Саба ТВ

Сөткә су кушканнар...

Бу нинди май? Хәзер кибетләрдә мондый сорауны еш ишетергә туры килә. Сәбәбе гади генә. Бүген чын майны ясалмасыннан күз белән генә карап яки тәмен татып кына аерып булмый. Ясалмасы затлырак кү­ренергә, тәмлерәк тоелырга да мөмкин әле. Ә белер өчен тикшерү уздырырга ки­рәк. Намуссыз җитеште­рүче­ләр­не һәм сатучыларны ачык­лау максатыннан хәзер базарларда...

- Базарларга куелган әле­ге җайланмада һәркем сатып алган маен бушлай тикшертә ала, - ди респу­бли­каның ветеринария лабораториясе җи­тәкчесе Марс Вәлиев. - Соң­гы вакытта ялган азык-төлекне ачыклау мәсьәләсе­нә җитәк­че­лек тарафыннан да таләп­ләр артты. Ныклы тикшерү башлангач, җи­теште­рү­челәр дә, сатучылар да хилафлык кылмаска тырыша. Әгәр дә чын май икән, "атланмай" дип язалар. Кушылган булса, "спред" дип күр­сәтелә. Эти­кеткада бу хакта язылган, бәясе дә төрле булырга тиеш. Билгеле, чын майның бәясе кыйм­мәт йөри. Хәзер кеше дә бик активлашты. Аеруча шә­һәр­дә яшәү­че­ләрнең алданасы килми. Сатып алган ризык­лары күңел­ләрендә шик уята икән, шунда ук тиешле органнарга мөрәҗәгать итә­ләр.


Әлеге "Филин"да майдан тыш эремчек, сырны да тикшертеп була. Ләкин тәҗрибә күрсәткәнчә, бу төр ризык­лар белән "уйнаучы"лар күп түгел. Аларны җитеш­те­рү­челәр төргәкләренә "сыр ризыгы", "эремчек ризыгы" дип сатуга чыгара, диләр.


Шунысы кызык: мондый тикшерү лабораторияләре ба­зарларда элек тә бар иде. Ләкин ул чорда фальсификация дигән төшенчә безнең халык өчен ят күренеш булгач, халык тикшерүне кирәк тапмаган. Җитеш­терү­че­ләр­гә дә, сатучыларга да ышанычы булган. "Хәзер кеше­ләр­нең тормышка карашы үзгәрде", - ди Вәлиев.


Ә менә авыл районнарында, заманча лаборато­рия­ләр эшләп торса да, кибетләрдә сатыла торган сөт ризыкларының сыйфатын тикшертергә килүчеләр юк икән. Әтнә районында булганда, районның баш ветеринар табибы Рөстәм Хашимов безгә шулай диде.


- Заманча җиһазлар кай­тарту күп кенә хилафлыкларны ачарга ярдәм итә, - ди Марс Вәлиев. - Шәһәргә сатарга дип алып килгән барлык азык-төлекне башта ла­бо­ра­ториядә тик­ше­рәбез, аннан соң гына сатуга рөхсәт би­рә­без. Шунысын да әйтер­гә ки­рәк: кайвакыт ярмин­кәләргә килгән үзебезнең республика җи­тештерүчеләре арасында да намуссызлар очрый. Литр­лап сатылырга тиешле сөткә су кушучылар да ачыклана.


Лаборатория хезмәт­кәр­ләре белдергәнчә, кибеттә сатыла торган сөтне дә базарларда урнашкан лабо­ра­то­рия­ләрдә тикшертергә була. Әмма бу вакытта тик­ше­рүгә то­тылган чыгымнар өчен бераз акча да түләргә туры киләчәк.

vatantat.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: