Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

СССРның халык артисты Иосиф Кобзон вафат

Аңа 11 сентябрьдә 81 яшь тулган булыр иде.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). СССРның халык артисты Иосиф Кобзон вафат. Бу хакта ТАССка артистның хатынының ярдәмчесе хәбәр иткән.  

"Иосиф Давыдович үлде", - дигән ул. "Нинель Михайловна әлегә сөйләшә алмый, без барыбыз да елыйбыз", - дигән агентлык әңгәмәдәше.

Артистны 2 сентябрьдә Востряковский зиратында җирләячәкләр. "Иосиф Кобзон чынлап та берничә ел элек әнисе җирләнгән Востряковский зиратында урын сатып алган иде”, - дигән ТАССка чыганак.

Иосиф Кобзонның вафаты турында "Интерфакс" язуынча, җырчы яман шеш авыруыннан интеккән. Соңгы айларда аның хәле начарайган.

Иосиф Кобзон 1937 елның 11 сентябрендә Украинаның Донецк өлкәсендә туа. Кечкенәдән җырлый башлый. Тугыз яшендә Кремльдә Иосиф Сталин каршында "Летят перелетные птицы" җырын башкара. "Семнадцать мгновений весны" фильмындагы җырыннан соң Советлар Союзында аны белмәгән кеше калмый. Кобзон шулай ук Россия Думасының II-VII чакырылыш депутаты да булды. 2011 елдан Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе урынбасары иде.

Фото: kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев