Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2018» фестивалендә җиңүчеләргә тантаналы стипендия тапшыру чарасы

1 июнь конендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында тантаналы рәвештә «Созвездие - Йолдызлык» XVIII Ачык Республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру чарасы булып үтте.

Татарстан Республикасы Премьер - министры Алексей Песошин фестивалендә беренче урын ияләренә  һәм аларның укытучыларына лаеклы бүләкләрне тапшырды. Барлык җиңүчеләрне, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры һәм ПАО "Татнефть", акчалата премияләр белән бүләкләнделәр, ә укытучыларына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы грантлары һәм Татарстан Республикасы Президенты бүләкләре тапшырылды. Җиңүчеләр арасында, Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалы укучылары һәм укытучылары: «Яшьлек»  хореография коллективы (җитәкчесе Мубаракзянова А.З.) һәм Вафина Зилия (җитәкчесе Аксанова Л. М.) бар иде. «Созвездие – Йолдызлык - 2018» «вокал - соло» номинациясендә Гран-при иясе, Зилия Вафина үзенең чыгышында Хөкүмәтнкә һәм Татарстан Президентына фестивальга һәм балаларга ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.

 

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев