Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сөткә бәя кимегән саен, сыер бетерергә ярамый - "Ватаным Татарстан" газетасы

Авыл халкы нәрсә җитештерә башласа, шуңа бәя төшә. Бәясе артты дип сөенергә, план корырга да өлгермисең, бер ел дигәндә асты өскә килә дә куя.

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлсинә Хәбибуллина). Авыл халкы, кинә­неп, нәрсә җитештерә башласа, шул кирәксезгә чыга, шуңа бәя төшә. Бәясе артты дип сөенергә, планнар корырга да өлгермисең, бер ел дигәндә асты өскә килә дә куя. Бәрәңге кирәксезгә чыкты, ашлыкның бәясе юк, сарык күптән "икенче сорт­лы"га әйләнде, итнең кадере китте. Базарның төп шарты инде бу, дисәләр дә, барыбер аңламыйм, аңларга теләмим, җәмәгать, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.

Әмма әле кыш уртасында сөткә бәя төшкәнне күргән юк иде шикелле. Авыл кешесе бу яңалыкны сискәнеп кабул итте. Ник дигәндә, ни­һаять, өстәгеләр дә авыл кешесенә йөз белән борыла башлады дип ышанып (җәй көне дә сөт бәясенең шактый югары, тотрыклы торуы сә­бәп­че булды да инде), авылларда сыер малы күзгә күре­неп арткан иде шул. Өчәр-дүртәрне асраучылар күбәй­де. Менә безнең Балтач районында гына да шәхси хуҗа­лыкларда 2016 елның 1 гыйнварына 5510 сыер булса, тагын бер елдан бу сан 5714 булган, ә быелның 1 гыйнварына 6331гә җиткән. Бер чор­да, сөткә бәяләр тәмам төшеп, халыкның гайрәте чигеп, сыер малын киметкәч, "Авыл кешесе хәзер тәмам ялкауланды, сыер да асрамый башлады, сугыш чорында да халык сыер асраудан туктамаган иде", - дип фикерләүчеләр шактый булды. Юк, халык бездә әле дә тырыш, аларга эшлә­гә­не­нең әҗере, нәтиҗәсе генә кирәк!

- Бәя кимеде дип кенә, сыер санын киметергә җыен­мыйбыз. Бәя кимегән саен, сыер бетерә башласаң! - ди Кенәбаш авылында үз хуҗа­лыгында алты сыер асраучы Мансур Фәйзрах­манов. - Әле бит киметәм дисәң дә киметеп булмый, субсидия алганнан соң бер ел асрарга тиеш булабыз. Аннан соң, башка районнар белән чагыштырганда бездә бәяләр түзәрлек икән әле дибез. Декабрьдә без бер литр сөткә 19 сум 20 тиен алдык, кайбер районнарда моннан да аз дип яздылар. Дөрес, үткән елгы кышта 24 сумнан саткан идек. Бу хәл вакытлыча гына булыр дигән өмет бар күңелдә. Башка районнарда сөттән антибиотик­лар табылу да бик күп проб­лемалар китереп чыгарган. Без­дә бу яктан да шөкер итәрлек.

- Әлегә районда антибиотик белән бәйле очрак­ның булганы юк, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Рафис Каюмов. - Бездә бит халыкның күпчелеге сөт­не райондагы сөт-май комбинатына тапшыра. Ә анда аны элек тә ныклап тикшерә­ләр иде.

Үткән елның шул чоры белән чагыштыргандагы бә­я­ләр кимү хисабына бүген район хуҗалыклары көн саен бер миллион 234 мең сум акча югалтса, бер айга бу 37 миллион сум килеп чыга. Ә шәхси хуҗалыкларда сөтнең бер литрына югалту - уртача 3 сум 97 тиен.

- Әй, бәя кими дип кенә нәрсәгә борчыласың, ул мо­ңарчы да уйнап торды инде, - ди районда үз хуҗалыгында күп сыер асраучы Рәйсә Йосыпова. - Әнә бүген үк инде ничек тә күтәрергә иде дип сөйләшә башладылар, сыер асраучыларга өстәмә субсидия бирергә дигән сүзе дә чыкты... Үзебез дә, маллар да исән-сау булып, эшләргә язсын! Без инде бик күп еллар башта ике сыер, күп итеп үгезләр асрадык, аннан соң, җайлап-җайлап, сыерларны өчкә, бишкә җиткердек. Моннан берничә ел элек, уйлаштык та, зур итеп, өр-яңа аб­зар-кура төзергә булдык. Банктан ссуда алып, төзеп бетерә идек, авыл җирле­геннән хә­зер бит шундый про­граммалар бар, әйдәгез, шунда катнашыгыз, хөкүмәт тә яр­дәм итә дигәч, башта ике­ләндек, мәшәкате күп булыр, әллә никадәр документ җы­яр­га кушарлар дигән идек, аннан тәвәккәлләдек. Авыл җирле­геннән дә бик булыштылар. Ул чакта бирелгән 200 мең сум акча белән ссу­даның бер өлешен капладык. Һәм сыерларны сигезгә җиткердек.

Җиткердек, дип әйткәндә бик җайлы, тиз кебек кенә күренсә дә, сатып алдың да, эш бетте түгел шул. Мал асраган кеше белә: хәзер сыерларда да мең төрле чир. Кайсы чирли, кайсы буазланмый, кайсы холыксыз, кайсы сөт­сез дигәндәй... Юньле сыерга тап булу ансат кына түгел. "Үзебезнең сөтле сыер­лар­ның тана бозауларын да калдырдык, бу очракта да бит ике ел көтәргә кирәк, башка районнардан, төбәк­ләрдән дә эзләдек - бер чорда гел алыштырырга туры килде, - дип дәвам итә Рәйсә. - Шуңа хәзер гел ике тананы резервта кебек тотабыз. Сыерлар әйбәт кенә булса, өстә­мә булып кереп китәрләр, кинәт ке­нә алыштырасы булса, әзер торыр дибез".

Эштән курыкмый Йосыповлар. Капка төпләреннән үк инде бу йортта уңган-булган, тырыш кешеләр яшә­гәне күренеп тора. Барысы да үз куллары белән булдырылган матурлык, төзек­лек. Гаилә башлыгы Рафаэль­нең кулыннан килмәгән эше юк. Матурлык дигәндә данлыклы ди­зай­нерларың белән ярышыр­лык сәләт бирелгән Рәй­сә идеяләрне биреп кенә тора. Иртә яздан кара көзгә кадәр капканы ачып керүгә күз алдында барлыкка килгән манзараны күреп, телдән кала торган. Андагы чәчәк, андагы куак, үзгә­лек... Хәтта яшел­чә түтәл­ләре дә - матурлык өлгесе. Кечкенә­дән эш­ләп үскән уллары Ранил бе­лән Райнур да (әле үз хуҗа­лыкларында әти-әни­ләренә булышу гына түгел, мәктәптә укыган чакларында шәхси эшмә­кәргә барып, төзелеш материаллары тө­яү-буша­туда да эшләгән егет­ләр), бил­геле, бу эшләр­нең бер­сеннән дә читтә кала алмый. Бер генә кеше моның кадәр матурлыкны тудыра, сак­лый да алмый - монысы хак.

Ай саен сигезәр көн көтү генә көтә бу гаилә, чөнки Кариледә сыерлар бик аз. Ә сыерларны көтүдә йөртү хуҗалар өчен дә, терлекләр өчен дә уңай. "Көтүлек өчен урын иркен, ашатырга бар, көтүгә чыгарга яратам мин. Кырда бөтен җаның ял итеп кайта", - ди Рафаэль.

Көн саен иртән сәгать дүрт­тә торуны да, шуның ка­дәр малны карап, асларын җы­ештырып, савып, иртәнге алтыга инде бер кат эшләрен тәмамлап, сөт тапшыруларын да, терлек азыгы хәзер­ләү мәшә­кать­ләрен дә ничектер җайлы, рәхәт итеп кенә сөйли алар. Хәер, авырсынсалар, үзлә­ре теләп, бу кадәр эшкә алын­маслар да иде. Балтачта үскән, моңа кадәр сыерлар янында йөр­мәгән килен­нәре Гөлназ да бик яратып маллар янында кайнаша әнә.

Былтыр көз көне Арчада үткән республика күлә­мен­дәге күчмә киңәшмәдә Йосыповларга "Иң яхшы яр­дәмче хуҗалык" дипломы һәм илле мең сум акча да бирелгән. "Хөкү­мәттән ике тапкыр яр­дәм алдык, икесе дә бик вакытлы булды, рәх­мәттән баш­ка сүз юк", - ди алар.

Сүз башың бит - Шүрәле иде, нигә бу гаилә турында язуга күчтең, дидеңме, укучым. Аңлап күчтем. Авыл халкының эштән курыкмавын, аларга акчаның күктән яумавын, бик тырышып кына көн күрүләрен тагын бер кат бәян итәсе килде. Алар эшләп булдырган малга бәяне уйнатуның кибет киш­тәсендәге товар бәясен сызып атып, яңа­сын язу гына түгеллеген дә искәртү иде исәбем.

Тамырына балта чапсалар да, тиз генә бирешми әле авыл. Эштән курыкмаган тынгысызлар яшәтә аны, дип тә әйтәсем килде...

P.S. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөтчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән Әтнә районы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдереп, район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимовка телеграмма җибәрде.

"Сезне һәм авыл хезмәтчәннәрен, аеруча терлекчеләрне сөтчелек өлкәсендә тарихи нәтиҗәгә - тәүлегенә тулаем 200 тонна сөт савып алуга ирешүләре белән чын күңелдән котлыйм, - диелә котлауда. - "Шахтер" (33,5 т), "Таң" (33 т), "Тукай" (29,6 т), Ленин исемендәге токымлы терлекләр заводы (28,7 т), "Мәңгәр" (20,3 т) хуҗалыклары көндәлек сөт җитештерү күләмен арттыруга үзләреннән бигрәк тә зур өлеш кертә. Шулай ук "Дусым", "Күшәр", "Күңгәр" хуҗалыклары терлекчеләре дә алдынгылардан калышмаска тырыша. Терлекчелек фермаларының барлык хезмәткәрләре - машина белән сыер саву осталары, ветеринария белгечләре, мал табибларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе бу! Сезнең район авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына иң күп сөт җитештерүче булып тора. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм алга таба да уңышлар телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев