Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020”

21 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" эстрада сәнгате район фестиваленең зона сайлап алу турларына старт бирелде.

21 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" эстрада сәнгате район фестиваленең зона сайлап алу турларына старт бирелде, анда Шекше, Явлаштау, Мишәбаш, Иштуган, Илебәр, Мичәнбаш, Кырбаш, Курсабаш, Түбән Утар, Шәмәрдән, Сәрдә авылларыннан килгән алтмыштан артык егет һәм кыз катнашты. Алар "Конферанс", "Вокал", "Хореография"номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Яшь артистларны мәртәбәле жюри - Саба район мәдәният йорты белгечләре Э.И.Нурисламова, А. Н. Зарипова һәм Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы директоры Л. М. Ахсанова бәяләде. Һәр катнашучы үзенең җитәкчесе белән бергә, "Йолдызлык" ка әзерлектә тырышып эшләде һәм тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Беренче зона турын Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре район мәдәният йорты белгечләре, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре белән берлектә оештырды һәм үткәрделәр. Әлеге чара ТАССР оешуга 100- ел тулуга, Саба районының 90-еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев