Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сөт өсте кемгә эләгә?

Бер сыерның файдасы юк аның. Асрасаң, икедән дә кимне тотарга кирәкми, иң яхшысы - 10 сыер саву. Сөт бәясе югары булганда табыш кертергә була иде. Хәзер файдасы калмый, әллә бетерергә инде? Авылларда йөргәндә, еш кына әнә шул сүзләрне ише­тер­гә туры килә. Җитәк­челек тә чаң суга, сөт бәясен тотрыклы итмәсәк, ил...

Әлеге уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итеп, коры сөт кертүне чикләү, өстенлекне табигый сөткә бирүне сорап мөрәҗәгать итте, дәлилле хат тапшырды. "Сөт бәясенә бәйле хәлләр игътибар сорый. Тәкъдимнәр әзерләргә", - дип ул бу эшне үзенең урынбасары Аркадий Дворковичка йөкләгән. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да Медведевка хат язды. "Намуслы җитештерүче­ләр­не яклауны һәм сөт ризыкларын урнаштыруда дәүләтнең күпләп сатып алу (интервенция) мөмкин­леген булдыруны сорыйбыз. Шул ук вакытта сөт ризыкларына тариф квотасы үтәлеше буенча контрольне көчәйтү, кулланучылар базарында сыйфатсыз, ялган ризыкларны ачыклау буенча ныклы эш алып бару кирәклеген белдерә­без", - диелгән анда.


- Кайбер сөт эшкәртү комбинатлары табигый чимал урынына коры сөт куллануны өстен күрә баш­лады, - ди Дәүләт Советының экология, табигый байлыклар, аг­ро­сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев. - Табигый сөттән эшләнгән ризык­ларга азык-төлек базарында сорау кимеде, чөнки аларның хакы югары. Ризык сатылмыйча ята. Тикшерүләр күрсәткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, базарда майсызландырылган коры сөтнең бәясе - 37, атланмайныкы - 29, сырныкы 10 процентка төште. Бу, билгеле, сөт бәяләренең түбән тәгәрәвенә китерде.


Комитет рәисе сүзләреннән аңлашылганча, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөт бәясе 6-8 сумга төшкән. Сөт җитештерүчеләрнең кереме 25 процентка һәм аннан да күбрәккә кимегән. "Сөт бәясе төшү бик нык сиздерә, - ди Саба районының "Шыт­су" җәмгыяте рәисе Флорид Гайнуллин. - Әгәр дә бәя узган елгы кебек тотрыклы булса, гыйнвар аенда хуҗалыкка өстәмә ике миллион ярым сум акча кертә алган булыр идек. Хуҗалыкның төп кереме дә шушы сөт бит".


Шәхси хуҗалыкларында сыер асраучылар да бүген аптырашта. 4-5 сыер асраучылар, айга 7-8 мең сум акчаны югалтабыз, диләр. Литрын 15-16 сумга тапшырып, безгә бернинди дә табышы калмый, ди алар.
Ә шул ук вакытта кибет киштә­ләрендә сөт бәясе төшми, кире­сенчә, арта гына бара. Бүген Казан кибетләрендәге бер шешә сөт, җитештерүчегә карап, 40 сумнан алып 80нән дә артып китәргә мөмкин.


- Сәүдә челтәрләре сөтне бик нык арттырып сата, - ди бу уңайдан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов. - 80 процентка кадәр файда эшләүчеләр бар.
Мисалга, капларга тутырылган 2,5 процентлы сөтне "Яшел Үзән сөт комбинаты", күмәртәләп, 32 сум 69 тиенгә бирә икән. Шул ук сөт "Лента"да - 50, "Эссен"да - 46,80, "Магнит" 42,30 сумга сата. Өстәмә хак (наценка) "Лента"ныкы - 53, "Эссен"ныкы - 43, "Магнит" кибет челтәрендә 29 процент булып чыга. 15 процентлы каймак белән дә шул хәл икән. Бер килосын 93 сумга алып, "Лента"да 172 сумга саталар. Нәтиҗәдә комбинаттан китеп, киштәгә менеп җиткәнче 84 процентка арта да куя. Монысы - министрлык китергән саннар. Кызыксыну өчен, без дә кибеткә кереп чыгарга булдык. "Пятерочка" сәүдә челтәрендә, мәсәлән, шул ук Яшел Үзән районында эшкәртелгән сөтне 3,4-6 процентлысын 58 сум 90 тиенгә саталар. 2,5лесен - 56,50 сумга. Бер шешә дигәннәре дә бер литр түгел әле. 930 грамм. Ә менә каптагысы - 27,50 сум, анысының авырлыгы - 800 грамм. Соңгы вакытта сәүдә нокталарын 1 килосы күпмегә төшкәнен күрсәтергә, дигән тәкъдим белән чыктылар. Тик әлегә кибетләрнең күбесе мондый мәгълүматны язып мәшә­кать­ләнми.


Балык Бистәсе районының Иванай авылында гомер итүче Токрановлар хуҗалыкларында биш сыер асрый, тагын өч таналары бар, аларны да сыер итәргә исәпләре. "Безнең дәүләткә сөт тапшырган юк, - ди Люба апа. - 20 ел инде Казанга барып сатабыз. Үзең сату отышлы инде, сүз дә юк. Бер литр сөтне 40 сумга бирәбез. Атланмайның килосы - 400-450, эремчек - 140-150, 250 грамм каймак - 70 сум. Атнага бер көн киләбез, бер-ике сәгатьтә сатып бетереп, кайтып та китәбез".

Сүз уңаеннан Узган ел белән чагыштырганда, бы­ел 10 районда сөт җитештерү кимегән. Алдагы елда исә ан­дыйлар саны дүртәү генә булган. "Кара исемлек"кә Буа, Кайбыч, Апас, Минзәлә, Чис­тай, Мөслим, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тукай, Мен­­делеевск районнары кергән. "Сөт бәясе төшсә дә, күләмне һич кенә дә ки­ме­тергә ярамый, - ди Нәҗип Ха­җипов. - Базарда бер урыныңны югалтасың икән, анда башкалар килеп керәчәк. Бүген сөт­нең үзкыйммәте 13 сумнан баш­лап 18гә кадәр җитә. Тешне кы­сып булса да бераз түзәргә ки­рәк".

("Ватаным Татарстан", /№ 27, 23.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев