Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан алдынгы урында тора

Бүгенге көндә республика өлешенә Россия субъектларының авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сатыла торган сөтнең 7,5 проценты туры килә.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстан Россия субъектлары арасында сөт сату күләме буенча алда бара. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Республиканың аграр ведомствосында бер тәүлек эчендә Россия төбәкләре тарафыннан сөт сату күләмнәре турында мәгълүмат анализланган. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 18 мартына, узган тәүлек эчендә иң күп сөт күләме - 3,4 мең тонна, Татарстан авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сатылган.

Шулай ук бу күрсәткеч буенча федерациянең иң яхшы субъектлары өчлегенә Краснодар крае - 2,8 мең тонна һәм Воронеж өлкәсе - 2,1 мең тонна кергән. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, сөт саву һәм сату буенча бу өч төбәк илдә лидер булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев