Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әстерхан чикләвеге һәм банан белән торт

Камыр өчен:


500 г он
2 йомырка
1 ч.к. сода
200 г шикәр комы
2 аш кашыгы бал
100 гр сыер мае

Әзерләү:
1) Су мунчасында (водяная баня) май, бал, шикәр комын эретәбез.
2) Сода өстәп 1 минут тирәсе тотабыз.
3) Уттан алганнан соң болгата-болгата йомыркаларны салабыз.
4) Әз-әзләп он салып басабыз.
5) Камырны 9 өлешкә бүлеп 30 минутка суыткычка ял итергә куябыз.
6) Түгәрәкләр җәябез, диаметрын 18 см итеп кисәбез.
7) 180 гр. духовкада 3-5 минут пешерәбез.

Крем:
750 г 20-30% каймак
300 г шикәр комы
350 г эремчекле сыр (творожный)

Эшләнеше:
1) Каймакны шикәр комы белән күпертәбез.
2) Эремчекле сыр өстибез.
3) Яхшылап болгатып күпертәбез.

Карамельләштерелгән әстерхан чикләвеге.
100 гр чикләвек
60 гр шикәр комы

 

Эшләнеше:
1) Чикләвекләрне калын төпле табада кыздырабыз (көйдермибез!)
2) Чикләвекләребез өстенә шикәр комын салабыз. Сүрән утта болгата-болгата шикәрне эретеп бетерәбез.
3) Эрегәннән соң силикон җәймәгә таратып салабыз. Суытабыз.

Тортны җыю:
Бер слойга крем+чикләвек, икенчесенә крем+банан салып чиратлаштырып коржларны җыябыз.

 

 

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Рецепт һәм фото авторы - Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягфарова; vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев