, ди авылдашлары Алексей Савельев:


– Кичә кич кенә күрдем бит үзләрен. Михаил һәм Владислав безнең урамда, күршедә диярлек үстеләр. Берсеннән-берсе уңган, тырыш иделәр. Ульян өлкәсенә китеп эшлә­деләр. Ялларга кайткач, күреп сөйләшә идем үзләре белән. Чашкиннар әле менә яңа йорт өлгертте. Тик Владикка аның рәхәтен күрү насыйп булмады.


Евгений Кузьмин гаиләсе өчен бу фаҗига икеләтә югалту китергән.
– Өйләренә керә алмыйм, авыр. Владислав Чашкин – туганым. Ә күршедә үскән Василий Михайлов – хатынымның берту­ганының улы, – ди ул.

17 июль көнне Минзәлә районында да куркыныч фаҗига булды. М7 трассасында “Форд” йөк машинасы белән “УАЗ” бә­релешә. Каршы як юлга чыккан микроавтобуска ут каба. Йөр­түче һәм өч кеше аның эчен­нән чыга алмыйча янып үләләр. 61, 58 һәм 42 яшьлек ир-атлар янында 15 яшьлек малай да була. Икенче машинадагы йөртүчегә зыян килми.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев