Саба ТВ

Саба районы

Радио һәм телевидение яңалыклары

“Сталинның агулы үче”: Татарстан депутатлары Сосновский балтырганы белән көрәшергә өнди

Совет чорында үстерелгән, матур гына зонтиклы гигант үсемлек ни өчен кешеләрнең һәм җирле флораны дошманына әверелде?

Сосновский балтырганына (Heracleum sosnowskyi) каршы бөтен ил белән көрәшергә кирәк дип саный Татарстан Дәүләт Советы депутатлары. Алар Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевка әлеге үсемлекне юкка чыгару өчен дәүләт программасы эшләү үтенече белән мөрәҗәгать әзерләгән. Документта “Россельхозцентр” мәгълүматлары китерелгән. 2017 елда Россиядә Сосновский балтырганы 51 мең гектар мәйданда үскән. Ә инде 2018 елда – 80 мең гектар булган. Татарстанда 2017 елда балтырган 109 гектарда, 2018 елда 536 гектарда үскән. Чүп үләне республиканың 24 районында табылган. Алар арасында Казанга якын урнашкан урыннар бар.

“Мөрәҗәгатьнең асылы шунда: балтырганны заралы үсемлекләр төркеменә кертү өчен программа эшләргә һәм аны финанслауны уйларга кирәк”, - диде Дәүләт Советы утырышында Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, аграр һәм җитештерү сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев.

Сосновский балтырганы кешеләргә һәм хайваннарга тискәре йогынты ясый торган агрессив чүп үләне диелгән депутатларның Медведевка язган мөрәҗәгатендә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы ике елда 480 кеше балтырганга тәнен пешергән.

Төбәк хакимияте федераль дәрәҗәдә карар кабул ителүен көтеп тормады. 2018-2022 елларга өчбүлекле амброзия (амброзия трехраздельная) һәм Сосновский балтырганы белән көрәш программасы проектын эшләделәр. Заралы үсемлек биләп алган зоналар билгеләнде. 2019 елда аны бетерү өчен 10 миллион сум бүлеп бирелгән.

Кавказ “килмешәге”

Сосновский балтырганы (Heracleum sosnowskyi) – зонтиклылар семьялыгыннан эре яфраклы үлән. Үсеш циклы – 2 елдан 7 елга кадәр. Гомерендә бер тапкыр чәчәк ата һәм шуннан соң үлә. Тәнне пешерә һәм яралары озак төзәлә. Уртача алганда бер үсемлек ел саен 70 мең орлык бирә. Алар туфракта 3-5, ә кайвакыт 12-15 ел саклана. Үсемлек Россиянең урта өлешенә Кавказ тауларыннан кертелгән.

40 нче елларда Сосновский балтырганын культуралаштыралар. Һәм терлекләрне арзанлы азык белән тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгына силос культурасы буларак кертәләр. Коми АССРның Биология институты селекционеры Петр Вавилов Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы академиясе җитәкчелеген әлеге үсемлек сугыштан соң авыл хуҗалыгын тергезергә ярдәм итәчәк дип ышандыра. Ләкин терлекләр бу азыкны телмичә генә ашый, аннан соң сөткә һәм иткә ачы тәм керә. Үсемлек согының фототоксик булуыннан тыш, мутаген үзлеккә ия булуы да ачыклана. 2015 елда балтырган авыл хуҗалыгы культурасы статусын югалта. Ул Россия Федерациясендәге чүп үләннәренең тармак классификаторына эләгә.

Балтырган көнчыгыш һәм төньяк Европада таралган. Үсемлек Германиядә, Белоруссиядә, Скандинавиядә, Эстониядә, Латвиядә, Литвада, Польшада, Россиядә һәм Украинада очрый. Әкренләп кыргый табигатькә күчеп, бу чүп үләне сулыкларның ярларына, ташландык урыннарга, юл буйларына, басуларның эшкәртелмәгән өлешенә, урман читләренә һәм аланнарына, тау битләренә, елга үзәннәренә тарала.

“Сталин үче” турында легендалар

Әлеге зур һәм агулы үлән турында легендалар да йөри. Кайберәүләр чүп үләнен американнарның биологик коралы дип атый. Берничә популяр легенда Сталин белән бәйле. “Халыклар юлбашчысы”н безнең илдә Сосновский балтырганы таралуда гаепле дип саныйлар. Бер версия буенча, ул көнбатышта балтырганның кыйммәтле культура икәнен белеп ала һәм аны бөтен җирдә үстерергә боера.

Ә икенче легенда буенча, Сталин сугыштан соңгы ит һәм сөт программасын башкару өчен, совет селекционерларына мул уңыш бирә торган азык үләне чыгарырга куша. Галимнәр Кавказ тау балтырганы белән Алтай балтырганын куша. 

Өченче версия буенча, балтырганны “Сталин үче” дип поляклар атаган. Алар аны 1970 елларда актив үстергән. Ни генә булса да, бу үсемлек безнең илдә киң таралган һәм аны бүген халыкта “Геракл үләне” һәм “Сталин үче” дип атыйлар.

2017 елның җәендә балтырган тирәсендә зур җәнҗал чыкты. Коми республикасында акыл үсешендә үзенчәлекләре булган балалар интернатында тәрбияләнүчеләрне бу чүп үләнен көрәк белән чабарга мәҗбүр итәләр. Ләкин аларны үләннең агулы согы турына кисәтмиләр һәм перчаткалар да бирмиләр. 14-17 яшьлек балаларның куллары һәм аяклары пешә. Бу эшне тикшерүчеләр һәм прокуратура үз контроленә алды.

Белгечләр фикере

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:

“Элек бу максатларда бюджеттан акча бирелми иде. Балтырганга каршы көрәшне, нигездә, авылларда җирлек башлыклары алып барды. Ә 2019 ел өчен без бюджет акчалары алдык. Чөнки бу агрессив чүп үләне тиз тарала һәм аны кардиналь рәвештә тамырын корытып юкка чыгарырга кирәк. Моны 2019 елда гына эшләп бетерербез дип уйламыйм, мөгаен, күбрәк эшләргә туры килер. Күп очракта бу “кул эше” – көчле препаратлар белән эшкәртү, тамыр системсын корыту”.

Татарстан буенча Россельхознадзор Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов:

“Соңгы елларда Татарстанда Сосновский балтырганы таралу куркыныч темплар алды. Ул авыл хуҗалыгы өчен генә куркыныч түгел, ә кешеләр сәламәтлеге өчен тагын да куркынычрак. Балтырганнан көчле пешүләр алырга мөмкин, хәтта балаларның үлем очраклары да була”.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков:

“Сосновский балтырганы – эре яфраклы агулы чүп үләне. Перспективалы азык культурасы буларак каралган, ләкин аның составыннан агулы матдәләрен юкка чыгара алмаганнар. Шул сәбәпле азыкларның тәме начар булган. Балтырган ташландык җирләрдә, мелиоратив каналлар сөзәклегендә, юл читләрендә интенсив тарала. Сосновский балтырганы начар климатик шартларга тотрыклы, башка төрдәге үсемлекләрнең үсешен туктата, табигый үсемлекләрне кысрыклап чыгара. Систематик рәвештә интенсив һәм сай эшкәртү уздырыла торган авыл хуҗалыгы җирләрендә бу үсемлек очрамый. Республикада Сосновский балтырганы белән көрәшү өчен химик (гербицидлар белән) һәм механик (чабу) алымнар каралган”.

КФУның гомуми экология кафедрасы доценты, биология фәннәре кандидаты Вадим Прохоров:

“Сосновский балтырганы – инвазион төр, бу килмешәк үсемлек. Соңгы вакытта ул Россиянең төньяк Европа өлешендә киң тарала. 90 нче еллардан башлап, күп кенә авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртелми башлады һәм аларны балтырган басып алды. Болар ташландык сөрүлек җирләре, көтүлекләр һәм печәнлекләр. Үсемлек елга буйларында тарала. Казанда Казансу елгасы кушылдыклары янында очрый. Казан университетында балтырган табылу очраклары теркәлеп бара торган мәгълүмат базасы бар. Анда республика буенча якынча 300 урын билгеләнгән.

Тирегә эләгеп, кояш нурлары астында үсемлек согы көчле пешү барлыкка китерә. Анда фурокумариннар бар. Болар тиренең ультрафиолетка сизгерлеген арттыра. Бу термик яки химик пешүләр белән тәңгәл. Мәсәлән, кайнар суга янган, ачык утка яки химик кислоталарга пешү кебек. Нәтиҗә якынча бер үк төрле булачак: тире кызарып һәм кабарып чыга. Төсе җетерәк булган саен, пешү көчлерәк була. Болытлы көндә балтырган согы зыянлы түгел. Бигрәк тә балалар һәм карт кешеләр пешүгә бирешүчән. Әгәр пешкән урын зур икән, кеше үләргә дә мөмкин. Мондый очраклар безнең республикадан чит җирләрдә булды. Үсемлекнең зарарлы икәнен бөтен кеше дә белеп бетерми. Күпләрне аның эре зонтиклары җәлеп итә. Аларның диаметры ярты метрга кадәр җитәргә мөмкин. Үсемлекнең озынлыгы 3,5-4 метрга җитә.

Безнең илдә балтырганны совет чорында үстерделәр. Үсемлек озак вакыт безнең климатка яраклашты һәм актив таралмады. Хәзер балтырган тагибый тирәлеккә үтеп керә һәм җирле үсемлекләргә конкуренция барлыкка китерә. Бу төр табигый экосистемаларны тулысынча юкка чыгарырга яки үзгәртергә мөмкин. Бу экологларны бик борчый. Балтырганның килеп чыккан урыны – Кавказ, аның бөтен конкурентлары һәм корткычлары шунда калган, алар монда юк. Үсемлек Дмитрий Сосновский хөрмәтенә шулай дип аталган. Ул Кавказ флорасын өйрәнгән галим-ботаник. Ләкин, шуңа да карамастан, үсемлек ашарга яраклы, аның яшь үсентеләрен борщ пешергәндә кулланырга була.

Балтырганны силос сыйфатында кулланудан туктадылар. Чөнки аны җыеп алу катлаулы, җәйге кояшлы көндә үсемлекнең согы бик куркыныч. Моннан тыш, балтырган аркасында сыерларның ите белән сөтенә тәмсез ис һәм тәм кертә. Бу гигант балтырганның өч төре бар. Сосновский балтырганы, Мантенацци һәм Персидский балтырганы бар”.

Казан зооботаника бакчасының ябык грунт оранжереясе секциясе мөдире Людмила Назарова:

“Әгәр үсемлек коймалар артында ботаника коллекциясендә үсә икән, бу рөхсәт ителә. Казан зоопаркында Сосновский балтырганы юк. Без аны юкка чыгардык, чөнки безгә балалар күп килә, ә бу үсемлек зыянлы. Ул теләсә кайсы җирдә үсә һәм орлыклары ярдәмендә үрчи. Тышкы кыяфәте белән балтырган укропка охшаган”.

Казан зооботаника бакчасының ботаника бүлеге мөдире Элла Каверина:

“Казан ботаника бакчасында балтырган фитосанитр контрольдә тора. Әгәр без үзебезнең территория янында балтырган күрәбез икән, аның белән көрәшәбез. Бу инвазион төр, ул җирле флораны кысрыклап чыгара. балтырган бик күп зыян китерә, чөнки үсемлек агулы һәм тирене пешерә. Казан зооботаника бакчасы территориясендә без балтырганны контрольдә тотабыз”. 

 

Автор: Наталья РЫБАКОВА, sntat.ru 

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев