Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сүрия: алда безне ни көтә?

2016 елның декабрендә мин гадәттәгечә алдагы елга фаразлар язган идем. Ул чакта Мәскәүдә: "Сүриядә без җиң­дек, тынычлык урнашты", - дип фанфаралар кагалар иде. Чынлап та, Алеппо хәрабәләр астында калган, сугыш уты инде бүтән кабынмас төсле иде.

Әмма "Ватаным Татарстан" фаразлары хәлләрнең бөтенләй кире юнәлештә үсәчәген хәбәр итте: "Аянычтыр, мөселманнарның бер-берсен тураулары җәелгән­нән-җәелә барачак, якындагы ике-өч ел эчендә аның масштаблары шаккатмалы булыр дип көтәргә туры килә. Согуд Гарәбстанында иминлек бетәргә мөмкин. Бу процесста Көнбатыш илләре һәм Россия актив катнашачак", - дигән юлларны укыйбыз без ул фараздан.


Без ул чакта бер дә шикләнмичә Сүрия мәйданының һәм Якын Көн­чыгышның алдагы елларда дөнья сәясәтендә төп роль уйнаячагын хәбәр иттек. Безнең ул фаразлар аннан соңгы вакыйгалар белән даими расланып торды. Мин бу юлларны язганда, АКШ җитәкчелегендәге Көнбатыш коалициясе әлеге ызгыш мәйданында котчыккыч зур көч туп­лый, яңа Бөтендөнья сугы­шы­ның репетициясен уйнарга әзер­ләнә. Кызганыч, бу сугышта Россия актив катнашачак һәм безне ачыргаланырга мәҗбүр итәчәк сценарий уйналачак. Әлегә Мәскәү вазгыятьне бәяләп җиткерми, Америка ягына гадәттәгечә күсәкләр болгый, Дә­мәшкъкә таба очкан ракеталарны бәреп төшерергә вәгъдә итә. Сизелеп тора: Кремльдә вакыйгалар алай ук кискенләшер дип көт­мә­гәннәр иде. Сүрия ярларына якынлашып килгән хәрби диңгез көч­ләре исә таң калдырырлык куәттә. Янкилар гадәттә сугыш котылгысыз булганда һәм һичшиксез җиңәчәк­ләренә ышанганда гына андый көчне бер урынга туплый. Инде Мәскәү һәм аның аркадашлары да соңгы сәгатьләрдә генә үз­ләренә янаган куркынычның масштабын аңлый башладылар төсле: Әсәд гаиләсе Иранга качты, Россия хәрби кораблары Тартус базасыннан эз суыталар дигән хәбәрләр ишетелә. Әгәр минем кодрәтем җитсә һәм Кремль лидеры урынын бер генә сәгатькә бирсәләр, кичек­мәстән, җиңелү игълан итеп, Трампка шалтыратыр һәм соңгы россияле сугышчыга кадәр Сүриядән ки­чекмәстән чыгып китәргә дип әмер бирер идем. Ләкин Россия ягы алай эшләмәячәк. Трамп әйткән акыллы ракеталар Россиянең хәр­би базалары өстенә дә төшәргә мөмкин, чөнки Әсәд үз очкычларын рус очкычлары янына яшерде. Һөҗүм була калса, Россиянең атаклы һава һөҗүменә каршы тору системала­рының бернигә дә ярамаганы ачыкланачак. Бәлки, берничә ракета бәреп тә төшерелер, әмма сугыш барышына ул уңышлар бернинди дә тәэсир ясамаячак. Иң аянычы шул: сугыш Сүрия мәйданыннан Рос­сия туфрагына күчәргә дә ихтимал.


Сугышның финалы турында фаразлар куертканчы, аның ни өчен кирәк булуы турында фикер йөртеп алыйк. Ассызыклыйк: сугыш башларга бернинди дә объектив сәбәп­ләр юк. Россиягә үз гаскәрләрен Сүриягә илтеп кертергә дә, Көн­батыш илләренә анда барып тыкшынырга да бернинди сәбәп тә юк иде. Сыныкка сылтаулар гына бар. Сугыш күчәрен менә шул сылтаулар әйләндерә дә инде. Мәскәү­гә дә, Вашингтонга да, Париж белән Лондонга да якындагы айларда кискенләшеп китәчәк кризистан халыкларның игътибарын читкә юнәлтерлек сылтау кирәк. Бу хакта без 2016 ел азагында ук: "Дональд Трамп сайлау алды вәгъдәләрен үтәсә, фонд базарларының ишелүе, дөньякүләм "төп эзләү" озак көт­тер­мәячәк", - дип хәбәр иткән идек. Биржа индексларына карагыз: Рос­сиядә алар төпкә чума инде, Көн­батыш акцияләре дә кара тишеккә очарга әзерләнә. Сүриядәге канлы сценарийны менә шул биржа котировкалары әзерли дә инде. Раке­таларның очу ешлыгы биржа тет­рәнүләренең кискенле­генә бәйле булачак. Чираттагы финанс түн­тә­ре­лешеннән ничек котылырга икә­нен дөнья башкалаларының бер­сендә дә белмиләр. Менә шул сугыш утына ялкын өсти дә инде. Бө­тендөнья халыклары ыштансыз калуларының төп сәбәбен аңла­ма­сыннар өчен, дөньякүләм кан коелыш әзерләнә. Ачык авызлар Сү­риягә карап таң калганда, финанс мафиясе эзләрне яшерергә, зур түнтәрелешне исә зур сугыш белән аңлатырга әзерләнә. Халыклар исә чын дошманнарның үз башкалаларында утыруларын аңламыйча, чит халыклар белән якалашачак, бик күп каннар мәгънәсезгә түгеләчәк. Бу юллар язылганда, Согуд Гарәб­станына Йәмәннән очкан ракеталар нефть бәясен күтәрде, дигән хә­бәрләр укыйбыз без лентадан. Ракетлар менә шул бәя күтәрелсен өчен очалар да инде.

Реклама


Хәзер киләчәкне аз гына күзал­ларга тырышып карыйк. Иртәме-соңмы, Сүрия иттурагычы зуррак корбаннар белән әйләнә башлаячак. Хәл кискенләшеп, көнбатыш­лыларның мөселман илләре коалициясе белән берлектә Россиягә каршы сугыш игълан итүләре дә ихтимал. Тагын бер тапкыр кабатлыйк: ул сугышка бернинди сәбәп тә юк, лидерларның якынлашып килүче финанс дәһшәтеннән качу өчен сылтау эзләүләре генә бар. Бу шундый сугыш: җиңелүеңне алдан игълан итеп контрибуция түләү сугышып җиңүгә караганда отышлырак. Шуңа күрә мәйданнарга басып, эфирларга чыгып, барлык илләр­нең гаскәриләренә: "Коралларыгызны ташлагыз! Сез пушка ите булганда, лидерларыгыз бункерларда коньяк салынган бәллүрләр күтә­рәчәк бит!" - дип кычкырасы килә. Французмы син, инглизме яисә русмы, татармы - ватанпәрвәрлегеңне оныт, милли горурлыкны артка ташла. Алда торган зур югалтулар фонында аларның бер тиенлек тә кыйммәте юк. Әмма пропаганда машинасы халыкларның күзен томалады инде. Тарих тәгәрмәче котылгысыз рәвештә зур сугышка таба әйләнә. Бу вазгыятьтә иманы булганнарга котылу сорап дога кылырга гына киңәш итеп була. Имансызларга исә ни дип әйтергә дә белмим. Күпләр бу юлларның авторы саташа дип уйлар. Беренче Бөтен­дөнья сугышының бер студент пис­толеттан бер принцны атып үтергәч башлануын искә төшере­гез. Скри­пальнең Солсберидагы агулануы белән өченче сугышка старт бирелде инде.

("Ватаным Татарстан", /№ 53, 13.04.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев