Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сөт бәясе Президент күзәтүе астына алынды- “Шәһри Казан” газетасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республикада сөт сатып алу бәяләренең ни өчен шул дәрәҗәдә төшүенең нигезле дәлилләре тикшерелә.

"Шәһри Казан" газетасының узган атна санында "Сөт бәясе ник төшә?" дигән язма басылган иде. Әлеге тема чыннан да бик актуаль булуын күрсәтте. Редакциягә дә бу мәсьәлә буенча шалтыратып, үзләренең зарларын җиткерүчеләр бар. Кызганыч, сөт бәяләре әле һаман да төшүен дәвам итә.

Сөт бәяләре Россиянең 20 төбәгендә төшсә дә, иң күп кимү Татарстанда күзәтелә. Бездә халыктан җыела торган сөт бәясенең килограммы биш сумга кимеде. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге четерекле мәсьәлә гади халыкны, фермерларны, яки гомумән, сөт тармагында эшләүчеләрне генә түгел, ә республика җитәкчеләрен дә борчый.

Узган атнада Россия авыл хуҗалыгының министр урынбасары Джамбулат Хатуов Идел буе федераль округы субъектлары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәргән иде. Анда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләрне борчыган мәсьәләләр күтәрелде. Һәм сөйләнгән бөтен сүзләр, фикерләр дә сөт бәяләренә барып ялганды.

Әлеге киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Ренат Сөләйманов та катнашты.

Ришат Хәбипов әйтүенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республикада сөт сатып алу бәяләренең ни өчен шул дәрәҗәдә төшүенең нигезле дәлилләре тикшерелә.

Джамбулат Хатуов та Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына сөт җыючылар һәм сөт эшкәртә торган предприятиеләргә сатып алу бәяләрен арттыру буенча чаралар күрелергә тиешлеген әйтте. Аерым алганда, әлеге күрсәткечләрне Россия буенча уртача бәягә кадәр күтәрергә кирәк, диде. Әлеге вакытта бу күрсәткечләр - килограммына 25 сум һәм аннан да күбрәк.

Реклама

Кичә журналистлар белән очрашу вакытында бу мәсьәләгә Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов та тукталды.

- Кызганыч, бүген кибет киштәләре порошоктан ясалган сөт, майлар белән шыплап тулган. Халыкта табигый продуктка ихтыяҗ кимеде. Бу сезне генә түгел, безне дә бик борчый, безнең дә уртак борчуыбыз, - диде ул.

Фото:https://www.volynnews.com

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев