Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Студентлар өчен практика узу мәҗбүри булырга мөмкин

Закон проекты белем алучыларның гамәли әзерлегенең бердәм формасын булдыруны күздә тота.

Россиядә вузларны барлык студентлар өчен практика оештыруны мәҗбүри оештырырга тәкъдим итәләр. Әлеге закон проектын Мәгариф һәм фән буенча Дәүләт Думасы комитеты карый. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Закон проекты белем алучыларның гамәли әзерлегенең бердәм формасын булдыруны күздә тота. Бу һөнәри әзерлекнең бер өлеше булып санала.

“Белем бирү оешмасы үз студентын практикага яки махсу курс узарга башка уку йортына, хәтта башка төбәккә җибәрү мөмкинлеге алачак. Студент махсус курс уза, анда тишеле белем һәм билге ала. Соңыннан бу дипломда да исәпкә алыначак”, - диелә министрлык хәбәрендә.

 

Баштарак Россия хөкүмәте закон проектын хуплап, әмма кисәтүләр ясап рәсми бәяләмә бастырган иде.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев