Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сovid-19 аркасында россиялеләрне коммуналь түләүләрдән азат итәргә тәкъдим иттеләр

Идея авторы - ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов фикеренчә, торак-коммуналь хуҗалыгына түләүдән азат итү катлаулы икътисади вазгыятьтә өлешчә ярдәм итәчәк.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия халкын Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле карантин чаралары вакытында коммуналь түләүләрдән азат итәргә тәкъдим иттеләр.

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов әлеге инициатива белән чыгыш ясады. Ул бу тәкъдимне илнең Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушевка юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

«Хезмәткәрләргә, гомуми керем кимүдән тыш, озак вакыт дәвамында өйдә булганлыктан, торак – коммуналь хезмәтләр өчен югары счетлар рәвешендә өстәмә чыгымнар тотарга туры килә», - диде парламентарий.

Шуңа бәйле рәвештә, депутат торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән вакытлыча азат ителү Россия гражданнарына катлаулы икътисади вазгыятьтә өлешчә ярдәм итәчәк, дип саный. Аның фикеренчә, мондый чара коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен кертелгән махсус режим тәмамланганчы гамәлдә булырга тиеш.

Власов Якушевтан «әлеге инициативага бәя бирүне һәм аны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга күрсәтмә бирүне» сорады.

Фото: https://www.aa.com.tr/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев